1941 елның 15 декабрендә, Мәскәү янындагы сугыш кызган вакытта, Миңнегали Минаҗ улын 112нче кавалерия дивизиясен төзү өчен фронттан Башкортстанга кайтаралар. 25 декабрьдә инде ул бурычын үтәргә керешә. Республика халкы ул вакытта дивизияне тиешенчә коралландыру өчен бөтен нәрсәне дә эшли. Шәйморатов исә халыкның рухын күтәрә, авыр көрәшкә әзерли.
Дивизия Брянск фронты алышларында чирканчык ала, Воронеж фронты составына керә. 8нче кавалерия корпусы командиры урынбасары вазыйфасында Миңнегали Минһаҗ улы үзенең дивизиясенә Сталинград янында да, Ростов далаларында да, Донбасста да җитәкчелек итә. Соңгысында 1943 елның 23 февралендә башын сала.
8нче кавалерия корпусының 2-9 июльдәге авыр сугышлары җитәкчелеккә Воронеж шәһәрен обороналауны оештырырга мөмкинлек бирә. Гитлерның хәрби кам-паниясендә бу шәһәргә һәм Сталинградка зур роль бире-лә. Сугышчылар һәм техника саны буенча өстенлек итү сәбәпле, немецларга Воронежның бер өлешен яулап алырга мөмкин була, ләкин алар бу юнәлештә арытаба хәрәкәт итә алмый. Хәтта Сталинград юнәлешеннән бер дивизияне бу фронтка күчерү дә көткән нәтиҗәне бирми.
Совет гаскәрләренең актив оборонасы Воронежны тулысынча яулап алырга комачаулый. Шул рәвешле Сталинградка басым да йомшартыла. Германия командованиесе Воронежны саклаучыларга каршы тору өчен берникадәр гаскәр тотарга мәҗбүр була.
Сталинград белән Воронежны обороналау һәм соң-рак алар янында дошманны тар-мар итү Германиянең коры җир гаскәрләренең һөҗүм итү потенциалына зур зыян сала. Воронеж янында 2нче немец һәм 8нче итальяннар армиясе тар-мар ителә, 150 мең кешелек 2нче Венгрия армиясе юкка чыгарыла. Тыныч халыкны һәм әсир төшкән кызылармиячеләрне ерткычларча җәфалаган өчен “мадьярларны әсирлеккә алмаска” дигән фәрман була. Совет-герман фронтында барлыгы 205 мең Венгрия хәрбие катнашкан.
Иделдәге сугышның хәрби-тарихи әһәмиятен исәпкә алып һәм юлбашчы полководецның ролен киметмәү максатында, Воронеж фронтындагы сугышлар турында артык күп сөйләмәскә дигән карар кабул ителә. Шуңа да алар турындагы материалларга “яшерен” мөһере сугыла. Шул сәбәпле Воронежга, шәһәрне саклаучыларның искиткеч батырлыгына карамастан, дистә еллар дәва-мында “Герой-шәһәр” исеме бирелмәде. Якташыбыз да шушы “тарихка” эләкте. Баш-кортстанның Миңнегали Шәй-моратовка Советлар Союзы Герое исеме бирү турында мөрәҗәгатьләре ниндидер сәер киртәләргә очрады. Бөек Ватан сугышы ветераннары, шәһәр җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелегенең ныкышмалылыгы нәтиҗәсендә 2008 елда гына Воронеж Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби хезмәтен танытуга иреште. Аңа, илдә бердәндер буларак, “Хәрби дан шәһәре” исеме бирелде.
2006 елда Шәйморатов турындагы яшерен материаллар ачыла һәм анда бер начар мәгълүмат та булмавы билгеле була. Югарыдагыларның бик белдекле итеп, сәбәбен күрсәтмичә, “...КПССның Башкортстан обкомыннан М. М. Шәйморатовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы үтенечен кире кагуны мөмкин дип уйлыйбыз”, дип язылган “фикере” була.
Вакыт алга бара, яшерен булган күп нәрсәләр ачыла. Воронежчылар, әллә ничә дистә еллар өстән басым булуга карамастан, “Хәрби дан шәһәре” исемен алуга иреште. 2016 елгы мәктәп дәреслекләрендә Воронеж янындагы сугыш һәм аның Сталинград сугышы барышындагы әһәмияте күрсәтелә.
112нче Башкорт кавалерия дивизиясе төзелүнең 75 еллыгын билгеләп, аның ко-мандиры, Башкортстан бөркете Миңнегали Шәйморатовка карата тарихи гаделлекне тергезү һәм аңа Русия Герое исемен (үлгәннән соң) бирү өчен бөтен чараны да күрергә кирәк.
Бу мәсьәләдә республика җитәкчелегенең теләге һәм ярдәме зарур.
Борис МАЛОРОДОВ.