+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2017, 15:28

Уфада рекорд куелырмы?

Быел «I Bike Ufa» велофестивален оештыручылар Уфада гадәти булмаган рекорд куярга ниятли.28 майда башкаланың “Динамо” стадионына килүчеләрнең барысы да гигант велосипед фигурасы ясап тезеләчәк. Велоспорт символын төзүдә меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Шул рәвешле, “Кешеләр ярдәмендә башкарылган иң зур велосипед сурәте” дигән дөнья рекордын узып китү фаразлана.


Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, гамәлдәге рекорд 2015 елның сентябрендә Бөек Британиянең Силлот шәһәрендә теркәлгән, анда 794 кеше катнашкан. Уфалыларның бу рекордны узып китәргә көченнән килә, дип исәпли фестивальне оештыручылар.

Чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен теркәлергә һәм фестиваль үтәчәк көнне стадионга килергә кирәк.
Читайте нас: