+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2021, 11:56

Ир, аның сөяркәсе, мин һәм балалар - бер өйдә

Уфа шәһәрендәге коммерцияле булмаган «Мөмкинлек» оешмасының «Социаль кунакханә " проектына мөрәҗәгать итүче хатыннарның тормыш тарихыннан чәчләр үрә тора.

Уфа шәһәрендәге коммерцияле булмаган «Мөмкинлек» оешмасының «Социаль кунакханә " проектына мөрәҗәгать итүче хатыннарның тормыш тарихыннан чәчләр үрә тора.

- Аш тозлырак булган өчен башыма тәлинкә очты. Күгәрмәгән урын калмады, колаклар да ертылды. Барысы да: "Сабыр бул, тулы гаиләдә яшәргә кирәк", - диде. "Синең кемгә кирәгең бар? Ялгызың нишләрсең? Син бит хәтта памперслар да алалмаячаксың. Бала белән ялгызың яшәве оят!"... Әхлакый яктан үтерде мине ирем. .. Мин үлек идем, - дип искә ала Нәргизә үзенең гаилә тормышын.

Икенче бер поциентка Гуля, физик көчләү корбаны булмаса да, кискен эмоциональ түбәнсетү кичерә. Ике бала белән, кечкенәсенә нибары алты ай була, ире аны урамга куып чыгара, ә ул чарасызлыктан кире кайтырга сорагач, аңа ирнең яңа хатыны белән бер фатирда яшәргә туры килә.

Соңрак ул өйләнә. "Алар ирем белән залда, ә без балалар белән кечкенә бүлмәдә яшәдек. Дүрт ай шулай көн күрдек, бик авыр булды, бик авыр... Стена аша иреңнең башка хатын белән булуын белү ничек икәнен үзегез аңлыйсыздыр, бу хәлдә акылдан язарга мөмкин. Мин я үземә кул салырга, я чыгып китәргә кирәклеген аңладым."

Гуля, чыннан да, өйдән чыгып китә, суда пешкән карабодай боткасы ашатып булса да балаларын үстерә. Икенчегә кияүгә чыгып, матур гына яшәп киткәч тә аның күңеленнән курку хисе китми - тагын шул ук хәлләр кабатланса?

Русиядә гаиләдәге вәхшилектән һәр сәгать саен бер хатын-кыз үлә, дигән статистика бар. Бу коточкыч хәлне булдырмаска закон кабул ителгәнче гүзәл затларга үз-үзләрен ничек тә якларга кала.

Фото: bash.news


Читайте нас: