“Ак калфак” Башкортстан төбәк иҗтимагый татар хатын-кызлары берләшмәсе оештырган виртуаль бәйге нәкъ шулай дип аталды. Ул гүзәл затларыбыз арасында кул эшләре осталарын ачыклау һәм башка күркәм йолаларны тергезү максатын куйды. Татарның чигүле сөлгесе, бизәкләп сугылган паласы, энҗе-сәйләннәр тезеп укаланган калфак-түбәтәйләре күз явын алырлык иде!
Бәйге ике турда үтте. Беренчесе район үзәкләрендә, авылларда, шәһәрләрдә оештырылды. Анда җиңеп чыгучылар икенче турда көч сынашты.
Гүзәл затларыбыз арасында кул эшләрен онытмаучылар, алай гына да түгел, аны искитмәле итеп башкаручылар бихисап икән! Традицион чигелгән сөлге, кулъяулык, алъяпкыч, мендәр тышлыклары, ашъяулыклардан тыш, бәйгедә катнашучылар хөкемдарлар игътибарына төрле алым һәм материаллар кулланып төшерелгән картиналар, бәйләнгән киемнәр һәм башка әйберләр тәкъдим итте.
Бәйгедә катнашучылар бихисап булды. Аларның барысына да республикабызның “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе, “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Люция Вафина ихлас рәхмәтен җиткерде.
Бәйге җиңүчеләре арасында Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче Флидә Янгирова да бар иде. Шушы көннәрдә аның үзе белән танышып, иҗат җимешләрен күрү насыйп булды.
Флидә апаның чигүле сөлгеләре, мендәр тышлыклары, картиналары беркемне дә битараф калдырмас: аларның һәркайсы гүзәл бер сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерелеп башкарылган. Аларда халкыбызның гасырлардан-гасырларга күчеп килүче бизәкләре, чигү остасының күңел дәрьясыннан түгелгән моң-кичерешләр белән баетылып, соклангыч бер әсәргә әверелгән. Диварда эленеп торган картинада, мисал өчен, җәйге матур көн тасвирлана: кояш нурлары барлык хәятне нурга күмгән, яшел шәлләрен бөркәнгән агачлар янында кечкенә бер матур йорт. Картинага карагач, күңелне ниндидер тынычлык били, анда сурәтләнгән сихри аклан сине үз эченә “тартып ала”, бер мизгелгә булса да тормыш ыгы-зыгысыннан аерылып торасың.
Чакмагыш районының Рапат авылы кызы Флидә кул эшләре белән яшьтән шөгыльләнә. Чигү, тегү, бәйләүдән тыш, ул хикәяләр, шигырьләр язу белән дә мавыга. Үзнәшер ысулы белән чыккан китаплары да бар.
– Без гаиләдә алты бала үстек, – дип сөйләде ул. – Әтиебез – сугыш инвалиды, әниебез гади колхозчы иде. Мин гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләсәм дә, күңелем белән һәрчак сәнгатькә, иҗатка тартылдым. Үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләндем.
Язмышым шулай булды инде: яшьли ялгыз калып, өч кызымны берүзем тәрбияләп үстерергә туры килде. Тик сынаулар моның белән генә бетмәде, кызым Эльвира вакытсыз бакыйлыкка күчкәч, 10 яшьлек оныгымны үз тәрбиямә алып үстердем, белем алырга ярдәм иттем. Оныгым хәзер, югары уку йортын тәмамлап, республикабыз башкаласында тикшерүче булып хезмәт сала.
Балаларга, оныкларга күлмәк, костюмнарны һәрчак үзем тегеп кидердем, әле дә барысына да йон оекбаш һәм бияләйләр бәйләп кенә торам.
Тормыш катлаулыкларына карамастан, дөнья матур! Кул эшләремдә дә мин аның иң чагу мизгелләрен тотып алырга, сурәтләргә омтылам. Ә шигырьләремә күңелемне биләгән уй-фикерләремне, йөрәгемә генә сыймаган хис-тойгыларымны салам.
75 яшен тутырган хезмәт ветераны Флидә Насыйбулла кызы бүген дә районның мәдәни тормышында актив катнаша. Дүртөйленең данлыклы “Әллүки” фольклор ансамблендә җырлый. Шигырь-хикәяләре дә яңа җыентыкка тупланып килә.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.