+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель 2017, 12:11

Европа татарлары киңәш кора

6-9 апрельдә узучы киңәйтелгән утырышка Оксфорд шәһәренә (Бөекбритания) Европа илләрендә эшләүче һәм «Европа татарлары альянсы» халыкара ассоциациясенә керүче оешмалар җитәкчелеге җыелды. Англиягә Европаның 16 иленнән 44 делегат килде.

Делегатлар Европада яшәүче татарларны берләштерү, татар яшьләренең милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, телне саклауда катнашу, тарихи хәтерне яңарту, шул исәптән дөнья сугышларында Европа илләре җирләрендә ятып калган татарлар каберләрен, һәйкәлләрне хәстәрләп тору, саклау мәсьәләләре турында фикер алыша. Вильнюс шәһәрендә быел Европа Сабан туен, Будапештта 2018 елда «Европа гүзәле» халыкара бәйгесен үткәрү турында да сөйләшү булачак, 2019 елга кадәр планнар барланачак.
Киңәйтелгән утырыш кысаларында «Бөтендөнья тарихында татарлар урыны» дигән конференция узачак. Аның эшендә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәне Тарих институты галимнәре, Европа илләреннән белгечләр катнаша.
Читайте нас: