* * *
Сөюләрне челпәрәмә итеп
Әллә кемнәр керде арага.
Күпме еллар шуннан хыялландым
Күзләреңә кабат карарга.
Менә тагын син алдымда минем,
Сүнгән кузларыма җан өрдең.
Күкрәгемә сыймый йөрәк тибә,
Бәхетемнән кабат исердем.
Сине уйлап күпме хыялландым,
Үкенечләр өчен кайгырдым.
Май аеның җылы бер көнендә
Яшьлегемә кабат кайтардың.
Фәрештә
Күңел төшкән вакытларда
Җан җирдә аунап ята.
Шул чакларда бер фәрештә
Хәлгә кереп юата.
Хәтеремә килеп төшә
Өзелеп сөйгән кешем.
Бары аны уйлап кына
Табамын яшәү көчен.
Минем өчен бер йолдыз ул
Күктән генә базлаган.
Фәрештә һәм кешеләргә
Кавышулар язмаган...
* * *
Ялвару тормышка ашып,
Чынбарлыкка әйләнде.
Ике холыклы ике җан
Бер язмышка бәйләнде.
Язмыш бер булудамыни,
Җаннар булгач аерым.
Һәркемнең үз гадәтләре
Читкә ала каерып.
Икебез ике холыклы,
Ут һәм су – ярашабыз.
Бер-беребезгә чыдашып,
Күзләргә карашабыз...
Болытлар
Кара болытлар каплады
Күңелемнең үзәнен.
Яшеннәр булып ялтладым, –
Хәсрәтләргә түзмәдем.
Ялгышлар нәтиҗәсендә
Язмышлар кисеп-кисте.
Өлтерәгән күңелемә
Зәмһәрир җилләр исте
Берчак болытлар үттеләр,
Җилләр дә беткән иде.
Әмма аяз гомер көтеп
Гомерләр үткән иде...
Яндым
Барысына җылы бирдем,
Карамыйча көчемә.
Җылы эзләп күпләр килде
Йөрәгемнең миченә.
Туңган җаннар бик хушланып
Миннән җылы алдылар.
Алдылар да, рәхмәт әйтми,
Бар да китеп бардылар.
Кемдер күңел-йортым сүтте,
Җылынгач батыраеп.
...Йорты янган мәхлук мичтәй
Торып калдым серәеп.
* * *
Сату, сатылу, акча, байлык кебек
Заман чире тия җаннарыма.
Ил дә баткан, җир дә баткан инде, –
Бар да баткан дуңгыз каннарына.
Дөнья малы – дуңгыз каны, диләр.
Дуңгыз каны ага тамырлардан.
Тик барыбер
Килер бер көн җиргә
Кеше булуларын сагынганнар.
Яңгыр
Күк гөмбәзе тишелгәндәй,
Яңгырлар коеп-коя.
Дөньяны болыт басса да,
Күңелем сафлык тоя.
Яннарыңа ашкынамын,
Беләмен холыкларың.
Мин килүгә таратсаңчы
Күңелең болытларын.
* * *
И Ходаем, миңа акыл бирче,
Хәер-фатыйхаңнан ташлама.
Һәрбер таңым шушы сүзләр белән
Дога укулардан башлана.
Күпме генә шайтан котыртса да,
Туры юлга гына басармын.
Акыл булса, сәламәтлек булса,
Мин бәхетне үзем ясармын.
* * *
Янып яшәүләр кирәкми,
Пыскысаң җитеп тора.
Бүген нәрсә майтарсаң да,
Үткәнгә китеп тора.
Ихлас ярату да артык,
Сөюләр чама белән.
Крокодил яшьләре булып
Күзләрдән тама беләм.
Көймәсәң дә, сөймәсәң дә,
Йөрәкләр туза икән.
Гамьсез яшәгән гомерләр
Заяга уза икән.
* * *
Соры төсләрдән туйдырды,
Янәштә пычрак җаннар.
Бер кеше юк сер ачарлык
Һәм хәлләремне аңлар.
Чын кешеләргә сусадым,
Килә янып каласы.
Ватан өчен көрәшәсе
Һәм җанымны саласы.
Килә шундый яратасы
Өзелепләр сөясе.
Әллә иртә, әллә соңлап
Мин туганмын, күрәсең...
* * *
Сине бүген күргән идем
Кайтып барганда эштән.
Шундый да чибәрләнгәнсең,
Ябыгулар килешкән.
Тәннәрең – бала тәнедәй,
Билкәең – зифа каен.
Хисләрне ничек аңлатыйм
Туры китереп җаен?
Энҗедәй ап-ак тешләрең,
Купшы кара чәчләрең.
Син гүзәлгә туры килеп,
Югалды бит башларым.
Әгәр син минеке булсаң,
Назлап кына тотармын.
Калакка да салып тормый,
Күз дә йоммый йотармын.
Ничек моны яуларга дип
Эчтән генә уй йөртәм.
Яки үзем ябыгамын,
Яки сине симертәм!
* * *
Йөрәк дөп-дөп итеп какмый,
Күңел киртәләрне ярсып ватмый,
Акыл дошманнарга ашлар атмый.
Зиһен бөлгән, күзләр сүнгән,
Димәк, мин тере килеш үлгән!
...Яки чынбарлыкка күнгән.
Көзге язмыш
Язлар онытылды,
Җырлар чыкты истән.
Сезне күрмәгәнгә
Күпме җилләр искән.
Ирек-ирексезлек,
Кул сузым арасы.
Зиндандагы бар нур –
Аның тәрәзәсе.
Һәрбер кеше үзгә
Гөнаһларын юа.
Моннан чыккан кеше
Җиргә кабат туа.
Яңгыр
Яңгыр шашып, котырынып ява,
Бар дөньяны болыт каплап алган.
Бар дөньяны болыт каплап алган,
Тик күңелне генә капламаган.
Ә күңелдә якты хисләр генә...
Сиңа киләм. Киләм яратып.
Син каршы ал мине
Бу җирдәге
Болытларның барсын таратып...
* * *
(Байроннан)
Ләззәтләре өчен үчен ала
Шәрабы да, гүзәл кызы да.
Сине тәмуг утларына сала,
Йөрәк әрни, җаның сызыла.
Һәм белмисең кайсын сайларга да.
Акыл курка, күңелдә – газап.
Һич кирәкми рухны йөгәнләргә,
Мең газапка тора бер ләззәт...