-4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2017, 02:00

Дөбер-шатыр кузгалалар да тып-тын гына туктыйлар...

Совет чорында, хәтерегездә булса, ай саен диярлек галәмгә Җирнең ясалма юлдашы очырыла иде. Һәм гәзитләрдә бер генә җөмләлек хәбәр: “Космос-978” очырылды...” “Космос-979... 980... 1338... Бу җөмлә-хәбәрләргә берәүнең дә исе китмәде. Кемдер игътибар итсә дә: “Боларның саны фәләнгә җиткән икән”, – дип куюдан узмый иде.

Русиядә чираттагы министрның, губернаторның, мэрның, банк җитәкчесенең урлашканда, ришвәт алганда тотылуы, фатирын тенте­гәндә әллә ничә миллиард сум акча, центнеры белән алтын табылу хәбәренә дә халыкның исе китми. Чөнки соңгы 25 елда бездә мондый хәлләр шулкадәр гадәтигә әверелде, илнең яшәеш нормасына керде. Башкача булуны хәзер күз алдына да китерә алмыйбыз. “Космос-1338” очырылган кебек кенә кабул итәбез хәзер андый хәбәрләрне.

Русиядә Елена Скрынник дигән ханым бар иде. Белгечлеге буенча медицина хезмәткәре булса да, байтак вакыт авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын биләде. Аның Уфага килүен, Ленин исемендәге мәйданда “Сөт иле” дип аталган бәйрәмдә авыз күтәреп сөт эчеп торганын күрүдән һәммәбезне горурлык хисе биләп ала иде. Шуннан ул Франциягә чыгып качты. Хәзер ул шул илнең “Зәңгәрсу яр” дип аталган оҗмах почмагына тиң урынында хан сарае кебек йортында яшәп ята. Елена Борисовна моның хәстәрен алдан күргән. Ә министр чагында тутырылган декларация­сендә Франциядә йорты барлыгы турында ләм-мим. Швейцария прокуратурасы гына, законсыз юл белән алынган, дип, счетындагы 60 миллион франк акчасына арест салып кәефен бераз бозды. Ләкин ханым борчылмый, чөнки Русия прокура­турасының аңа бернинди дә дәгъвасы юк.

Гамәлдә дәүләтнеке булган Мәскәү Банкының 366 миллиард сум акчасы “югалганлыгы” ачык­лангач, аның башлыгы Андрей Бородин илдән чыгып качкач, Лондондагы иң кыйммәт особняк­ларның берсен сатып алган.

Мәскәү өлкәсенең финанс министры Алексей Кузнецовның зиннәтле сараен, шунда, әллә ничә йөз миллион сумга төшереп, баласының туен үткәрүен шаккатып тасвирлаган язмалар матбугатта күп басылды. Ә туйда гаять югары вазыйфалар биләүче кунаклар да булган. “Гади генә чиновникка шулкадәр байлык каян килде икән?” дигән уй берәүнең дә башына кереп чыкмаган. Франциягә чыгып качкан Кузнецовның илгә кимендә 14 миллиард сумлык зыян китергәнен белеп, ах-ух килгән булдылар да тиз үк тындылар.

АКШта, Англиядә, Франциядә, башка илләрдә йөзләрчә элекке министрлар, сенаторлар, депутатлар, банкирлар Русиядән алдан чыгарып куйган яисә алып чыккан акчага шул илләрдәге иң кыйммәт йорт-сарайларны сатып алып, җир җәннәтендә яшиләр, ул акчаларны ничек туздырып бетерергә белмиләр. Аларның кайберләренә җинаять эше дә ачкан булалар. Әмма ул “эш”ләр, озак вакыт үткән инде, дигән сылтау бе­лән берәм-берәм ябылып тора. Гаҗәп, андыйлар өчен вакыт та тиз үтә! Русия финанс министрының беренче урынбасары, аннары сенатор булган Андрей Вавиловка, мәсәлән, Генераль прокуратура дәүләт бюджетыннан бүленгән 231 миллион доллар урлануга бәйле җинаять эше кузгатып булашкан иде. Ләкин “эш”не яптылар. Әлеге дә баягы, озак вакыт үткән...

