+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2017, 11:12

Инвалид балага көчләре җиткән!..

Бүген кредит түләмәүче кеше сирәктер. Хәтта алмыйм дип ант итүчеләр дә яңадан шул “тырмага” баса. Нишлисең, кайчак ашыгыч рәвештә акча кирәк була шул... Алуы рәхәт тә бит ул кредитны, түләве генә кайвакыт бик авыр. Ә инде коллектор дигәннәре яный башласа...

Екатеринбург шәһәрендә шушы көннәрдә аянычлы вакыйга була. Коллекторлар инвалид малайны явызларча тукмап ташлый. Чөнки әнисенең бурычы бар. Янәсе, бурычын түләмәсә, якыннарын коточкыч киләчәк көтәчәк.
Акча таптыручылар коррекцион мәктәпнең бишенче сыйныф укучысына лифтта һөҗүм итә. Соңыннан бала әйтүенчә, өч ир аннан әнисенең тиз арада 300 мең сум акча түләвен таләп итә. Ә малайның әнисе, минем бу кадәр бурычым юк, ди. .
Бүген хокук саклау органнары тарафыннан җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклау, тикшерү эшләре бара. Инвалид балага һөҗүм итүчеләргә җиде ел төрмә яный.
Әлбәттә, бурычны вакытында түләргә кирәк. Тик, ни дисәң дә, гөнаһсыз инвалид сабыйга җәрәхәтләр ясарга беркемнең дә хакы юк.
Кая бара бу дөнья!...
Читайте нас: