-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2021, 19:50

Гомер ахырында кеше нәрсәгә үкенә?

Белгечләр әйткән бу сүзләр күпләребезнең тормышка мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкин...

Белгечләр әйткән бу сүзләр күпләребезнең тормышка мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкин...
Британия социологлары кешеләрнең гомер ахырында ни өчен үкенүләрен ачыклау өчен берничә тикшеренү уздырган. Бу картлар үз сүзләре белән миллионлаган кешене гомернең һәр мизгелен, якын кешеләрнең кадерен белергә, бәхетле булырга рухландыра. Австралиядә яшәүче шәфкать туташы Бронни Вэрның язмалары аерым игътибарга лаек. Ул күп еллар өлкәннәрне караган. Хатын картларның үлем алдыннан әйткән сүзләрен яздырып барган. Без дә укучыларга бу сүзләрне җиткерергә булдык. Мәңгелеккә китәр алдыннан кеше ниләргә үкенә соң?
Вакытны дөрес уздырмаганга. Без еш кына үткәннәр белән яшибез. Бүгенгесен күрә белергә дә кирәк.
Үз тормышыңа мөнәсәбәт. Булганы белән канәгать булмыйча, үзебезгә кирәкмәгән бурычлар куябыз. Аны башкаруга күп көч һәм вакыт сарыф итәбез. Бәхет өчен нәкъ сиңа бу кирәк идеме соң?
Сәламәтлек - ул гомер! Сәламәтлеккә дөрес игътибар итмәү кешене барыннан да чикли. Сәламәтлекне сакласаң, бик күп хыялларны тормышка ашырып була.
Кичерешләр турында кызгану. Эштәге күңелсезлекләр өчен генә күпме борчылып, сәламәтлеккә зыян салабыз, тормышның ямен югалтабыз. Бу күңелсезлекләр сезнең гомерегезнең бик зур вакытын ямьсезли ала. Гомер азагында аларның чүп кенә булуын да аңлыйсың, әмма соң инде...
Тирә-юньдәге кешеләр фикере. Бу сезгә үзегез теләгәнчә яшәргә комачаулый. Сез дә бит бер генә яшисез. Бәлки, үзегез теләгәнчә яшәү дөресрәктер? Уйланыгыз...
Теләсә кайсы вакытта бәхетле булырга мөмкин. Бәхет өчен күп кирәкми. Киләчәктә булачак бәхет турында хыяллану дөрес түгел. Һәр көннең үз матурлыгы бар.
Якын кешеләр белән ара өзелү. Гомер ахырында кеше якыннарын барлый. Күпләр белән элемтә өзелгән... Күп вакыт ниндидер пүчтәк кенә үпкәләү өчен.
Үз хисләреңне яшерергә ярамый. Бүген сиңа кыен икән, әйт. Синең кичерешләреңне үзеңнән башка беркем аңламый. Ачыктан-ачык сөйләшү безне башка хаталарны эшләүдән саклап кала.
Күп эшләү. Аеруча ир-егетләр моның өчен үкенә. Баласының атлап китүен күрми, беренче сүзләрен дә ишетми кала бит. Ә җир йөзендәге барлык акчаны барыбер эшли алмаган...
Үзегез өчен яшәргә онытмагыз! Башкалар өчен яшәү дөрес түгел. Сезнең үз тормышыгыз бар. Якыннарыгызны уйлап, күпме мөмкинлектән баш тарттыгыз инде? Санап карагыз әле... Гомер ахырында аны сездән башка исенә төшерүче дә булмаячак.
Фото: vestida.ru
Читайте нас: