-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2021, 11:45

“Галим бакчасы” булачак!

Үткен авылы халкы өчен уңайлы ял итү урыны барлыкка киләчәк.Дүртөйле районының Үткен авылы халкы бакчаны торак пунктның нәкъ уртасына салу идеясе белән яна. Һәм бу идея көчәя бара. Баштарак Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлеген мәңгеләштерү күздә тотыла иде.

Үткен авылы халкы өчен уңайлы ял итү урыны барлыкка киләчәк.

Дүртөйле районының Үткен авылы халкы бакчаны торак пунктның нәкъ уртасына салу идеясе белән яна. Һәм бу идея көчәя бара. Баштарак Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлеген мәңгеләштерү күздә тотыла иде.

— Бу фикер күптәннән туды, — ди инициаторларның берсе, Суккул урта мәктәбе укытучысы Рәсимә Вәлиева. — Авылдашларыбызның батырлыгын билгеләргә, Бөек Җи­ңүне үз иңнә­рендә күтәргән өлкән буынның хезмәтен мәңгеләш­те­рергә карар иттек. Ләкин нинди формада? Бу һәйкәл, обелиск яки стела булырмы? Уй-фикерләр уңдырышлы туфракка эләкте: тәкъдимнәр төрле яктан килә. Бе­рәүләр телдән сөйләде, икенчеләр социаль челтәрләрдә язды, безнең анда тармакланган, актив эшләүче төркемебез бар. Һәм бу идея үз­гәрде, яңа төсмерләр алды.

Нәтиҗәдә, зурракка кизәнергә карар кылынды: кайчандыр Белорус­сиядә батырларча һәлак булган Галим Камалетдин улы Ихсанов­ның әти-әнисенең йорты булган урында сквер салыначак.

Авылда бу якташларының язмышы турында озак вакытлар берни дә билгеле булмады. Туганнары аны хәбәрсез югалган дип санаган.

Галим Ихсанов 1920 елда туган, Казанда сәүдә техникумын тәмам­лаган. Спортны бик яраткан. “Ворошилов укчысы” значогы иясе, ОСОАВИАХИМ әгъзасы. Шул рәвешле, булачак герой хәрби әзерлек күнекмәләре алган. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына чакырыла. Аннары сугыш башлана. Туганнар башта кыска гына хәбәрләр ала, аннары алар да килми башлый. Галим турында берни билгеле булмый диярлек. Узган гасырның 70нче еллары башында гына якташлар Галим Камалетдин улының сугышчан батырлыгы турында белде.

Партизаннар отряды командиры Николай Стукалов, журналист Фәрит Вахитов белән берлектә, Дүртөйле район гәзитенең биш санында “Тропою бессмертия” дигән очерк бастырды. Аңардан шул билгеле булды: Галим хезмәт иткән хәрби подразделение Белостоктан ерак түгел урнашкан була. Совет сугышчылары дошманга каты каршылык күрсәтә, ләкин көчләр тигез булмый. Чолганышка эләгәләр. Үзе­безнекеләр ягына чыгалар. Һәм та­гын чолганыш. Фашистларның вак төркемнәре белән сугышып, яңадан фронт линиясенә чыгалар. Ләкин яралану үзебезнекеләргә таба хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирми. Сугышчылар үзләренең канга баткан иптәшләре Галим Ихсановны бер авылда калдырырга мәҗбүр булалар.

Батыр солдат, дәваланганнан соң, партизаннар белән элемтә урнаштыра. Отряд командиры Иосиф Стукалов белән Галим Ихсанов бер гарнизонда камалышта булалар, шунда ук дустын таныса да, башта отрядка ул шарт белән кабул ителә.

“Син партизаннарга кабул ител­дең һәм беренче задание алдың, — ди Иосиф Стукалов, — авылда әлегә тыныч кына яшә, нәрсәләр булуын, күзәт, өйрән. Ә куркыныч туса, Любиничи МТСы янындагы урманга килерсең”.

Аннары авторлар болай дип яза: “Галим, үзенең коралы белән партизаннарга кушылып, Маслолов гарнизоны, полиция участоклары һәм немец хезмәтчеләре турында кыйммәтле мәгълүматлар китерә. Беренче көннәрдә үк ул Любиничи урманын — үзенең туган авылы, ә партизаннарны кардәшләре кебек кабул итә”.

Партизаннар дошман подразде­лениеләренә һөҗүм ясыйлар, фашистларга ярдәм итүче хыянәт­челәрне җәзалыйлар, күперләрне һәм сугыш кирәк-яраклары складларын шартлаталар. Алар турында җентекләп очеркта язылган. Галим Ихсанов белән отряд командиры Иосиф Стукалов 1943 елның 6 февралендә һәлак булалар.

Якташыбыз Туганнар кабер­легендә җирләнә, анда мәһабәт һәйкәл куелган, урындагы мәктәп­нең пионер дружинасына аның исеме бирелгән иде...

Менә шуңа күрә дә Үткен авылы халкы сквер салырга һәм аны “Галим бакчасы” дип атарга карар кылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга һәйкәл кую нәкъ менә шул урында планлаштырыла. Барлык фронтовик­ларның исемнәре ташка уеп язылачак. Шунда ук Галим Ихсановка яңартылган һәйкәлне күчерергә ниятлиләр. Биредә авылның данлыклы кешеләре: авыл хуҗалыгы алдынгылары, мактаулы исемнәр, хөкүмәт бүләкләренә ия, фән, мә­дәният эшлекле­ләре, авылдан чыккан шәхесләрнең исемнәре уеп язылган стела куелачак. Аларның кайберләре: Русия Федерация­сенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Әкрам Фәтхетдинов һәм Илфир Хәмидул­лин, медицина фәннәре докторы, профессор Мәснәви Мусин, Русиянең һәм Баш­кортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты Фәнүз Хәбибуллин, Бөтен­союз һәм Бөтенрусия ярышларында катнашучы, танылган спортчы Кәрим Мөкминов һәм башкалар.

Бакчаның бер өлеше авыл­дашларның сугышчан һәм хезмәт батырлыгына багышланса, икенче­сендә, фаразланганча, балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштырылачак. Территориягә агачлар утыртылачак, яктырту җиһазлары куелачак.

Кыскасы, “Галим бакчасы” Үткен­дә яшәүчеләр, балалар һәм авыл кунаклары өчен уңайлы ял итү урыны булачак. Авыл халкының башлангычы “Ленин” токымчылык заводы җәмгыяте һәм авыл хакимияте җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапты. Ә әлегә әзерлек эшләре: халыкны сораштыру, җир бүлеп бирү, документларны тутыру бара, сугышта катнашучылар һәм авыл­ның танылган кешеләре исемлеге төзелә.

Хәмит НӘБИЕВ.
Дүртөйле районы.
Читайте нас: