1нче шәһәр дәваханәсендә булганда Радий Хәбиров 2018 елның ноябрендә башланган 1нче хирургия корпусын реконструк-цияләү сыйфатын бәяләде. Эшләрнең гомум бәясе 240 миллион сумнан артык. Яңа корпуста, хирургия бүлегеннән тыш, 53 урынга эндоскопия, ультратавыш һәм функциональ диагностика бүлекләре урнашкан.
– Биредә медицина хезмәткәрләренә эшләү һәм пациентларга дәвалану өчен уңайлы шартлар тудырылды. Дәваханәгә заманча технологик җиһазлар кайтарылды, – диде Радий Хәбиров. – Октябрьский халкыннан тыш, биредә якындагы алты районда яшәүчеләр дә дәвалана. Шуңа күрә шәһәрнең сәламәтлек саклау системасының матди-техник базасын яхшырту эшен дәвам итәчәкбез.