+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2017, 18:36

Башкортстан Башлыгы белән туры элемтә

Бүгенге көннән "Башкортстан Башлыгы белән туры элемтә" өчен сораулар кабул итү буенча бердәм телефон үзәге эшли башлады.

Ул "Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясендә урнашкан. 13 апрельгә кадәр, туры элемтә шул көнне үтәчәк, теләге булган һәркем, тәүлек әйләнәсенә эшләүче 8-800-550-95-07 телефоны буенча шалтыратып, Рөстәм Хәмитовка сорау бирә ала. Республикада яшәүчеләр өчен шалтырату бушлай һәм сөйләшү яздырыла.

Шулай ук электрон почта, WhatsApp , Viber, Telegram Messenger аша 8-917-781-12-85 номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул сөйләшү түгел, хәбәрләр кабул итү өчен тәгаенләнгән.

Мөрәҗәгатьләрне "ВКонтакте" и "Facebook" социаль челтәрләрендәге сәхифәләрдә дә калдырырга мөмкин.

Башкортстан Башлыгы белән ачыктан-ачык сөйләшүне Башкортстан юлдаш телевидениесе, "Россия-Башкортостан", "Вся Уфа", "РБК-Уфа", шулай ук "Спутник FM", "Россия Башкортостан радиосы" радиостанцияләре трансляцияләячәк.

Быел туры элемтә яңа форматта үтәчәк. Журналистлар белән беррәттән студиягә төрле тармак вәкилләре чакырылачак.

Туры эфирга әзерлек кысаларында районнарда һәм шәһәрләрдә республикада яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен яздыру өчен телевизион мәйданчыклар эшләячәк. Анда һәркем Рөстәм Хәмитовка үзенең соравын бирә алачак.
Читайте нас: