+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2021, 12:10

Туксанда да “Вараксин”да сыздыра ул!

Илеш районының Чуй-Әтәч авылында яшәүче Хөллия апа Гайнетдинованың җиде баласы да моңлы итеп җырлый, күбесе гармунда да уйный.

Илеш районының Чуй-Әтәч авылында яшәүче Хөллия апа Гайнетдинованың җиде баласы да моңлы итеп җырлый, күбесе гармунда да уйный.

Хөллия әбекәй янына барырга җыенгач, күчтәнәчкә мин, әлбәттә, тәмле чәй белән чәк-чәк алдым. Шулар янына юбилей открыткасы да эзләгән идем дә, тик кибетләрдә 18 яшьтән 85кә кадәр булганнары гына бар икән. Бу кадәр яшәмиләр, дигән кебек, чәчәкләр белән бизәлгән һәм матур итеп “90” дип язылганы юк кына бит! Менә бит ул безнең җәмгыятьнең социаль юнәлешле бер проблемасы! Юбилей открыткалары чыгаручыларга да бу эш керемле түгелдер, кем генә яши шулкадәр, күпме генә кеше сатып алачак инде аларны? Илебездә гомер озынлыгы артты дип, пенсиягә чыгу яшен дә арттырып җибәргәч, ирләр өчен 65тән 90га да күп калмый бит, югыйсә. Башкортстанда исә быел махсус “Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елы” игълан ителде һәм өлкән яшьтәгеләр нәкъ шундый картлыкка җитсен өчен республикабызда бу юнәлештә бик күп чаралар күреләчәк. Ә Хөллия апабыз – нәкъ шундый гүзәл затларыбызның берсе!

Хөллия апа шушы ук авылда, гаиләдәге биш баланың уртанчысы булып, 1931 елның 15 гыйнварында туган. Агыйдел елгасында бакенчы булып эшләгән әтисе Шәехморза нибары 54 яшендә вафат булгач, әнисе Фәрихә биш шатлыгы һәм биш кайгысы белән ялгызы торып кала. Шуңа да аңа әнисенә һәм абый-апасына олы ярдәмче дә, кечерәкләренә апай караучы һәм тәрбияче дә булырга туры килә.
Бик һушлы булып үсә кыз, беренче сыйныфта бераз уку белән үк аны икенчегә күчерәләр, әмма башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, күрше Базытамак авылы мәктәбенә бара алмый. Сәбәбе – ул еллардагы юклык, кытлык, өскә кияргә кием булмау. Шуннан соң ун яшьлек кенә кыз бала ул елларда (Бөек Ватан сугышы башланган ел) совет хөкүмәте каучукны дошман капиталистик илләрдән сатып алмас өчен аның табигый төрен табарга йөкләмә бирү нәтиҗәсендә ачыкланган кок-сагыз (тузганаклар гаиләсеннән тамырында каучук табылган үсемлек төре) җыя, бүгенгечә әйтсәк, Туган ил мәнфәгатьләрендә импорт чималны алыштыру белән шөгыльләнә, колхозда чөгендер эшкәртә, ашлык сук­тырганда барабанга көлтә биреп тора. Шушы һәм хуҗалыкның башка эшләрендә ныгынып үсә-үсә, Хөллия җитлеккән кыз яшенә дә җитә.
Аңа унҗиде яшь булганда авылга вербовщик килә, Уфа төзелешләренә эшчеләр җыялар икән. Дөресен генә әйткәндә, махсус агент Хөллиянең апасы, бүген Краснокама районының Иске Бөртек авылында яшәүче 96 яшьлек Әсма апасын үгетләргә килгән була, ләкин ул башкалага барудан баш тарта. Шунда чая кыз Хөллия югалып калмый, боларның сөйләшүен күрше бүлмәдә тыңлап торган җиреннән: “Төзелешкә үзем барам!” – дип килеп чыга. Шулай итеп, яшь кыз тормышында кискен борылыш ясый.
– Безне башкаланың 21нче трестына алып киттеләр, – дип искә ала Хөллия апа кыз чакларын. – Анда безне башта штукатур-малярга укыттылар, шуннан соң төрле төзелешләрдә эшләдек, хәтта 5нче колониядә торак йортлар төзедек. Анда бер ел чамасы эшләгәч, сагынуымны баса алмыйча туган авылыма кайттым, беренче тапкыр читкә чыгып киткән яшь кенә кыз бала идем бит әле. Уфада безнең турыда мәгълүмат сакланган бул­гандыр, күрәсең, озакламый янә шунда, ләкин хәзер инде 3нче трестка эшкә чакыру килде. Сагынуларым бераз басылган иде инде, янә шунда киттем. Бу юлы төзелештә безне кара эшкә җиктеләр, хәтта авыр-авыр төзелеш материалларын төяү-бушатулар барысы да кул көче белән башкарылды. Без, япь-яшь кызлар, бу кадәресенә түзә алмаганбыздыр инде, озакламый туган якларыбызга таралыштык...
Башкалабыз Уфада “читтә йөреп” кайтканнан соң, Хөллия, инде 20 яшьлек кыз, колхозга эшкә урнаша, дуңгызлар карый. Шул эшне берничә ел башкара. Берсендә күрше Дүртөйле районының Югары Әлкәш авылында яшәүче туганнарына кунакка баргач, очраклы рәвештә генә бер егет солтаны белән танышып китәләр, ул урындагы хуҗалыкта эшләүче Тимерҗан исемле тракторчы егет булып чыга. Шунда яшьләрнең күңелендә бер-берсен ошату хисе, күзләрендә очкын кабына һәм озак та үтмәстән ул очкын йөрәкләрдә мәхәббәт ялкынын дөрләтеп җибәрә.
Тимерҗан абый белән 1955 елда өйләнешеп, 55 ел бергә чөкердәшеп гомер кичерергә язган була Хөллия апага. Ире Әтәч авылына күченеп килеп, үз йортларын булдырып, терлекчелек тармагына эшкә урнаша, үзе дә колхозның бер эшеннән дә калмый уңган-булган яшь хатын. Арытаба инде, мондый очракларда кулланылучы сүзләр белән әйткәндә, гаиләләренә ямь өстәп, яшьләрнең мәхәббәт җимешләре дөньяга килә башлый. Ул “җимешләр”, ата-ананы сөендереп, өй матчасына бәллүне җиде тапкыр эләргә мәҗбүр итә. Алар – Нәвәздимә, Резидә, Әнфәл, Гыйлемҗан, Флизә, Физәллия, Әфкан.
Бүгенге кебек декрет ялы өч ел булса, Хөллия апа балалары белән генә дә 21 ел өйдә утырыр иде! Тик кая инде, ул елларда бала туып 40 көн үтүгә үк колхоз эшенә куалап чыгарганнар шул, кечерәкләрен өлкәнрәк абый-апалары караган, ә сабыйларны эш арасында йөгереп кайтып, имезеп киткәннәр...
...Хөллия апаның авылдагы өенә барып кергәч, мин аның бик җыйнак, чиста, пөхтә булуына, чәчәк гөлләмәләренә күмелеп утыруына игътибар иттем (биредә ике көн элек кенә барча балалары җыелышып, аның 90 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәргән иде). Игътибарымны җәлеп итеп, тагын да ныграк гаҗәп­ләндергәне – матур итеп тезелешеп утыручы гармуннар! Аларга үзем дә битараф булмаганлыктан, уйнап та карыйсым килеп китте, ләкин сабыр иттем, чөнки апаның аларда сыздырып уйнавы хакында ишеткән идем, оста барда көлкегә калуың да бар!
– Гармунны беренче тапкыр кулыма ун яшьтә алдым, – дип сөйләп китте Хөллия апа, әңгәмәбезнең темасы әлеге юнәлештә дәвам иткәч. – Аны миңа сугыштан аякларын туңдырып, аскы өлешләрен кистереп кайткан абыем алып бирде. Шул вакыттан алып, менә инде 80 ел гармун тартам! Шулкадәр гомер үткәнгә ышанасы да килми хәтта. Саратовскиенда да, Батскиенда да (Вятскийны халык шулай дип йөртә – Авт.) уйнадым, әле көмеш телле Вараксин гармунын тартам.
– Хөллия апа, ә Сездә моң кемнән килә дип уйлыйсыз?
– Әткәй, гармунда уйнамаса да, бик матур итеп җырлый иде. Аның моңы күңелемдә әле дә чыңлый кебек. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим дә, ләкин Агыйделдә бакенчы булгач, башкарганы да шул “Ишкәкче җыры” кебек су дәрьялары хакында булгандыр кебек тоела.
– Ә үзегезнең балалардан кемнәр уйный, кемнәр җырлый? Ул кадәр моң Сездә өзелеп калмагандыр бит инде?
– Юууук, өзелә буламы соң! Минем барлык балаларым да әртис! (Апаның йөзенә чыккан горурлык хисләрен тоймыйча мөмкин түгел, моны күрергә кирәк!) Дүртөйледә яшәүче кызым Резидә дә, Исмаелда гомер кичерүче Гыйлемҗан улым да, Яркәйдәге кызым Физәллия дә хромкада да, баянда да бик яхшы уйныйлар. Башкалары да калышмый, Аллаһка шөкер, бик матур итеп җырлыйлар. Әле менә өченче көн генә барчасы җыелышып килде­ләр, мине олыладылар, аннары бергәләшеп җырлашып утырдык. Барысы да искиткеч итеп җырлый, махсус җырчылар чакырасы да юк. Әйтәм бит, минекеләр – барысы да әртис!
Шуннан соң Хөллия апа үзе дә күңел сердәше һәм җан дусты булган гармунына үрелде, бармаклары аның телләре буйлап бераз йөгергәләш­тереп алды да сыздырып уйнап та җибәрде! “Менә монысы Рафаэль Ильясов репертуарыннан”, “Монысын Фәлән җырчы башкара иде”, дип әйтә-әйтә, җиңел генә бер җырдан икенчесенә күчә-күчә рәхәтләнеп уйнады, кайберләрен үзе дә җырлап ишеттерде. Соңыннан әйтүенчә, апа, үзенең уйнавына ияреп, үзе дә яңа куплетлар уйлап чыгара икән, ләкин бервакытта да аларны язып бармагач, кызганычка каршы, халыкчан “импрови­зацияләре” онытылган.
Элегрәк авыл җирендә яшәүче мондый сәләт ияләрен җыеп, гадәттә, колхоз-совхозларның, авыл Советла­рының гармунчылар ансамбльләрен оештыру, аларны үзешчән сәнгать осталарының район конкурсларында катнаштыру тәҗрибәсе бар иде. Хөллия апаны да ай-ваена карамыйча шундый чараларда еш катнаштырганнардыр, дип уйлавым ялгыш булып чыкты. Итәк тулы бала тәрбияләп, аннан аз гына буш вакыты булу белән колхоз эшенә йөгергән ананың моңа һич кенә дә вакыты булмаган шул. “Бик-бик кирәк булганда гына барыштырдым, сирәк булса да район күләмендә үткәрелгәннәрендә дә катнашырга туры килде”, – ди ул.
Ә шулай да соңгы вакытта гына яуланган Дипломнары стенасында урын алган. Илеш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге якташыбыз, Башкорт­станның халык артисты Халит Фатыйхов призына үткәргән район фестивале-конкурсларының берсендә Хөллия апа, татар халык җыры “Шахта”ны уйнап, Диплом белән бүләкләнсә, икенчесендә инде ул 1нче дәрәҗә Дипломга лаек булган! Һәм шунысын аерым игътибарга алырга кирәк: шул вакытта ук инде әбекәебез туксанны кырлаган булган!
Барлык гомерен Туган иленә, республикасына, районына, колхозына багышлаган, җәмгыятькә асыл уллар-кызлар тәрбияләп үстергән, балаларын, туганнарын, авылдашларын, милләтен данлаган Герой-ана Хөллия Шәехморза кызының фидакарь хезмәт һәм гомер юлын югары бәяләп, ил Президенты Владимир Путин да аңа Котлау хаты юллаган. Олуг юбилее белән тәбрикләп, аның район үсешенә керткән зур өлешен бәһаләп, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин аны хакимиятнең Рәхмәт хаты белән тәбрикләгән. Боларның барысын да юбилярга районның Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов тапшырды һәм Илеш ветеран­нарының бүген дә сафта калуын, актив тормыш алып баруын билгеләде.
Җиде баласы өчен газиз ана, 17 оныгы һәм 19 туруны өчен сөекле картәни һәм нәнәй булып лаеклы гомер кичерә бүген Хөллия Шәехморза кызы. Алар барысы бергә җыелышып кайтканда аның җылы, изге туганлык хисләрен саклаучы йорты умарта күчен хәтерләтә, чын-чыннан умарта кортлары кебек тырыш һәм булдыклы балаларының дәвамы булган кечкенә­ләр аны уратып ала, кайсы кочаклый, кайсы җылы җыерчыклы битләреннән үбә, ә инде үзләре дә олыгаеп килүче балалары олы йөрәкле Ана алдында башларын ия...

Фәнис ГӘРӘЕВ.
Читайте нас: