-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2021, 12:55

Кече яшьтә булсалар да, зур эшләр кыла алар!

Октябрьский шәһәрендәге 18нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чын волонтерлар булып үсә

Октябрьский шәһәрендәге 18нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чын волонтерлар булып үсә
“Волонтер” инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче” дип тәрҗемә ителә. Октябрьский шәһәрендә игелекле кешеләр яши. Шуны дәлилләп, шәһәрнең 18нче балалар бакчасында волонтерлар төркеме эшләп килә. Бакча мөдире Наталья Шишкова билгеләвенчә, кече яшьтән үк хәйрия чараларында катнашу балаларда мәрхәмәтлелек тойгысы тәрбияли. Мәктәптә дә балалар волонтерлык хәрәкәтен ташламас, зуррак эшләрдә көчен сыный алыр, нәтиҗәдә, планетабызда игелекле кешеләр саны артыр дигән ышаныч белдерә ул. Нәниләр арасында әлеге хәрәкәтнең үсеше турында бакча психологы Татьяна Смольникова түбәндәгеләрне җиткерде:
— Безнең балалар бакчасы гадәти түгел, тәр­бияләнүчеләр биредә тәүлек әйләнәсенә яши. Бездә телевизор, радио юк, өйдәге кебек кичләрне компьютер уеннары белән узды­-ралмыйсың. Са­быйлар­ның үсешен, буш вакытын оештыруда башка төрле алымнар кулланыла. Кичләрен балалар моңсуланмасын өчен эшчән­лекне төрләндерүне уйлап йөргәндә бер танышымны очраттым. Аның улы яман шеш авыруына тарыган иде. Яңа ел алдыннан дәваханәдән бер атнага өйгә җибәргәннәр. Танышым Мәскәү дәва­ханәсендә онкология белән авыручы балаларга Кыш бабайның бүләккә башка балалардан хатлар алып килүен сөйләде. Кызыксындым, без дә бу эшне башкара алабыз ич! Иң элек төркемдәге балалар белән арабызда төрле кешеләр яшәве, дәваханәдә дәва­ланучылар булуы һәм аларга хат язып жибәрү мөмкинлеге турында сөйлә­дем. Әти-әниләр дә, балалар да бу тәкъдимне шатланып кабул итте.
Мәскәү онкология үзәге белән Октябрьский шәһә­ренең 18нче балалар бакчасы арасындагы дуслык шулай башланып китә. Ел саен “Таныш булмаган дуска” хатлар китә башлый. Беренче елны 80 хат язылса, соңрак алар 200гә җитә. Хатларда яңа дусларына сәламәтлек, Яңа елда барлык хыялларының тормышка ашуын тели нәниләр.
2020 елда, пандемия сәбәпле, авыру балаларга хат тапшырырга ярамый. Бу хәлдән дә чыгу юлы табыла, балалар, тәрбия­челәр виде­омөрәжәгать әзерли. Билгеле булуынча, дару гына түгел, ягымлы сүз дә дәвалый! Күңелдә яңа өмет, ышаныч тудыру да бик яхшы гамәл.
Балалар бакчасы хез­мәткәрләре балаларда,игелеклелек, мәрхә­мәтлелек кеше тәрбияләү максатында армый-талмый көч сала. Ел дәвамында “Кошларга ярдәм”, “Табибка рәхмәт”, “Һавада торна” чаралары уза. Өлгер нәниләр солдатта хезмәт итүчеләргә хат яза, Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләгәндә ветераннарга, тыл эшчәннәренә рәхмәт сүзләре юллый.
Хуҗасыз эт-песиләр халыкта кызгану хисе тудыра. Берничә ел элек Октябрьскийда битараф булмаган кешеләр шәһәр хакимияте белән берлектә иясез хайваннар өчен приют булдырды. Бирегә китерелгән эт-песиләрне тиешле шартларда яшәтү, тукландыру, тәрбияләү – көн саен башкарылырга тиешле эшләр. Монда инде шәһәр халкы ярдәменнән башка мөмкин түгел. 18нче балалар бакчасы нәниләре читтә кала алмый. Сукбай этләргә ярдәм йөзеннән узган ел гыйнварда “Безнең кече дусларыбызга”, “Минем өйдә яшисем килә”, мартта — “Ярдәм кулы суз!” чаралары оештыралар, көзге, язгы, кышкы гомумшәһәр хәйрия чараларында актив катнашалар.
Бала күңелен бер дә юкка ак кәгазьгә тиң­ләмиләр. Мәрх­әмәтлелек тәрбияләнә аларда. Билгеле, алар әлегә кечкенә, физик ярдәм күрсәтә алмый. Шулай да, ял көннәрендә әти-әниләре белән приютка барып, азык-төлек илтеп, эт-песиләрне ашатуда ярдәм итә алалар! Татьяна Смольникова югалып калмый, шәһәрдә киң таралган кибетләр челтәре хуҗасына мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорый. Балаларның эшләре О. Рейнгард­ның күңе­ленә ята, шәһәр халкына тәкъ­дим итәргә дигән карар кабул ителә. Моның өчен сигез кибет витринасын бер ай файдалану мөм­кинлеге бирелә. Шә­һәр халкы битараф калмый, бала­ларның эшләре урнаштырылган чорда приютка матди ярдәм күләме күзгә күренеп арта. Эт-песиләрне үзләренә яшәргә алалар, матди яки физик ярдәм кулы сузучылар да күбәя.
Татьяна Галимҗан кызы ассызыклавынча, кечкенә генә адым да алга илтә. Жәмгыять өчен артык зур тоелмаган эшләр белән дә сабыйлар күңелендә изге хисләр, дүрт аяклы дусларыбызга яхшы мө­нәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Бүген бала йөрәгенә салынган шәфкатьлелек орлыгы иртәгә шытым бирер, үзебезгә игелек булып кайтыр. Өлкәннәр, эш күплеккә, вакыт юклыкка сылтанып, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмасын иде!
18нче бакча волонтерлары быел да изге эшләрен дәвам итәргә, күрше Серафимовка поселогы балалар бакчасы волонтерлары белән дуслыкны ныгытырга, яңа чараларда катнашырга ашкынып яши.
Гүзәл Закирова.
Октябрьский шәһәре.
Читайте нас: