Уфада татар телендә вакытлы матбугат булдыру омтылышы 1906 елда ясала. Шул елның 30 маенда “Әл-галәме әл ислами” (“Ислам дөньясы”) дигән дини-фәлсәфи һәм әдәби-иҗтимагый гәзит чыгарыла башлый. Әмма ул киң популярлык яулый алмый һәм 1907 елның гыйнварында тукталып кала. Нәтиҗәдә, Уфа шәһәре, бу җәһәттән Казан һәм Ырынбурдан артта калып, берничә ел үз гәзитеннән мәхрүм булып яши. Бары тик 1913 елда гына бер елдан артык Себердә, Томскида чыгып килгән “Сибирия” гәзите Уфага күчә һәм 18 октябрьдә “Тормыш” дигән исем белән чыгарыла башлый.
Билгеле булуынча, Октябрь революциясенә кадәр татар телендә чыгып килгән гәзитләр хәзерге кебек нинди дә булса бер административ төбәккә генә карамый. Алар, кайда гына нәшер ителмәсен, бөтен татар халкы тормышына кагылышлы мәкаләләр урнаштыра, аның таләпләренә җавап бирергә омтыла. Хәтта алай гына да түгел, татарча аңлый торган башка халыклар тарафыннан да үз басмалары сыман кабул ителә. “Тормыш” гәзите дә тиз арада бөтен Русия күләмендә таныла. Гәзит үзенең программасында “сәяси фикерләргә мөнәсәбәтле булмаган хөр, милли татар гәзите булганга, мәктәп, мәдрәсә, имам, мөгаллим, имля мәсьәләләренә, сәүдә эшенә, авыл тормышына артык әһәмият, хатын-кыз дөньясына киң урын бирәчәктер...Тормышыбызны төзәтергә бөтен көчен сарыф кылачактыр” дип белдерә.
Әлбәттә, гәзитнең шактый материаллары Урал-Идел буендагы, Уфадагы тормыш-көнкүрешкә багышлана.
Гәзиттә татар һәм башкорт халыкларының әдәбияты, мәдәнияте мәсьәләләренә зур урын бирелә. Аның беренче санында ук М. Гафури үзенең “Тәэссер” шигыре белән катнаша һәм азакка кадәр бу басма белән тыгыз бәйләнештә тора. “Тормыш”та шулай ук үзләренең шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре белән С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, С. Кудаш, Б. Мирзаянов, Җ. Юмаев, Ә. Сәгыйди, Г. Исәнбирдин, теоретик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре белән Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, З. Вәлиди, Ф. Сәйфи-Казанлы һәм башка күренекле әдип һәм галимнәр даими катнашып торалар. Мәсәлән, Г. Ибраһимовның шул чорда чыккан татар журналларына анализ ясаган “Журналларыбыз” дигән хезмәте гәзитнең 1915 елгы 9, 11, 12 август саннарында басылган.
“Тормыш” гәзите театр мәсьәләләренә һәрдаим игътибар итә. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендәге “Нур” театры труппасы, башка сәхнә һәвәскәрләренең эшчәнлеге турында материаллар чыгып тора. Гәзит битләрендә Гаяз Исхакый әсәрләрен анализлаган яки пропагандалаган материаллар байтак урын алган. Уфада аның “Мөгаллимә” пьесасы сәхнәгә куелуы уңаеннан, мәсәлән, С. Рәмиевның “Татарча театр” (1915, 18 февраль), Г. Ибраһимовның “Мөгаллимә”нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән” (1915, 26, 27 февраль) дигән тәфсилле мәкаләләре, авторы күрсәтелмәгән “Татарча театр” (1915, 4 август) дигән рецензия басыла. Г. Ибраһимов, “Мөгаллимә”гә генә анализ белән чикләнмичә, Г. Исхакыйның бөтен иҗат юлына күзәтү ясый. Соңрак “Тормыш”та Г. Исхакыйның Уфада “Өч хатын белән тормыш” әсәрен сәхнәгә кую белән татар театр сәнгате башланып китүе турында Ф. Сәйфи-Казанлының истәлек мәкаләсе (1916, 24 сентябрь), “Алдым-бирдем” буенча куелган спектакльгә Самат Шәрәфетдинов рецензиясе (1917, 10 февраль) һәм башка материаллар да дөнья күрә.
Гәзит үз укучыларын урыс әдәбияты һәм мәдәнияте дөньясында барган хәлләр белән дә таныштырып тора. Әйтик, 1915 елның 30 октябрь санында Самат (Шәрәфетдинов) әдәбият галиме, үз заманының иң популяр лекторы П. С. Коганның “Сугыш һәм әдәбият” дигән лекциясен татарчалаштырып бәян иткән. Шул ук елның 4 ноябрендә М. Горькийның “Сугыш һәм мәдәни берлек” дигән хаты урнаштырылган. С. Сүнчәләй “Хәят” дигән зур язмасының (1916, 24 август-9 ноябрь) исеме астында “Әдип Чехов фикерләре” дигән аңлатма бирә. К. Бальмонтның Уфага килүе уңае белән 1915 елның 4 ноябрендә аның турында мәкалә һәм С. Сүнчәләй тәрҗемәсендә берничә шигыре урнаштырыла.
“Тормыш” гәзите Октябрь революциясенә тискәре мөнәсәбәт белдерә һәм нәтиҗәдә 1918 елның 29 апрелендә Совет власте органнары тарафыннан туктатыла.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң, 30 марттан, Г. Ибраһимов Ф. Сәйфи-Казанлы белән бергәләп Уфада татар телендә “Ирек” дигән революцион рухтагы гәзит чыгара башлый. Ул “халык гәзите” дигән билгеләмә белән бастырылган. Үз битләрендә “халыкның йөздән туксан бишенең” мәнфәгатен яклауны, ихтыяҗлары өчен көрәшүне максат итеп куя. Г. Ибраһимов гәзит эшенә М. Гафурины да җәлеп итә. Кайбер саннар, мөхәррир Уфадан китеп торган чагында, аның имзасы белән чыга. С. Рәмиев, Ш. Бабич, С. Сүнчәләй һәм ул чагында Уфада яшәгән башка шагыйрьләр дә шушы гәзит тирәсенә туплана.
Шул ук елның 21 сентябрендә “Ирек” гәзите крестьян депутатларының Уфа Советы органы булган һәм июль аенда оештырылган “Авыл халкы” һәм мөселман гаскәрләренең Уфа Советы тарафыннан июнь аенда чыгарыла башлаган “Солдат теләге” гәзитләре белән берләшеп, “Безнең юл” дигән исем белән дәвам иттерелә башлый. Аның да мөхәррире Г. Ибраһимов була. 1918 елның 28 мартыннан туктап кала.
1917 елның 4 августында РСДРПның Уфа комитетының Б. Нуриманов җитәкчелегендәге татар-башкорт төркеме татар телендә “Алга” дигән гәзит чыгара башлый. Ә 1918 елның 24 гыйнварында Уфа губревкомы һәм мөселманнар хәрби советы “Көрәш” гәзитен оештыра.
Әлбәттә, революцион борылышлар заманында, төрле фиркаләр, оешмалар бер төзелеп, бер юкка чыгып торганда, алар тарафыннан чыгарылган бу гәзитләр дә озын гомерле булмый. “Алга”ның җиде генә саны чыгып, ел ахырына туктала, “Көрәш” гәзите, Уфа чехословаклар тарафыннан басып алынгач, 1918 елның 30 июненнән туктап кала. Шулай да бу басмаларда М. Гафури, С. Кудаш, С. Сүнчәләй кебек күренекле шагыйрьләр актив катнаша.
1918-19 елларда, Уфа шәһәре һәм губернасы чехословаклар, колчакчылар кул астында торып калган арада, Октябрь революциясенә һәм Совет властена каршы булган милли контрреволюционерлар, буржуаз зыялылар тарафыннан “Уфа хәбәрләре” (1918 елның июнь ахырыннан) һәм аның дәвамы булган “Яңа хәят” (16 августтан), “Ил теле” (1918 елның 25 ноябреннән), “Ак Идел” (1919 елның маеннан) дигән гәзитләр чыгарыла. Аларны чыгаруда Г. Фәхретдинов, М. Хәнәфи, И. Биккулов, Г. Хәбиров, Х. Искәндәров кебек электән матбугат дөньясында исеме билгеле булган кешеләр дә катнаша. “Уфа хәбәрләре” “Яшәсен милли мөхтәрият!” дигән лозунг астында эш итсә, “Ил теле” Учредительное собрание, милләтнең бөтенлеге, сыйнфый катламнарга бүленмәве яклы була.
Һәртөрле интервентлар, колчакчылар куылып, Совет власте үзенең позицияләрен ныгыткач, Уфа губернасы башкарма комитетының Мөселман бүлеге һәм РКП(б) губерна комитетының татар-башкорт секциясе тарафыннан 1919 елның июлендә чыгарыла башлаган “Кызыл юл” гәзите шактый озын гомерле, чыгуы да тәртипле (атнага 3 тапкыр), тиражы да ул вакыт өчен зур – 5 меңнән артык була. Әмма исеме берничә тапкыр алышына: 1920 елның мартыннан 1921 елның июленә кадәр “Шәрык ярлылары”, аннары “Урал” дигән исем белән чыга.