-1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2021, 11:30

Фюрерның шәхси дошманы

Легендар партизаннар отряды командирын кулга төшерүчегә фашист юлбашчысы 3 миллион немец маркасы вәгъдә иткән.Даян Мурзин... Бөек Ватан сугышы елларында бу кешенең исеме легендага әйләнә. Партизаннар отряды командиры Сидор Ковпак, чех һәм словак патриотлары армиясен оештыручы Людвиг Свобода, Чехословакия коммунистлары җитәкчесе Клемент Готвальд һәм башка бик күпләр аны яхшы белә, үзләренең дусты дип саный. Даян Мурзинның исеме Адольф Гитлерга да таныш була. Партизаннар отрядының курку белмәс җитәкчесен ул үзенең шәхси дошманы дип атый.

Легендар партизаннар отряды командирын кулга төшерүчегә фашист юлбашчысы 3 миллион немец маркасы вәгъдә иткән.

Даян Мурзин... Бөек Ватан сугышы елларында бу кешенең исеме легендага әйләнә. Партизаннар отряды командиры Сидор Ковпак, чех һәм словак патриотлары армиясен оештыручы Людвиг Свобода, Чехословакия коммунистлары җитәкчесе Клемент Готвальд һәм башка бик күпләр аны яхшы белә, үзләренең дусты дип саный. Даян Мурзинның исеме Адольф Гитлерга да таныш була. Партизаннар отрядының курку белмәс җитәкчесен ул үзенең шәхси дошманы дип атый.


Мин легендар партизан­ның Уфаның Ленин урамындагы фатирында 2010 елда, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршыларга әзерләнгән көн­нәрдә булган идем. Ишектән керү белән ике куллап исән­ләш­кәннән соң, ул залга кереп утырып торырга кушты. Даян Мурзинның фатиры йорт-музейны хәтерләтә: эшләпәләр, кылыч, символик шәһәр ачкычлары, фотолар, китаплар, төрле-төрле сувенирлар...

– Мин 1921 елның 20 гыйнварында Бакалы райо­ны­ның Иске Балыклы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килдем. 1939 елда Кушнаренко педагогия училищесын тәмамладым. Тактагол тулы булмаган урта мәктәбе директоры булып эшләдем, – дип яшьлек еллары хатирәләрен барлады Даян Мурзин. – Фин сугышы башлангач, үземнән өч яшь­кә өлкән бер хезмәттәшем белән (ул да мәктәп директоры иде) ат җигеп, 40 градус суыкта комиссия үтү өчен Кушнаренкога киттек. Комиссия үткәрүче республиканың сәламәтлек саклау наркомы Кадыйров минем ничә яшьтә булуым белән кызыксынгач, алдамыйча ун айдан гына 18 яшь тулачагын әйтеп бирдем. Җавабым наркомга ошады: “Бу кадәр чатлама суыкта медицина каралуына килгәч, димәк, синең хәрби хезмәткә барырга теләгең зур”, дип, минем яшем тулган дип язып, сугышка озаттылар.

Безне башта — Уфада, аннары Ленинградта хәрби күнекмәләр үткән­нән соң Финляндия фронтына җибәр-деләр. Анда килеп өч көн торуга сугыш тәмамланды. Мин Кызыл Армия сафында хезмәткә калдым. 1941 елның маенда Ригадагы 10нчы укчылар дивизиясенең хәрби училищесын тәмамлап, Балтыйк буе хәрби округында взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт иттем…

1941 елның 22 июнендә – Бөек Ватан сугышы башланган көндә ул Латвия чигендә була. Даян Мурзин хезмәт иткән часть дошман оккупация­сендә кала. Ул яралана, госпитальгә ята. Бераз савыккач, ике иптәше белән ай ярым вакыт эчендә озын юл үтеп, партизаннарга килеп кушыла. Белоруссия һәм Украинада партизаннар отряды составында фашистларга каршы көрәшә. Даян Мурзин һәм ул җитәкчелек иткән төркем Украинаның Одесса шәһәре янындагы партизаннар белән элемтәгә керә. Аларның ярдәме белән кыю якташыбыз 600 кешедән торган партизаннар отряды төзи. Отрядка В. М. Молотов исеме бирелә. Кызыл Армия килгәнгә кадәр үткән биш айда мурзинлылар Будеи шәһәрен фашистлардан азат итә, дошманның зур карательләр отрядын, ике танкны юк итә, алты тупны кулга төшерә, Германиягә алып китәргә әзерләнгән йөздән артык совет кешесен коткара. Даян Мурзин отряды Молдавия подпольщиклары белән элемтә урнаштыра, аларга партизан отряды оештырырга ярдәм итә.

1944 елның 16 апрелендә В. М. Молотов исемендәге отряд, Кызыл Армия белән кушылып, гитлерчыларга каршы көрәшне дәвам итә. Ә командиры Мәскәүгә Кораллы Көчләрнең Генераль штабына чакырыла. Анда генерал-капитан Мурзиннан арытаба кайда хезмәт итәргә теләвен сорый.

– Командование кайда җибәрсә, шунда хезмәт итәчәкмен! – дип җавап бирә Даян Баян улы.

– Без Сездән нәкъ шундый җавап көткән идек, – ди генерал. – Без капитан Мурзин дошман тылында кирәк дип исәплибез. Бик мөһим заданиене кайда һәм кайчан үтисе турында Киевта, партизаннар хәрәкәтенең үзәк штабында әйтерләр...

Даян Мурзин Киевта штаб начальнигы, генерал-лейтенант Тимофей Строкач белән очраша. Штаб начальнигы Даян Мурзинга – “Ковпак академиясен” үткән тәҗрибәле партизаннар отряды җитәкчесенә, Киев янында Святошино поселогындагы болгар, поляк, венгр, словак, чех, румын һәм немецлар укыган партизаннар мәктәбенә барып, төркем сайлап алып, шөгыльләнеп, берничә айдан “студентларга” “практика” үткәрергә куша. Мәктәп эше белән танышканнан соң, ул словаклар төркеме белән шөгыльләнергә теләвен белдерә. Ул бу төркемгә В. М. Молотов исемендәге отрядта бергә хезмәт иткән иптәшләре Павел Кудель, Иосиф Курбалан һәм Григорий Мотковскийны да чакыртып ала.

1944 елның 21 августына каршы төндә Даян Мурзин җитәкчелегендәге 22 кешедән торган төркем Слова-киянең Склабина авылы янына парашютта төшә. Словакия җиренә фашистларга каршы көрәшү өчен бер төркем совет партизаннары килүе турында хәбәр яшен тизлеге белән тарала. Ике көн эчендә 500дән артык кеше партизаннар отрядына языла. Өченче көнне җыелышта отрядка словак халкы герое Ян Жижка исеме бирелә. Ян Ушияк – командир, Даян Мурзин штаб начальнигы һәм коман-дирның киңәшчесе итеп тәгаенләнә. Шушы ук көнне отряд төркемнәргә бү­ленә, хәрәкәт итү районнары бил­геләнә. Шул ук төнне партизаннар “эш башлый”: дошман эшелоннары, гитлерчыларның гарнизоннары, корал складлары, күперләр шартлатыла.

Ян Жижка исемендәге отряд Мартине, Врутки һәм Стречно шәһәрлә­рендәге дошман гарнизоннарын юк итә. Үзәк штаб моның өчен партизан­нарга рәхмәт белдерә, отрядка Чехия һәм Моравия протектораты терри­ториясенә чыгарга боерык бирә. Бу операция 11нче сентябрьгә каршы төндә була. Партизаннар зур югалтулар кичерә. Тиздән командир һәм штаб начальнигы Прага, Брно, Острава, Всетин һәм Злин подпольщиклары белән очрашалар. Очрашуда Мора­вия­дә фашист оккупантларына каршы восстание күтәрү турында сөйләшә­ләр. Всетин подпольщигы бу сөйләшү вакытында, 23 яшьлек Даян Мурзинга карап: “Сезнең штаб начальнигыгыз бик яшь күренә. Ә ул фашистларга каршы сугышның нәрсә икәнен беләме?” — ди. Совет офицеры Мурзин югалып калмый: “Мин — 1941 елның 22 июнендә, сугышның беренче көнендә, немецларга каршы ут ачкан кеше!” — ди. Башка беркем дә сүз дәшми. Даян Баян улы шушы вакыйгадан соң ничек өлкәнрәк күренергә дип уйга кала. Моннан соң кырынмаска, сакал-мыек үстерергә карар итә. Шуннан соң Мурзинны “Кара генерал” дип атап йөртә башлыйлар.

Командир Ян Ушияк һәлак булганнан соң Украинадагы партизан­нарның үзәк штабы Даян Мурзинны отрядның командиры итеп тәгаенли. Ул Көн­чыгыш Моравиядәге барлык партизаннарны берләштерә, аларның саны ике мең кешегә җитә.

Даян Мурзин җитәкчелек иткән отряд эшчәнлеге турында хәбәрләрне ишетеп, Адольф Гитлер ярсый. Рейх­ның терәге булган территориядә ниндидер совет офицеры, “Кара генерал” хуҗа булсын әле! Румыния-Венгрия юнәлешендә каты сугышлар башлангач, Гитлер Прагага килә. Фюрер үзенең дивизияләренең хәрби рухын күтәрү өчен анда барырга ниятли, бронепоезд әзерләргә боера. Мора­виянең җитәкчесе Карл Франк аңа самолетта очарга киңәш бирә: “Тимер юл буйлап хәрәкәт итү — үлемечле куркыныч! Тимер юлны “Кара генерал” кешеләре контрольдә тота”, – ди ул. Моны ишеткән Гитлер ачуыннан ярсып чыга, Даян Мурзинны үзенең шәхси дошманы дип игълан итә. Фюрер Отто Скорценига Ян Жижка отрядын һәм “Кара генерал”ны юк итәргә боера. Мурзинны юк иткән өчен фюрер — 2 миллион, ә кулга алган өчен 3 миллион немец маркасы вәгъдә итә.

Скорцени үзенең башкисәрләре белән Прагага килә. Ул урындагы гес­таподан отрядка үз кешесен кертүне таләп итә. Ләкин партизаннарны кисәтеп өлгерәләр. Немецлар аларны юк итү өчен танк дивизиясе һәм 10 мең солдат китерүен белеп, Мурзин барлык отрядлар командирларына, вак төркемнәргә бүленеп, Словакия чигенә юнәлергә боера. Кызганычка каршы, бу боерык Плоштино авылы партизаннарына барып җитми. Гес­тапо агентлары, партизаннарның барысы да монда тупланган, дип, Отто Скорценига хәбәр итә. Фашистлар Плоштинодагы 120 партизанны гына түгел, авылның барлык кешелә­рен юк итәләр, барлык өйләрне яндыралар. Скорцени Гитлерга, “Кара генерал” һәм аның отряды юк ителде, дип, телеграмма юллый. Фюрернең шатлыгы эченә сыймый. Ул Скорценины икенче Тимер тәре ордены белән бүләкли. Диверсант мондый беренче орденга Муссолинины урлаган өчен лаек була.

Бу вакытта Даян Мурзин җитәкче­лек иткән отряд кире кайтып, фашистларга каршы көрәшне дәвам итә. 1944 елның декабреннән 1945 елның маена кадәр алар 4 меңнән артык фашистны юк итә, 60 тимер юл составын һәм 80 күперне шартлата. 1945 елның мартында интернациональ партизаннар бригадасы вер­махтның 16нчы танк дивизиясе командующие, генерал фон Мюллерны урлый. Генерал партизаннар землянкасында сорау алу вакытында бер сүз дә дәшми. Мурзин: “Әгәр җавап бирмәсәгез, иртәгә сезне үлем көтә”, — дигәч, генерал кителен салып өстәлгә җәя. Офицер кителенең эчен сүтеп, аннан ефәккә төшерелгән, немец гаскәрләре урнашкан Чехия һәм Словакия картасын алып, партизаннар командирына бирә. Бу мәгълүматлар Кызыл Армиягә бик нык ярдәм итә.

1945 елның 1 маенда Ян Жижка исемендәге партизаннар отряды Злин шәһәрен азат иткән Кызыл Армия хәрби частьлары белән очраша. Шәһәрнең үзәк мәйданында митинг үтә, анда Даян Баян улы да чыгыш ясый. Берничә көннән Злин шәһәренең бу үзәк мәйданына Даян Мурзин исеме бирелә.

Даян Баян улы булачак хатыны Надежда Ермакованы да партизаннар отрядында очрата. Ул радист һәм тәр­җемәче була. Сугыштан соң алар гаилә кора.

Кыю партизан тыныч тормышта да лаеклы хезмәт юлы үтә. Башта Бакалыда мәгариф бүлегендә эшли. Казан юридик мәктәбен һәм Бөтен­союз юридик институтын тәмамлап, Әбҗәлил, Дүртөйле районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә прокурор ярдәмчесе була. Хокук саклау органнарында хезмәт сала.

Даян Мурзин – Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шә­һәренең, башкалабыз Уфаның шә­рәфле шәхесе. Ул ике Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, “I дәрәҗә Ватан сугышы”, Чехословакиянең I дәрәҗә “Хәрби тәре” орденнары, ЧССР азатлыгы өчен Алтын йолдыз, I һәм II дәрәҗә партизан ордены һәм медале, СССРның 12 һәм чит ил­ләрнең 13 медале, Чехословакиянең Злин шәһәре муниципалитетының көмеш кылычы һәм исемле коралы белән бүләкләнгән.

– Бөек Җиңү көне – халкыбыз өчен зур бәйрәм, – ди иде легендар партизан Даян Мурзин. – Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихында иң зур, канкойгыч сугышларның берсе. Совет халкы өчен ул аеруча авыр булды. Шушы Җиңү өчен халкыбызның асыл уллары һәм кызлары башын салды. Безнең гаиләдән генә дә биш туганым сугыш яланында ятып калды. Мин биш мәртәбә (өч тапкыр Украинада, ике тапкыр Чехословакиядә) яраландым, ләкин исән-сау туган ягыма әйләнеп кайттым.

Очрашу истәлеге итеп Даян Мурзин автографы белән үзенең 2005 елда “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Фронт в тылу врага” дигән китабын бүләк итте. Бу ядкарьне ка­дерләп саклыйм.

Даян Баян улы 2012 елның 10 февралендә 92нче яшендә Уфада вафат булды.

Легендар “Кара генерал”ны республика халкы онытмый. Тележурналист Халисә Мөхәммәдиева һәм куючы-оператор Марсэн Мөхәммәдиев “Кара генерал” дигән документаль фильм төшерделәр, 2020 елның 24 апрелендә Дүртөйле шәһәренең районара прокуратурасы бинасына элекке прокуратура хезмәткәре Даян Мурзин хөрмәтенә тактаташ куелды. 2020 елның июненнән Кушнаренко күп­профильле колледжы Даян Мурзин исемен йөртә. Уфаның Киров райо­нына караучы “Цветы Башкирии” торак бистәсендәге бер урамга легендар партизанның исеме бирелде. Бакалыдагы бер урам билгеле якташ­ларының исемен йөртә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: