-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2021, 11:25

Хач ману – чистарыну ул

Хач ману бәйрәме (Крещение Господне) – христиан бәйрәме. Инҗил буенча, Гайсә Коткаручының Иордан елгасы суында Чукындыручы Иоанн тарафыннан аруландыру вакыйгасына бәйле христиан динендә урнашкан бәйрәм. 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә. Халык календаренда “крещение салкыннары” буларак искә алына.

Хач ману бәйрәме (Крещение Господне) – христиан бәйрәме. Инҗил буенча, Гайсә Коткаручының Иордан елгасы суында Чукындыручы Иоанн тарафыннан аруландыру вакыйгасына бәйле христиан динендә урнашкан бәйрәм. 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә. Халык календаренда “крещение салкыннары” буларак искә алына.

Тарих

Тарихка күз салсак, Инҗил буенча, Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайсә Коткаручы килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти.
Судан чыккач, Гайсә Коткаручыга күгәрчен кыя­фәтендә Изге Рух иңә һәм, күкләр ярылып, аваз ише­телә: “Син Минем Сөекле Улым, Синдә Минем илтифатым!” (урысчасы — “Ты Сын Мой Возлюбленный; в Тебе Моё благоволение!”) (Лука. 3: 21-22). Чумдыру йоласы вакытында, беренче тапкыр, Аллаһ-Ата, Ал­лаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә әлеге бәйрәмнең икенче исеме — “Аллаһның күре­нүе” (урысча “Богоявление”) дип атала.
Арулану йоласын үтәгән­нән соң Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен 40 көнгә чүлгә китә.
Православие динендәге диндарның өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының гөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Үзенчәлекләре

19 гыйнварга каршы төн­дә һәм киләсе көн дәва­мында православие дине диндарларына суга чуму (коену) өчен, кагыйдә буларак, хач (тәре) рә­ве­шендәге махсус бәкеләр — иорданьнар ясала.
Изге суда коену йоласы дини кешеләрне генә түгел, ә кискен хис-кичерешләр артыннан бәкегә чумып, шул фотоларын социаль челтәрләргә куярга омтылучыларны да үзенә җәлеп итә.
Келәү вакытында чир­кәү­ләрдә, бәкеләр янында суга дога укыйлар (суны “аруландыралар”).
Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдә суны изгеләштергәч кенә коенырга ярый.
Чиркәүләрдә аруландырылган суны өскә кою гадәте бар, бәкедә коенучылар да күп була, әлеге суны өйләренә алып кайтып та коеналар.
Коенуның мәгънәсе — саулык-сәламәтлек сорау. Коенганда: “Тазалыкка, саулыкка” дип әйтергә, Алла­һыдан сәламәтлек сорарга кирәк.
Аруландырылган су көчле дәвалау үзлегенә ия, дип санала. Әлеге су, имеш, ел буе бозылмый, саф кала.

Ырымнары

18 гыйнварда каләм белән тәрәзәләргә, ишек өсләренә, мунчага, кое бурасына, абзар диварларына — һәр җиргә диярлек хач (тәре) рәсеме ясала. Ул саклау көченә ия дип юрала, тишекләрдән җен­нәр кермәсен өчен шулай эшләнә.
Гөнаһсыз үсмер кыз белән егетне икесен генә бәкегә суга җибәрү гадәте бар. Алар бер чиләк суны, өстен ак сөлге белән каплап, чәнти бармак белән генә күтәреп алып кайтырга тиеш. Ул суны кояшка күрсәтергә ярамый. Кич белән, шул су эченә йөзек салып, багулар башлана.

Табиблар киңәш итә

Табиблар изге суга чумуның кеше организмы өчен стресс булуын ис­кәртә. Моңарчы әзерлеге булмаган кешенең бозлы суга чумуы күңелсез нәти­җәләргә дә китерергә мөм­кин. Аеруча хроник авырулары булганнарга сак булырга киңәш ителә.
Мәсәлән, диабет белән интегүчеләрнең канында шикәр күләме кинәт артырга, йөрәге авыртканнар аритмия өянәге кичерергә, кан басымы кинәт күтәре­лергә мөмкин. Инфаркт, йөрәк туктау очракларын да онытырга ярамый.
Организмга зыян китер­мәс өчен коеныр алдыннан аны чыныктыру кирәк. Ә инде суга чумар алдыннан зарядка ясап алып, бәкедә бер минуттан да артык тормаска киңәш ителә. Коенып чыккач, сөлге белән сөрте­нергә һәм тиз генә киенергә тырышыгыз.
Табибтан тагын берничә киңәш: әгәр дә салкын тигән, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы, баш, тире авырулары, тамак, астма, туберкулез, шикәр чире, глаукома, конъюнктивит, сидек юллары ялкынсынуы булса, бәкегә чумудан баш тартыгыз. Шулай ук балаларны да суга чумдыру ныгынмаган организмнары өчен иртәрәк, ди табиблар.
Физик яктан сәламәт, әмма исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләргә дә сулыкларда коену тыела.
Бары саклык чаралары күргән очракта гына аруландырылган суның шифасы тәнгә генә түгел, җанга да дәва булачак. Коткаручылар һәм табиблар кизү торган махсус урыннарда гына коену киңәш ителә. Руханилар да, коткаручылар белән табиблар да бер фикердә уртак: аруландырылган суда чумып алу, чыныгу һәм “морж” төшен­чәләрен аера белү кирәк. Изге суга бәкегә чуму ул – чыныккан кешенең аңлы рәвештә чистарыну йоласы булып тора.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.
Читайте нас: