Зур тормыш юлына кешене бормалы сукмаклар алып чыга, диләр. Чынлап та, бәхеткә туры юллар юктыр да ул. Чакмагыш районының Яңа Каръяуды авылында туып-үскән Камил дә киләчәктә юрист белгечлеге алып, хокук органнарында эшләячәген башына да китермәгәндер. Яшьлек хыялсыз булмый, әлбәттә. 1979 елда Яңа Каръяуды урта мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының авылдагы партия-хуҗалык активы, ягъни колхоз рәисе, партком секретаре, авыл Советы җитәкчесе белән берлектәге очрашуы үтә. Кадрлар мәсьәләсенә җитди караган урындагы җитәкчеләрнең өлгергәнлек аттестаты алган яшьләрнең алдагы планнарын беләселәре килә, авылны ташламаслармы, янәсе. Бу җәһәттән аларның өметләре берникадәр аклана кебек, чөнки күпчелек, һөнәр алып, язмышын туган төбәге белән бәйләячәге турында белдерә.
Ниһаять, алфавит буенча чират Шакиров фамилиясенә дә җитә. Мәкаләбезнең герое, Камил атлы үсмер, сөйләшүне чынлап та ихласка санап, күңел түрендә саклап йөрткән серен ачып салмасынмы: Уфаның сәүдә техникумында укып, аш-су пешекчесе һөнәрен аласым килә!
Әлеге сүзләрдән соң зал бер мәлгә тын кала. Исегезгә төшерәбез: бу — 80нче еллар, комсомолның дәртле чакырулары йогынтысында яшь буын космонавт яисә диңгезче булырга хыялланган чор, ә монда повар-кулинар буласым килә, имеш.
Мәктәп тәмамлаган үсмернең сайлаган һөнәренә бәйле, чын мәгънәсендә, яшь йөрәкләргә генә хас якты хыяллары да була, әлбәттә. Белгечлек алу, аның уенча, эшнең башы гына әле, чөнки ул үз һөнәрендә шундый осталык һәм дәрәҗәгә ирешәчәк ки, аны Кара диңгездә йөзүче иң зур теплоходка эшкә соратып алдырачаклар да ул анда кок булып хезмәт салачак, бер уңайдан океаннар гизеп, дөнья, күрәчәк, дип фикер йөртә ул.
Үсмерлек чорындагы гадәти генә әлеге вакыйганы шулай җентекләп тасвирлауның сәбәбе шунда: ул хәзерге Камил Шакировның бүген дә җуелмаган яшьлек самимилеген, күңел байлыгын, тормыш фантазиясен берникадәр күз алдына бастыру мөмкинлеген бирә.
Үзаллы тормыш юлына баскан егет, әлбәттә, уйларын тормышка ашыруга керешә. Әмма барысы да ул уйлаганча гына килеп чыкмый шул. Совет сәүдәсе техникумына укырга керү өчен, мәсәлән, Уфа пропискасы кирәклеге ачыклана, башка каршылыклар да килеп чыга. Ахыр чиктә егеткә Башкортстан кооператив техникумында авыл сәүдәсе өчен товароведлар әзерләүче курслар белән чикләнергә туры килә.
Һөнәр алгач, Камил Шакиров Чакмагыш кулланучылар җәмгыятендә товаровед вазыйфасында хезмәт юлын башлап җибәрә. 1980 елның көзендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Хәрби хезмәтне Совет гаскәрләренең чикләнгән төркемендә Әфганстан Демократик Республикасында үтү насыйп була аңа. Хәрби хәрәкәтләр барышында ике тапкыр яралана, сугышчан батырлыгы “Кыюлык өчен” медале белән билгеләнгән.
Армиядән запаска чыгарылып, туган төбәгенә кайткач, әфган сугышында катнашкан яугиргә белем алуда киң мөмкинлекләр ачыла. Шуңардан файдалана да инде ул: Октябрьның 40 еллыгы исемендәге Башкортстан дәүләт университетының әзерлек бүлеге аша 1983 елда юридик факультетка укырга керә.
Камил Шакировның хокук органнарында һөнәри эшчәнлеге 1988 елның августында Кушнаренко районы прокуратурасы тикшерүчесе вазыйфасына тәгаенләнгәч башлана. Прокуратура хезмәткәре – хокук органы солдаты кебек. Тармакта туган ихтыяҗдан чыгып, аны теләсә кайсы төбәккә күчерергә мөмкиннәр. Әлеге тәртипкә ярашлы, Камил Шакиров берникадәр вакыт Уфаның Ленин районы прокуратурасында эшләп ала, аннары инде 1993 елда янә Кушнаренко районына — прокурорның өлкән ярдәмчесе итеп җибәрелә. 1997 елның 3 февралендә хезмәт урыны буенча яңа билгеләнеш: Благовар районы прокуроры. Хезмәт вазыйфалары исемлегеннән күренүенчә, биредә ул 2005 елның 19 декабренә кадәр эшли. Барысын да исәпләп карасаң, прокуратура органнарында Камил Шакиров 18 ел тирәсе хезмәт сала.
— Бу чор минем өчен аеруча якын, чөнки ул, беренчедән, яшьлек елларына туры килде, икенчедән, эшкә өйрәнүнең башы гына бит әле, — дип искә ала Камил Гамбир улы. — Яшь белгеч өчен хезмәттә үзен күрсәтү дә мөһим. Миндә андый омтылыш бар, хезмәт бурычларын үтәгәндә, мәсәлән, барлык дөньямны оныта идем. Гомумән, прокуратурада эш графигы, кем әйтмешли, тәүлек әйләнәсенә. Бер мәлне 6 ай буена гаиләм белән аралашырга туры килмәде. Шунысы куанычлы: һөнәремә кереп китүдә юл күрсәтүче тәҗрибәле остазларга тап булдым. Алар арасында ул чорда Кушнаренко районы прокуроры булган Әкрам ага Низаметдиновны олы ихтирам белән искә алам. Һәркемнең беренче укытучысы була. Әкрам Габдулла улын хокук саклау өлкәсендә беренче укытучым, киң күңелле остазым итеп саныйм. Үз эшенә мөкиб-бән киткән, шул ук вакытта гаять дәрәҗәдә таләпчән элекке җитәкчем миңа гомер буена үрнәк булды.
Төбәкләрдәге коллегалары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру да эшчәнлегенә булышлык итә, әлбәттә. Ышанычлы дусларның урынлы һөнәри киңәшләре шулай ук зур әһәмияткә ия. Камил Шакиров бу җәһәттән 2000 елларда төбәк прокурорлары булып эшләгән Кушнаренкодан — Шәфкать Нәфыйков, Уфаның Ленин районыннан — Рим Шәяхмәтов, Октябрь районыннан — Николай Соколов, Чишмәдән — Рабис Еникеев, Дәүләкәннән —- Борис Гозәеров, Уфа шәһәре прокуроры Зөфәр Сафин кебек коллегаларын олы ихтирам хисләре белән искә төшерде.
Русия Президентының 2005 елның 24 ноябрендәге указына ярашлы, Камил Шакиров Уфа шәһәре Ленин районы судьясы итеп тәгаенләнә. Яңа эш урынында хезмәт вазыйфаларын үтәүне 20 декабрьдә генә башлап җибәрергә туры килә аңа. Әйткәндәй, хезмәт юлындагы әлеге истәлекле көн янә бер көтелмәгән вакыйга белән күңел түрендә уелып кала. Башкортстан прокуроры шәхсән үзе телефоннан шалтыратып, судья Шакировны шушы ук көнне үтүче коллегия утырышына чакыртып китерә һәм... прокуратура органнарында озайлы намуслы фидакарь хезмәте өчен барча коллегалары алдында исемле кул сәгате белән бүләкли. Котлау чыгышында исә прокурор Шакировның вазыйфадагы хезмәт чорында (18 ел дәвамында) бер генә тапкыр да шелтә алмаганлыгын да билгеләп үтә.
— Соңгысы минем үзем өчен дә, чын мәгънәсендә, ачыш булды, — ди бу уңайдан Камил Гамбир улы. — Ни өчен дигәндә, шелтә бирмәсәләр генә ярар иде, дип эшләмисең бит. Ә җитди карасаң, прокуратура хезмәткәре өчен шундый озын чорда шелтәсез эшләү — үзе бер казаныш, чөнки безнең хезмәткә карата таләпләрнең катылыгын белеп торасыз. Ә инде бүләкләүгә килгәндә, мин моны хезмәтемне гаять зур дәрәҗәдә олылау дип кабул иттем. Әйткәндәй, аннан соң да һөнәри бүләкләр, хәтта мактаулы исем алырга туры килде, әмма гомеремдә дә исемле сәгать тапшыргандагыча шатланганым булмады. Шуңа да бик якын миңа бу бүләк, аны әле дә кадерләп саклыйм.
Уфаның Ленин районы судында өч ел судья булып эшләгәч, Камил Шакиров янә яңа урынга тәгаенләү ала: бу юлы инде Благовар районы суды рәисе вазыйфасына. Бу 2008 елның декабрендә була. Соңрак, суд системасын реформалау барышында, берләштерү юлы белән районара судлар оештырыла башлый. Атап әйткәндә, Бүздәк һәм Благовар судларын берләштерү нәтиҗәсендә 2015 елда Благовар районара суды барлыкка килә. Русия Президенты указы нигезендә районара судның рәисе итеп Камил Шакиров билгеләнә.
Хокук саклау өлкәсенең мөһим бер өлеше булган прокуратурада озак еллар эшләү барышында тупланган бай тәҗрибә Камил Шакировка суд системасына да тиз арада уңышлы кереп китү мөмкинлеге бирә. Сүз дә юк, монда вәкаләтләр белән бергә җаваплылык та зур, чөнки суд утырышында кеше язмышлары хәл ителә. Тикшерелгән эш буенча карар чыгарганда судья ике як өчен дә бертигез дәрәҗәдә гадел булырга тиеш. Моңа инде фәкать гамәлдәге законнарга таяну нәтиҗәсендә генә ирешеп була.
Судья вазыйфасында башкача мөмкин дә түгел, әлбәттә. Ә бит, уйлап карасаң, хөкемне тормышка ашыручы судья да адәм баласы, аңарда суд утырышында, әйтик, җинаятьтә гаепләнүчегә карата нәфрәт тойгысы да туарга мөмкин, кемнедер кызгану хисләре дә уяна. Ничек кенә булмасын, судта шәхси тойгылардан баш тартырга туры килә, чөнки монда фәкать закон тантана итәргә, аннары инде суд карарында төп урынны табарга тиеш.
Судья Шакировның бу юнәлештәге инанулары хезмәтендә дә ачык чагыла, аның сүзе эшеннән аерылмый. Аның эш стилендәге әлеге гади генә үзенчәлекне республикадагы коллегалары да тоймый түгел, әлбәттә. Бу җәһәттән Дүртөйле районара суды рәисе Ирек Нагаевның фикерен китерү урынлы булыр:
— Камил Гамбир улы белән университетта укыган еллардан бирле танышбыз, — ди Ирек Зөфәр улы. — Миннән яшьрәк булса да, аның максатчан егет икәнлеге шул чакта ук төсмерләнде. Җаваплы хезмәтендә дә, тормыш-көнкүрештә дә берсүзле кеше булып кала, чөнки аның төп ориентирлары булып законлылык һәм кешелеклелек тора. Гомерен дәүләт сагына биргән мондый кадрлар республика хокук саклау системасының да табышы, минемчә.
Һәр тармактагы кебек үк, судьялар эшчәнлеген дә һөнәри яктан бәһаләү тәртибе бар. Башкортстан Республикасы Судьялар квалификациясе коллегиясенең 2013 елның 29 ноябрендәге карары белән Камил Шакировка бишенче квалификация классы бирелгән. 2012 елда ул “Башкортстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
55 яшь үренә аяк басканда шәхси тормышы да, күз тимәсен, көйле Камил Гамбир улының. Языково үзәк дәваханәсендә теш табибы булып хезмәт салучы җәмәгате Гөлнара Фәнис кызы белән тату, тигез гомер кичерәләр, тормышларын тагын да ямьләп, кызлары Мәрьям үсеп килә.
Уллары Салават һәм Илһам өчен дә хәстәрлекле әти ул. Әйткәндәй, алар, аның ышанычын аклап, туганлык хисләренә тугрылык саклый белә. Икесе дә хәзерге чорда Мәскәүдә яши: Салават “Уралсиб” банкының биредәге дирекциясендә эшли, Илһам – Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) студенты.
Ата-анага, туганнарына карата олы хөрмәт рухында тәрбияләнгән шәхес буларак, хәзерге вакыта Чакмагыш районында төп нигездә гомер кичерүче әнисе Мәшүдә Нуртдин кызының, Башкортстан төбәкләрендә, хәтта Төркиядә яшәүче барча туганнары өчен дә игелекле туган булып кала ул – Камил Гамбир улы! Шуңа да аның игелекле гамәлләрен ихлас күңелдән хуплап, истәлекле юбилее белән тәбрикләп, хезмәтендә уңышлар, бәхетле мизгелләрдән генә торган озын гомер телисе килә.