+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2017, 02:00

Ак төнле шәһәрнең кара көннәре

...Мансур Сәгадиев, 17 яшь, Телекоммуникацияләр колледжы студенты. Ксения Малюкова, 18 яшь , Санкт-Петербургның акушерлык колледжында укыган. Дилбәрә Алиева, 20 яшь, Аралашу юллары дәүләт университеты студенты. Максим Арышев, 20 яшь, Казахстаннан килеп, Санкт-Петербургның икътисад университетында белем алган. Денис Петров, 25 яшь, кул көрәше буенча Русия чемпионы, балалар тренеры. Оксана Даниленко, 25 яшь. Ангелина Свистунова, 27 яшь...

Болар — 3 апрельдә Санкт-Петербург метросында шартлау вакытында һәлак булган һәм анда алынган яралардан үлгән 14 кешенең җидесе. Болар — матур, шат күңелле, киләчәккә өмет тулы күзләре белән баккан, тормышны яраткан өметле яшьләребез. Күрүебезчә, араларында төрле милләт кешеләре бар. Кызганычка каршы, террорчылык яшьне дә, милләтне дә, җенесне дә, расаны да аермый, барысын да бергә изә.

Тарихка кара төсләр белән кереп калачак бу көнне алар барысы да бер вагонга утыра. “Технологик институт” белән “Печән мәйданы” арасындагы коточкыч шартлаудан соң ни булганын шундук аңлаган машинист составны туктатмый, ә хәрәкәтен дәвам итә. Бу исә корбаннарның тагын да күбрәк булуыннан коткарып кала, ди белгечләр. Состав “Печән мәй­даны”нда тукталу белән җимерек вагоннан кешеләр йөгерешеп чыга башлый. Кайбер пассажирлар һәлакәт урынын фотога, видеога төшерергә өлгерә. Тәүге мәгълүмат җәмәгатьчелеккә нәкъ социаль челтәрләрдән килеп ирешә.

Башкортстан республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко исеменә җибәрелгән телеграммада мондый юллар бар:
“Фаҗига турында хәбәр республиканың бөтен халкын тетрәндерде. Без петербурглылар белән бергә хәсрәтләнәбез, югалту ачысын уртаклашабыз.
Зыян күрүчеләрнең тиз арада савыгуын телим. Бу авыр минутларда кыюлык, сабырлык һәм рух ныклыгы юлдаш булсын. Бөтен ил сезнең белән!”.


Фаҗига урынында Эчке эшләр министрлыгы, федераль иминлек хезмәткәрләре эшли. Төн якынлашканда террорчы турында тәүге мәгълүматлар пәйда була. Бер гаепсез кешеләр белән бергә үзен дә үлемгә дучар иткән җаһилның Кыргызстаннан булуы ачыкланган. 1995 елгы Акбаржон Джалилов — Русия гражданы, алты ел инде Санкт-Петербургта яши. Шул вакыт эчендә берничә паспорт алыштырып өлгергән. Монда автослесарь булып эшләгән. Мәчеткә еш йөрмәгән, әти-әнисе дә артык дини булулары белән аерылмый. Гап-гади тату гаилә. Кыргызстандагы күршеләре Акбаржонның тәртипле, тыңлаучан малай булып үсүен әйтә.

Әлеге шартлаудан соң “Восстание мәйданы” метро станциясендә дә шартлаткыч табыла. Аны да шушы кеше куйган дигән фикергә өстенлек бирелә.

Терактның Президент Владимир Путин Санкт-Петербургка Белоруссия башлыгы Александр Лукашенко һәм Русиянең төрле төбәкләреннән килгән журналистлар белән очрашырга килгән көнне ясалуын да белгечләр төрлечә фаразлый. Бу Путинга, аның командасына ачыктан-ачык янаумы, әллә Русиянең сәяси идеологиясенә протест белдерүме?

Барыннан да элек, бу – гади кешеләргә каршы кылынган вәхшилек. Ул бөтен Русияне тетрәндерде —террорчылар күптән ил башкалаларының берсенә дә кул күтәрергә җөрьәт итми иде. Шуңа да бүген кайбер экспертлар, тыныч вакытлар үткәндә калды, дигән фикер белдерә. Террорчылар һөҗүме хәвефе артуын статистика да раслый: 2007-09 елларда Русиядә терактларны ачу дәрәҗәсе 80 процентттан ким булмаган. Кызганычка каршы, 2014 елдан бу күрсәткеч түбән тәгәри: шушы елда — җинаятьләрнең 51,3, 2015 елда — 37,3, былтыр нибары 33 проценты ачыла. Бу исә террорчыларның хәйләкәррәк була баруы һәм халык арасында күзгә бәрелеп тормавы турында сөйли. Ягъни хәзер төркем арасыннан озын кара хөллә кигән сакаллы ирләрне, кара бөркәнгеч ябынган хатын-кызларны эзләү артык зур нәтиҗә бирмәячәк. Террорчылар тактикасын камилләштерә һәм безнең махсус хезмәтләр дә эш ысулларын яңартырга тиеш.

Күптән билгеле: террорчылардан якланмаган, сакланмаган гади кешеләр күбрәк зыян күрә. Шуңа да үзебезне якларга, сакларга тырышырга кирәк. Моның өчен уяурак булып, берничә кагыйдәне үтәү зарур:

* Урамнарда, транспортта шикле әйбер күрсәгез, алар турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә тырышыгыз;

* Зур чемодан яисә сумка тоткан кешеләрдән сак булыгыз, алар кинотеатрда яисә берәр халык бәйрәмендә булса – бигрәк тә;

* Үзләрен сәер тотучы, алан-йолан каранучы ке­шеләрдән ерактарак торыгыз;

* Онытып калдырылган әйберләрне кулыгызга алмагыз, билгесез кешеләрдән бүләк, башка кешегә тапшыру өчен әйбер кабул итмәгез;

* Биналардан запас чыгу юлларын белегез. Янгын чыккан бинада лифттан файдаланмагыз. Аэропорт, вокзал һ.б. пассажирларны көтү залында авыр конструкцияләрдән ераграк урнашыгыз. Шартлау очрагында аларның кисәкләре сезне яралавы мөмкин.
Читайте нас: