+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2017, 02:00

Теләк һәм... су җитми

Ни өчен республикада яшелчә ихтыяҗының 30 проценты читтән кертелгәне белән канәгатьләндерелә?Көнбатыш илләре Русиягә игълан иткән икътисади санкцияләрдән әлегә баш тартырга җыенмый. Әмма бу хәбәрне русиялеләр океан артындагы “абзыйлар” теләгәнчә кабул итмәде, чөнки сәүдә базарындагы чикләүләр илебездә азык-төлек җитештерүне арттыруга стимул бирде. Аерым ризыкларны Русия хәтта үзе экспортлый башлады. Әлбәттә, яшелчә-җимеш белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Соңгы елларда яшелчәчелек тармагын үстерүдә дәүләт ярдәменең дә тоемлырак артуы күзәтелә. Яшелчә җитештерү буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында – 14нче, ә Идел буе федераль округында дүртенче урында. Ә инде ябык грунтта үстерелгәне күрсәткечендә Русиядә – икенче, федераль округта беренче урында торабыз. Шул ук вакытта, республиканың эчке сәүдә базарында үзебездә җитештерелгәне 71 проценттан артмый. Җәйге-көзге айларда шәхси ихаталар җитештергәне республика халкы ихтыяҗын канәгатьләндерүдә зур урын тота. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, көзге-кышкы айларда республика сәүдәсенә яшелчә Төркия, Кытай, Испания һәм Үзбәкстаннан кертелә. Башкортстанда яшелчәчелек тармагын үстерүдә нинди проблемалар бар? Аграр бизнес халыкны урындагы яшелчә продукциясе белән тәэмин итәргә сәләтлеме? Күптән түгел аграр ведомствоның Туймазы районында үткән киңәшмәсендә әлеге мәсьәләләр тикшерелде.

Читайте нас: