Бәһия Нурулла кызы 1967 елның 8 апрелендә Күгәрчен-Бүләк авылында. Зөләйха һәм Нурулла Ша-кировларның ишле гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән бик тырыш, чибәр кыз булып үсә. Туган авылында башлангыч, Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә урта белемгә ия булгач, сәләтле, кызыксынучан кыз укытучы һөнәрен сайлый һәм Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, яшь белгеч туган авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә кайта. Балаларга карата җылы, аналарча мөнәсәбәте белән ул үзен чын мәгънәсендә олы җан-лы кеше итеп таныта. Читтән торып Башкортстан дәүләт педагогия университын тәмамлый.
Бәһия Нурулла кызы – тирән белемле, чын укытучы. Бер үк вакытта, ул тәрбияче дә, дәресләрдә чын артист та. Матур җыр-лый, бии, сәнгатьле итеп шигырьләр укый һәм осталык серләрен укучыларына да төшендерә. Мәктәптә үткән барлык бәйрәмнәргә дә аның хезмәте салына, үзе дә, укучылары да аларда бик теләп катнаша. Җәмәгать эшләренә дә вакыт таба, авыл мәдәният йортында узган барлык чараларда актив катнаша, Күгәрчен-Бүләк участок сайлау комиссиясе рәисе булып тора.
Ул булдырган сыйныф бүлмәсе искиткеч ямьле һәм якты. Анда һәр нәрсә җентекле уйланылган, барча җиһазларның да тәрбияви тәгаенләнеше бар.
Бәһия Шәймәрданова район күләмендә бик күп ачык дәресләр, семинарлар үткәрде, тәрбия мәсьәләләренә багышланган күпсанлы чыгышлар ясады. Ул һәр проблеманы чишү юлын таба. “Оптимальләштерү” чоры башлангач, авыл мәктәбен яптырмау өчен көрәшнең дә үзәгендә ул булды. Күгәрчен-Бүләк мәктәбе Түбән Зәет мәктәбе филиалына әверелде. Уку йорты моңа кадәр тугызъеллык белем бирсә, хәзер башлангыч мәктәп итеп кенә калдырылды, Бәһия Нурулла кызы аның мөдире итеп тәгаенләнде.
Ике катлы мәктәп бинасы, күп укучыларын югалтып, моңсуланып калса да, мөгаллимә, яңа көч туплап, укучыларга белем бирүен дәвам итә. Районда иң яхшылардан саналган мәктәп яны тәҗрибә участогын ул укучылар, ата-аналар һәм үзенең гаилә әгъзалары көче белән карады.
– Туган мәктәбем – сулар һавам кебек иде, аның һәр почмагы миңа газиз һәм якын булды. Монда эшләгән еллар – бәхеткә тиң. Дус, тату коллектив, андагы һәр кеше сиңа ярдәм кулы сузарга әзер, синең тырышлыгыңны да, кадереңне дә беләләр. Бер гаилә булып яшәдек. Ә укучыларыбыз үз балаларыбыз кебек иде, – дип, сөйли Бәһия Нурулла кызы.
Әйе, Бәһия Шәймарданова заманында Күгәрчен-Бүләк авылы мәктәбенең данын тоткан булса, хәзер күрше Түбән Зәет авылы белем учагында туган телне саклап, аның киләчәген кайгыртучы бердәнбер укытучы! Монда да аның укучылары район һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, төрле иҗади бәйгеләрдә, конкурсларда бүләкле урыннар яулый. Аның педагогик хезмәте югары бәһаләнә. Бәһия Шәймәрданова күптапкырлар, Шаран районы хакимияте, мәгариф бүлеге, республика Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Башка һөнәрләр белән чагыштырганда, укытучының хезмәт нәтиҗәсе бер көндә, хәтта бер елда да күренми. Ул үзенең җимешләрен еллар узгач – укучылары ил өчен эшли башлагач кына татый.
– Бәһия Нурулла кызы –беренче укытучым. Алай гына да түгел, ул Регина кызымның да беренче остазы. Хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән, гыйлем иленә алып кереп киткән кешем ул Бәһия апа, – дип сөйли Түбән Зәет балалар бакчасы тәрбиячесе Дания Рәхимҗанова. – Мәктәпне күптән тәмамласам да, аның белән көн дә күрешеп, хәл белешеп торабыз. Сердәшем, киңәшчем, таянычым ул минем. Тәрбияче һөнәрен дә аның үрнәгендә сайладым. Олы җанлы, сабыр холыклы Бәһия Нурулла кызына ак бәхетләр, тазалык, гел шулай көләч булуын телим.
Бәһия Нурулла кызы – гүзәл ана да. Тормыш иптәше Рәшит бүген нефть сәнәгатендә эшли. Алар бергәләп ике бала – ул һәм кыз үстерделәр. Уллары Айдар Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлап, җәмәгате Гүзәл белән Нефтеюганск шәһәрендә гомер кичерә. Күптән түгел алар үзләре әти-әни булды, Равил исемле уллары туды. Кызлары Айгөл, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, журналист булып эшләп йөри. Тормыш иптәше Филүс белән Туймазы шәһәрендә яшәп, Чулпан исемле ике яшьлек кызларын үстерәләр.
Шәймәрдановлар гаиләсе бик тату һәм тырыш хезмәт белән яши. Алар нәрсә белән генә шөгыльләнмәде: ике бакча тутырып кәбестә, кишер үстереп сатты. Соңыннан олы бак-чаларының яртысына теплица куеп, анда кыяр, помидор үстерәләр. Йортлары янында кечкенә кибет ачып, сәүдә белән шөгыльләнделәр. Алар өчен күпләп кош-корт, мал-туар асрау – күнегелгән эшләрнең берсе. Өйләрендә идеаль чисталык һәм тәртип хакимлек итә, тәрәзә төпләрен генә дә 60лап төрдәге гөлчәчәкләр бизи. Уңган хуҗа-бикә җәйләрен йорт янын аллы-гөлле чәчәкләргә күмә. Умарта да тоталар.
Менә шундый уңган да, булган да Бәһия Шәймәрданова шушы көннәрдә үзенең 50 еллык юбилеен каршылый. Туганнары, балаларының котлауларына кушылып, аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер телим!
Мәсгудә САДРЕТДИНОВА,
РСФСРның һәм БАССРның мәгариф отличнигы, педагогик хезмәт ветераны.