Русиянең “элита” вәкилләре арасында, элеккечә үк, Туган илне бары тик күбрәк чәлдерү урыны, ә Көнбатыш илләрен “запас аэродром” дип санаучы кешеләр бар. Русиядән ел саен дис­тәләрчә миллиард доллар капитал “агып” чыгып китә. Аларның шактый өле­ше законсыз юл, шул исәптән түрәләр коррупциясе белән алынган табыш дип уйларга урын бар. Бервакыт түрәләргә чит илләрдә счетлар һәм активлар булдыру тыелган иде, әмма күчемсез милек сатып алу мөмкинлеге калдырылды. Шуны да онытмаска кирәк: ул счет һәм активлар, җир һәм сарай­ларның хуҗалары күпчелек очракта аларны үз исеменә яздырмый бит. Хәер, үз исемендә булса да бернинди куркыныч янамый.

“Аргументы и факты” атналыгы “Кем­нең запас аэродромы кайда?” дигән баш астында гаять югары дәрәҗәдәге түрәләребезнең АКШта, Англиядә, Австриядә, Франциядә, Испаниядә (15 илдә!) ничә гектар җире, ничә квадрат метр мәйданлы фатир, йорт-сарае булуын күрсәткән исемлек бастырып чыгарды. Кайберәүләрнеке хәтта ике илдә. Русиядә дә алар фатирсыз, җирсез түгелдер дип уйларга җөрьәт итәм.

Урыс сатиригы Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин бу уңайдан болай дигән: “Безнең Русиядә бөтенесе дә урлый. Һәм шул ук вакытта: “Моңа кайчан чик куелыр икән соң?” – дип шаркылдап көлгән булалар”. Бөек язучыга ышанырга мөмкин: чөнки ул үзе, чиновник буларак, гомере буе төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең дәүләт милкен урлавына каршы көрәшеп маташкан һәм бу эшне яхшы белгән. Салтыков-Щедрин бу сүзләрне XIX гасыр ахырында әйтсә дә, алар безнең заманга да, бүгенге яшәү рәвешебезгә дә туры килә.

Югары вазыйфалы түрәләр белән бәйле коррупцион эшләрнең берничәсен искә төшерик.

Анатолий Сердюков дигән берәү оборона министры булып “эшләгән” дүрт елда илнең Кораллы Көчләре утырып еларлык хәлгә төшкәнлеге турында күп язылды. Министрлыкның “Оборонсервис” структурасына карата хөкем эше кузгатылды. Оборона министрлыгы объектлары шушы структура аша арзан хакка сатылган. “Кирәкле” кешеләргә, әлбәттә. Ил казнасына ничә миллиард сумлык зыян килгәнлеге исәпләп тә бетерерлек түгел. Министрлыкның милек мөнәсәбәтләре департаменты башлыгы Евгения Васильева гаепле дип табылды. Министр үзе исә бу эштә шаһит кы­на, чөнки ул, имеш, 30 яшьләрдәге теге туташ-ханым әзерләгән кәгазь­ләргә... карамыйча гына кул куйган.

Оборона министры вазыйфасында Сергей Шойгу менә хәзер бишенче ел җан-фәрман килеп илнең Кораллы Көчләрендә тәртип урнаштыра.

Утта янмас, суда батмас Анатолий Сердюков исә чиктән тыш кыйммәтле кадр булып чыкты. Министрлыктан җибәрелгәннән соң кыска гына вакыт эчендә аңа берсеннән-берсе югары 8 (!) вазыйфа тапшырылды. Федераль “Ростех” машиналар эшләү-сынау үзәгенә җитәкчелек итте. Шуннан “Ростех”ның авиакластеры индустриаль директоры итеп куелды. Моннан тыш, ул – авиация һәм космик аппаратлар өчен двигательләр һәм энергокорылмалар җитештерүче Двигательләр төзү берләштерелгән корпора­циясенең, приборлар төзелешенең илдә иң эре үзәкләреннән булган “Радиоэлектрон технологияләр концерны”ның, “Русия вертолетлары” җәмгыятенең һәм заводлар төзү, аларны робот техникасы белән модернизацияләү белән шөгыль­ләнүче “Центромашпроект” предприя-тиесенең Директорлар советы әгъзасы, шулай ук, авиация һәм космос тармак­ларының 33 предприятиесен һәм гыйльми-техник институтын үз эченә алган “Технодинамика” холдингының Директорлар советы рәисе. Һәм әле килеп Русия Хөкүмәте бу кешенең кандидатурасын “КамАЗ” автогиганты Директорлар советы составына тәкъдим иткән. 9нчы вазыйфага!

Оешкан җинаятьчел төркемгә җитәкчелек итеп, озак еллар буе дәүләт милкен урлауда гаепләнеп, Коми башлыгы Вячеслав Гайзер, аның урынбасары һәм тагын 17 кеше берьюлы кулга алынды. Алар китергән зыян 1,1 миллиард сум чамасы, диделәр.


Евгения Васильевага әйләнеп кайтканда... Аны Мәскәү уртасындагы 12 (!) бүлмәле фатирында озак кына вакыт өй тоткыны итеп асрадылар да, суд ясап, имеш тә, ирегеннән мәхрүм итте­ләр. “Комсомольская правда” гәзите журналистлары хатын-кызлар төрмә­ләрен йөреп чыкты да, аңа охшаган гүзәл затлар очрады, мөгаен, утырадыр, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Мондый затның тоткынлыкта булуы да икеле, чөнки аның яңадан-яңа талантлары ачыла. Русия гәзитләре, әнә, Евгения картиналар язып, күргәзмәләр оештыра, шигырьләр китабы чыгара, җырлар иҗат итеп, аларны үзе башкара, дип соклана-соклана язалар.

Берзаман төрле субъектлар хуҗа­ларын дөбер-шатыр китереп селкетә башладылар. Сахалин өлкәсе губернаторы Александр Хорошавинны кулга алдылар. 5 миллион доллардан артыграк ришвәт алудагы җинаять эшендә фигурант дип таныдылар. Бераздан теге долларлар янына янә 15 миллион сум өстәлде.

Русиянең Тикшерү комитеты һәм ФСБ хезмәткәрләре берлектәге операция вакытында Мәскәү ресторан­нарының берсендә Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхны эләктер­деләр. Аның кесәсендәге 150 мең евро югарыда исемнәре телгә алынган башлыкларның легаль булмаган керемнәре белән чагыштырганда аз, әлбәттә, әмма ниндидер статьяга тарта. Белых үзе, бу – ришвәт түгел, ә шәһәрне үстерүгә бирелгән акча, дип расларга маташты. Ләкин хокук саклау органнары, бу – инде өченче ришвәт, барлык сумма 400 мең евро тәшкил итә, дип баралар.

“Илнең коррупциягә каршы хезмәте нәрсә карый, ни белән шөгыльләнә икән?” дигән сорау тумый калмый бу фактлар турында ишеткәндә, укыганда.

Алар шөгыльләнә... Һәм ничегрәк тә әле! Русия Эчке эшләр министр­лыгының Икътисади хәвефсезлек буенча баш идарәсе бар. Менә шул идарәнең “Т” дип йөртелүче кечерәк идарә начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Дмитрий Захарченконы эләктерделәр. Оперативниклар аның машинасыннан 300 миллион сум һәм 186 мең доллар табып, бу сумманы ришвәт дип атады. Захарченконың сеңлесе исеменә языл­ган фатирны тентегәндә. сумкаларга, пакетларга, тартмаларга шыплап тутырылган евроларга, долларларга, сумнарга тап булдылар. Болар барысы безнең акчага әйләндергәндә 9 миллиард сум, диделәр. Зуррак сумма да аталды.

Русиянең икътисади үсеш министрлары менә чирек гасыр инде, илнең хәлиткеч бу тармагы аякка бас­ты, үсеш күзәтелә, дип халык колагына токмач эләләр, билләрне тагын да кысыбрак буарга өндиләр. Егор Гайдарның тугры шәкерт­ләреннән һәм яраннарыннан берсе булган Алексей Улюкаев та шундый иде. 2 миллион доллар ришвәт алганда аның да кулыннан тоттылар. Президент Владимир Путин аны шул көнне үк министр вазыйфасыннан бушатты.

Менә шундый хәлләр бездә! Югары вазыйфалы каракларга, риш­вәтчеләргә, коррупционерларга карата Кытайда, Япониядә, Сингапурда, гарәп илләрен­дәге кебек хөкем чаралары кулланып булмый бездә. Аның кирәге дә юктыр. Гамәлдәге законнарның барлык кешеләр өчен дә тигез үтәлешен генә тәэмин итәргә кирәк.
Читайте нас: