+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2017, 02:00

Татар басмасының язмышы синең кулда!

Күңелемне иң борчыган нәрсә: татар матбугатының бүгенге хәле. 1980 елларда Балтыйк буе иллә­рендә латыш, литва, эстон телләрен­дә нәшер ителгән милли басмаларны саклап калу өчен һәр гаиләнең бер үк исемдәге 3-5 данә гәзит-журналга язылуы мәгълүм. Берсе дә кытлыкка да зарланмаган, акча да исәпләмәгән.

Ә бездә нәрсә? Үзен татар дип исәпләүче ничә укытучы (хәтта татар теле һәм әдәбияты белгече!), ничә татар зыялысы, милли хәрәкәт активисты “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрен, “Тулпар”, “Әллүки” журналларын алдыра? Ә татар канлы, татарча сөйлә­шүче кайсы хакимият башлыгының, оешма җитәк­чесенең, чиновникның өстә­лендә “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” журналы ята? Җавап бирәм: андыйлар булса да, бик санаулы гына. Шуңа да милли басма­ларыбызның тиражлары ике-өч меңнән артмый. Моны икътисади кризиска, матди ярлылыкка япсарырга ярамый.
Халыкның кесәсе түгел, рухы ярлы бүген. Тукай әйтмешли, татарны гамьсезлек йокысы биләп алган. Ә бит, исәпләп карасаң, “Кызыл таң”га язылу хакы аена нибары 113 һәм 233 сум тәшкил итә, “Тулпар”да кыйммәт түгел. Нәрсә, халык 150-250 сумга калганмы? Татар авылларына килеп керсәң, төзек ихаталар каршы ала, затлы чит ил машиналары тыз-быз чабыша. Ә милләтнең асылын саклаучы гәзит-журналларга язылырга акча табылмый...
Шуны уйлап, иң башта Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе китап­ханәсен “Тулпар”, “Әллүки” журналла­рына яздырдым, аннары туган төягем – Авыргазы районының Әпсәләм авыл китапханәсен дә ун данә “Тулпар” журналы белән тәэмин иттем. Әле якташларымны “Кызыл таң” гәзите һәм “Әллүки” журналлары белән сөендерү хәстәрен күреп йөрим. Һәркем дә минем артымнан иярсә, милли матбугатыбыз да, аның белән бергә милли рухыбыз да көрчектән чыгар иде.

Ирек Сәетов,
Галимҗан Ибраһимовның оныгы.
Читайте нас: