-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2021, 11:35

Сәяхәт итүчеләр Башкортстанны сайлый!

Былтыр җәйге чорда республикага килүчеләр саны аннан алдагы елдагыдан өч тапкыр күбрәк булган.

Былтыр җәйге чорда республикага килүчеләр саны аннан алдагы елдагыдан өч тапкыр күбрәк булган.
Башкортстан Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков төбәктә туризм үсешенең беренчел нәтиҗәләре турында сөйләде.
Башкортстанга туристлар агымы ел саен 2-2,5 миллион кеше тәшкил иткән. Үткән елда пандемия чорында чит илләргә чыгу чикләнү сәбәпле һәм илдә туристик сезонны ачарга рөхсәт иткәч, республикага туристлар агымы сизелерлек арткан. Җәйге вакытта гына да безгә ике миллионнан артык кеше килгән. 2019 ел белән чагыштырганда, бу өч тапкыр күбрәк. Ләкин коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле чикләү чаралары кертелү туристик хезмәтләргә ихтыяҗны кискен киметкән. Туризм өлкәсендә керем кимү, хезмәт урыннары кыскартылу күзәтелә.
Гыйнвар-ноябрь айларында Башкортстанда туризм өлкәсендәге хезмәтләр күләме 3,9 миллиард сум тәшкил иткән. Туроператорларның федераль реестрында теркәлгән 43 оператор исәбендәге республиканың 12 туроператоры туристик кэшбэкның федераль программасында катнашкан.
Бүген Уфада 370кә якын туристик агентлык һәм тур­оператор эшли. Эчке туризм буенча эшләүче турфирмалар үсеше күзәтелә.
Республикада “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты тормышка ашырыла. Аңа ярашлы, өлкәннәр өчен ял итүнең актив формалары каралган.
Узган елның 6 сентябрендә ике катлы экскурсия автобусының презентациясе үтте, аның маршрутында бер меңнән артык кеше катнашкан.
Былтыр туристик навигация билгеләре урнаштыру буенча эшләр башланган. Бүгенгә юллардагы туристик маршрутлар буенча 877 билге урнаштырылган.
Болардан тыш, республика территориясендә глэмпинглар үсеше концепциясе дә эшләнгән, ул әле Башкортстан Хөкүмәтендә раслауда.
Былтыр Башкортстан “Урал аръягы-2020” Бөтенрусия инвестиция сабантуен үткәргән өчен “Иң яхшы туристик MICE-вакыйга” номинация­сендә вакыйга туризмы өлкә­сендә “Russian Event Awards 2020” премиясенең Гран-при бүләгенә лаек булды.
Үткән елда “Янгантау” геопаркы ЮНЕСКО глобаль геопарклар исемлегенә кертелде. Халыкара танылу алган Русиядәге һәм Бәйсез дәүләтләр берлегендәге беренче геопарк бу. Ә 2019 елда “Торатау” геопаркы булдырылган иде. Әле анда инфраструктураны үстерү һәм территорияне төзекләндерү буенча эшләр бара. “Юл картасы” Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан расланган һәм әле туристик-рекреацион типтагы “Урал” аерым икътисади зонасының үсеш концепциясе эшләнә.
Узган елда чит илдә калган туристларга ярдәм буенча күп эш башкарылды. 1 апрельдән 6 июльгә кадәр махсус оештырылган рейслар белән Башкортстанның 736 кешесе, шулай ук вахта ысулы буенча эшләүче 1568 кеше кайтарылды.
Башкортстан Хөкүмәтенең туризм өлкәсендә былтыр башланган эшчәнлеге Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә быел да дәвам иттереләчәк.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас: