+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2021, 11:25

“Багананы үзегез аласыз!”

“Инцидент” системасы ярдәмендә туксан яшькә якынлашкан әбинең бик зур проблемасы хәл ителгән.

“Инцидент” системасы ярдәмендә туксан яшькә якынлашкан әбинең бик зур проблемасы хәл ителгән.

Хәзер 86 яшьлек Мөшбикә Хисмәтова үз йорты янында һич курыкмыйча йөри ала. Элек исә койма янына якын бару да хәвефле булган. Йорт өстендә еллар узу белән кыйгая башлаган һәм теләсә кайсы вакытта түбәгә килеп төшү белән янаган иске электр баганасы эленеп торган...

Пенсионер ханым Иглин районының Боланторган авылында яши. Дүрт ел элек торак пункт­та электр баганаларын алыштырганнар, ә менә иске агач баганаларны халык үзе сүтәргә тиеш, дип калдырганнар. Әгәр дә яшьләр бурычны тиз үтәсә, бу эш 86 яшьлек ялгыз пенсионерның көченнән килмәгән. “Күп еллар торды, як-яктагы баганаларны алдылар, ә минекен калдырдылар. “Үзегез алыгыз”, — диделәр. Ул инде кыйшайган, өйгә авып, бер бәла китерә ала иде. Ярый әле оныгым тиешле урынга язган”, — ди Мөшбикә Хисмәтова.
Электриклар да әлеге багананы читләтеп үткән. Вакыт узу белән ул нигездән чери башлаган. Елдан-ел йорт ягына ныграк авышкан. Ә җил-буранда ул бөтенләй селкенеп тора иде, диләр. Белгечләрне яллау пенсионер ханымга авырга туры килә.
“Менә шушы баганаларны алыштырганда, яңаларын куйганда без мастерга сорау бирдек. Ә ул: “Искеләрен сез үзегез алып ташларга тиеш”, — диде. Тик авылда ир-атлар юк, әби ялгыз яши, мин аны сүтә алмыйм. Кыскасы, социаль челтәрләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым”, — ди пенсионерның оныгы Дилә Фәрхетдинова.
Кыз социаль челтәрләрдә республика Башлыгы постла­рының берсендә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать калдырган. Ул “Инцидент-менеджмент” системасына эләккән. Фотолардан бага­наларның йортка куркыныч янаганлыгы күренеп торгач, эшне тиз тотканнар. Иглин районы хакимияте мөрәҗә­гатьне “Башкирэнерго” ком­паниясенә оператив рә­вештә тапшырган. Икенче көнне үк Боланторган авылына бел­гечләр килеп тә җиткән.
“Алга таба бу авылда һәм, гомумән, Иглин районында, иске агач баганаларны сүтү мәсьә­ләсен тикшерәчәкбез”, — ди Иглин районы хакимияте вәкиле Алсу Кәримова.
Туймазы районының Кандра поселогында заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеп куйганнар. Ләкин елдан артык вакыт үтсә дә, коляскада хәрәкәт итүчеләр өчен бассейнга төшә торган җайланма юк икән. “Мин — инвалид, йөзәргә яратам, әлеге комплекска барып, йөзәсем, башкаларны да өйрәтәсем килә, ләкин бассейн безнең кебекләр өчен ябык”, — дип язган Айдар Сәетгәрәев.
Туймазы районы хаки­мия­теннән килгән җавапта, ФОКка мөмкинлекләре чикле кешеләрне бассейнга төшерү өчен җайланма сатып алу мәсьәләсе хәл ителде, дип хәбәр итәләр. Хатта: “Әлегә кадәр аны сатып алырга акча җитмәде, ә 2 февральгә күтәрткеч алынды. Аның белән инвалидлар гына түгел, өлкән кешеләр дә файдалана алачак. Инструкторлар анда дөрес утырырга ярдәм итәчәк һәм кешеләрне сак кына суга төшерәчәк”, — дигән юллар бар.
“Инцидент” системасына эләккән бу проблема да тиз арада хәл ителде. Сездә нинди җи­тешсезлекләр бар? Еллар буе түрәләрнең ишеген кагудан файда юкмы? Социаль чел­тәрләргә язып җибәрегез, “Инцидент” ярдәм итәчәк!

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас: