+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2021, 11:55

“Башкорт тарихы елы”нда ниләр эшләнәчәк?

Бөтендөнья башкортлары корылтае оештырган матбугат конференциясендә шушы хакта җитди сөйләшү булды.“Башинформ” агентлыгы­ның конференц-холлында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 2021 елга эш планнары турында матбугат конференциясе үтте.

Бөтендөнья башкортлары корылтае оештырган матбугат конференциясендә шушы хакта җитди сөйләшү булды.

“Башинформ” агентлыгы­ның конференц-холлында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 2021 елга эш планнары турында матбугат конференциясе үтте.

Анда Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) президиумы рәисе Эльвира Аеткулова, оешманың башкорт халкының тарихы һәм үсеше мәсьәләләре комиссиясе рәисе Азат Ярмуллин һәм әлеге комиссия рәисе урынбасары Юлдаш Йосыпов, матбугат һәм киңкүләм мәгьлүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Спикерлар Бөтендөнья башкортлары корылтае игълан иткән “Башкорт тарихы елы”, шулай ук, тематик ел программасын гамәлгә ашыру кысаларында планлаштырылган чаралар турында җентекләп сөйләде.

“Бөтендөнья башкортлары ко­рылтаеның эшчәнлеге, беренче чиратта, башкорт халкын берләш­терүгә, башкортлар яшәгән урыннарда телне, мәдәниятне саклап калуга юнәлтелгән, – дип билге­ләде Эльвира Аеткулова. – Былтыр “Башкорт теле елы” чараларын үткәрдек. “Башкорт тарихы елы” йөрәкләребездә шундый ук якты чагылыш табар дип өметләнәбез”.

2021 елда “Шәйморатов варислары – Шаймуратовцы” белеш­мәсенең басма версиясен тәкъдим итү булачак, анда дивизиянең 2700 сугышчысының исемнәре һәм биографияләре кергән. Басма февральдә “Башкорт энциклопедиясе” фәнни нәшриятында чыгарылачак. Арытаба 1812 елгы Ватан сугышының 210 еллыгына багышланган “Мин – Төньяк амурлары токымыннан” проекты башланачак.

Берничә грант проекты гамәлгә ашырылачак. Алар арасында – “Русия Федерациясе субъектларында башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре”. Быел башкортлар күпләп яшәгән төбәкләргә зур игътибар биреләчәк. Курган (29 гыйнвар), Екатеринбург (26-28 февраль), Ырынбур (19-21 март), Чиләбе (26-28 март) өлкәләре, Пермь крае (12-14 март), Ханты-Манси автономияле округында (12-14 февраль) Башкорт мәдә­ния­те һәм мәгарифе көннәре үтәчәк.

2021 елда башкорт ырулары съездлары оештырылачак. “Беренче җыен – Ялдәк ыруыныкы, 29 гыйнварда Борай авылында. Без башка төбәкләрдән, башка илләрдән бу ырулардан чыккан кешеләрне җәлеп итү буенча зур эш алып барабыз”, – дип аңлатты комиссия рәисенең тарих мәсьәләләре буенча урынбасары Юлдаш Йосыпов.
Алда торган кайбер чаралар күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле. Ырынбур өлкәсендә Мстислав Кулаевка, Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаевка мемориаль такталар куелачак, Пермь­дә Исмәгыйль Тәсимовка бюст ачылачак. Самарада башкорт теле белгече Габбас Дәүләтшинга һәйкәл кую планлаштырыла.

Мәгариф өлкәсендә апрельдә башкорт ата-аналары өчен зур форум оештыру турында карар кабул ителде. Катнашучыларны урыннарда башкорт телен укытуны оештыру методикасы белән таныштыру планлаштырыла. Әлеге проект Башкортстан Башлыгы грантына лицейларның берсе белән берлектә үткәрелә. Тагын башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы узачак.

Рәми Гарипов исемендәге гимназия белән берлектә “Башкорт теле – башкорт иле” проекты планлаштырылган. Русия субъ­ект­ларында якшәмбе мәктәпләре­нең методик челтәре ачылачак, алар күренекле шәхесләрнең исемнәре белән аталачак.

Грант проектларының берсе кысаларында башкорт язучылары әсәрләрен тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару карал­ган. Шулай ук “XXI гасыр язучысы” төбәкара форумын үткәрү дә планлаштырылган.

“Викимәктәпләр” проекты кысаларында укучыларны башкорт Википедиясе белән эшләүгә җәлеп итәчәкләр, анда башкорт телендә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупланачак.

Бөтендөнья башкортлары корылтае Элвин Грейның (Радик Юлъякшинның) “Яңа моң” проектын эшләүгә дә кушыла. Про­ектның үзенчәлекле билгесе – башкорт, урыс һәм инглиз тел­ләрендә җырлар башкару. Бу эстрада яшьләр тамашасына сайлап алу этаплары башланды да инде.

Икенче өлештә киңкүләм мәгъ­лүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә башкорт телен, мәдә­ниятен, башкорт халкы­ның тарихын һәм заманча үсешен популярлаштыручы проектларга грант ярдәме күрсәтү буенча конкурста җиңүчеләр бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2020 елның декабрендә Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан игълан ителде, Бөтендөнья башкортлары корылтае белән берлектә узачак. Конкурсның максаты – киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә башкорт теле турында контентны арттыру, башкорт теленә кызыксынуны көчәйтү.
Бүген грантларга ун мең сумлык беренче биш сертификат тапшырылды. Грант ияләренең берсе “Башинформ” агентлыгы хәбәрче­се Ләйлә Аралбаева булды. Журналист быел Корылтай игълан иткән “Башкорт тарихы елы”на һәм башкорт телен үстерүгә багышланган берничә материал әзер­ләргә җыена.

Уфадагы “Эхо Москвы” радио­стан­циясенең шеф-мөхәррире Руслан Вә­лиевка, Пермь краеның Барда туган якны өйрәнү музее директоры Альберт Мәх­мүтовка, “Тәтешле хәбәрләре” гәзитенең баш мөхәррире Рәфит Фәйзрах­мановка да грант бирелде.

Төп интрига бишенче җиңүче исеме (“ВКонтакте” платформасында эшләүче “Серләшик” башкорт паблигының аноним хуҗасы) тирәсендә барлыкка килде. Хәтта бүләкләү тантанасында да “Серле Хәс­трүш” дистанцион рәвештә катнашты һәм үз исемен ачмады.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: