+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2017, 02:00

Ай-һай, “йәй” түгелме?

Узган ел ахырында “Грамоталы шәһәр” конкурсы кысаларында махсус комиссия Уфаның Октябрь районында эленгән алтакталарны тикшергән. 30 башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, 1400 алтактаны тикшереп, аларның 573е хаталы язылган дип тапкан.Республика буйлап сәфәргә чыксаң, авыл, елга, урам атамаларындагы хаталарны күреп шаккатасың. Учреждениеләр дә башкорт телендә ничек кенә яңгырамый! “Ә” урынына “а”, “э”, “е” хәрефләрен, “һ” урынына — “н”, “ҡ” урынына — “к”, “ө” урынына — “о” кую берни тормый. Кызык та, кызганыч та. Тиешле трафарет табылмадымы икән? Әллә башкорт телен бөтенләй белмәүче кешеләр шулай язганмы?

Читайте нас: