-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2021, 12:50

Туганнарның аерылган чагы

“Күп векторлы” сәясәт. Дөньялыкка беркем дә мәңгеккә килми.

“Күп векторлы” сәясәт. Дөньялыкка беркем дә мәңгеккә килми.
Ерактагы Кушма Штатларда Русия һәм русиялеләрне хас дошман күргән сенатор Джон Маккейн, ниһаять, ярсымас урынын тапты. Август азагында Донецк Халык Республикасының тәүге җитәкчесе Александр Захарченконы украин милләт­челәре кафеда шартлатты. Русия халкы СССРның халык артисты Иосиф Кобзонны югалтты. Аның туган төбәге Донбасс иде, аны үстергән, олы дөньяга чыгарган Ватаны – элекке Украина. “Элекке”, чөнки Иосиф Давыдович һәр урында тансык кунак булса да, Украинаның хә­зерге хакимнәре легендар җырчыны туган төягендә чыгыш ясаудан мәхрүм итте. Иосиф Кобзон бөтен дәүләт бүләк­­ләрен тартып алу турында игълан иткән­нәр. Кобзон да мәсьә­ләгә үз карашын яшермәде, аның фикерләре ачык һәм кырыс булды: “Минем өчен фашистлар режимы булган Украина – юк... Донбасстан – күп җәфалар күргән илге-нәмнән гомеремдә дә баш тартмаячакмын. Те­ләсә нинди санкцияләргә төкер­дем мин, Ватаным минем өчен һәрчак ачык. Кеше­нең әнисе дә, Ватаны да бер була”. (Мә-калә берничә ел элек язылган. – Авт.)
2014 елның кышындагы революцион вакыйгалар Украинадагы сәяси сыйныфны берникадәр борчыды, ләкин сәясәттә ныгынып өлгергән кагыйдәләрне үзгәртә алмады. Хәзер Украинада ил мөстәкыйль-лек алганның тәүге ун еллыгында капитал туплап һәм сәяси йогынтыга ия булып өлгергән элита хакимлек итә. Аларда ру­­хи кыйммәтләр һәм идеологик чама дигән нәрсә юк, анда дәүләт баю чыганагы дип кабул ителә, шуңа күрә дәүләт властен кулда тотарга тырышу, җәм­гыятьне үз мәнфәгатьләрендә файдалану – гадәти күренеш.
Украинаның сәяси йөзе әлегә ачык кына сурәтләнмәсә дә, аналитикларның фикере буенча, 2030 елга кадәр анда үзгәрешләрнең булу-булмавын сәясәткә бу елларда килгән кешеләр хәл итәчәк. Сүз дә юк, Украинаның биләмәләренең бер өлешен югалтуы һәм ил эчендәге кораллы бәрелешләр аларның сәяси карашына йогынты ясаячак. Шуңа күрә алар иң беренче бурыч итеп дәүләтне 1991 елгы чикләрдә тергезүне һәм үз бөтенлегенә тыштан һәм эчтән янауларны юкка чыгаруны куя. Бу бурычларны хәл итүдә нинди юллар сайланса, ул киләсе Русия-Украина мөнәсәбәтләренә дә, украин иленең киләчәгенә дә йогынты ясаячак.
Мөстәкыйльлекнең тәүге елларыннан ук украин хакимнәре Русия Федерация­сенә төп хәрби хәвеф чыганагы дип карады һәм үз иминлеген тәэмин итәрлек юллар эзли башлады.
1992 елда ук президент Леонид Кравчук Америка хакимиятенә Украинаның атом-төш арсеналыннан баш тартуына алмаш итеп Көнбатышның хәрби ярдәмен гарантияләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Шулай да Көнбатыш андый вәгъдә бирмәде, ә Киев, читтән агрессиягә тарыган хәлдә, аннан хәрби ярдәмгә исәп тота иде. Кравчук соңрак та Украинаның һәммә президентлары НАТО белән хәрби-сәяси хезмәттәшлекне читтән янаган хәвефкә каршы торырлык бердәнбер чара дип исәпли килде.
Биредә хәвефнең каян килер икән­ле­ген уйлап баш ватасы түгел, украин күршеләр бу сыйфатта бер Русияне генә күрә. Шул ук вакытта безнең ил Украи-наның төп икътисади терәге һәм аның финанс-сәяси структураларының мөһим таянычы булып килде. Күршеләрнең үзләренчә “күп векторлы” сәясәте Русия белән элемтәдән мөмкин кадәр күбрәк икътисади отыш алуга һәм бу мөнәсә­бәтләрнең башка өлкәләрен санга сукмауга юнәлтелгән.

Ачы хакыйкать

Кырым ярымутравын күз ачып йомган арада гына Русия юрисдикциясенә күчерү әлеге стратегиянең хата булуын раслады. Киевка Көнбатыштан беркем дә ярдәмгә ашыкмады, украин сәясмәннәрен төкерек­ләрен чәчә-чәчә ярсырга, НАТОның шартлы вәгъдәләре, АКШның аз-маз хәрби һәм финанс ярдәме белән хушланырга гына калды. Барак Обама хакимиятенең 2014 елгы Русия-Украина низагына турыдан-туры кысылырга, хәтта корал би­рергә дә теләмәве күп украин сәяс­мән­нәре өчен ачы хакыйкать булды. Шул ук вакытта Донбасстагы баш күтәрү­челәргә актив ярдәм күрсәтү Русияне ту­рыдан-туры хәрби дошманга әйлән­дер­де. Туры­сын әйтеп сөйләшкәндә, Кырымны үз канаты астына алу (Көнбатыш­та моны ныкышмалы рәвештә “аннексия” дип атыйлар) Русиянең күршеләр биләмә­ләренә өлешчә генә дәгъва итү дип каралса, танылмаган республикаларның Киевка каршы хәрби хәрәкәтләрендә яшерен рәвеш­тә катнашуы Украина дәү­ләтчелегенә җитди янау дип бәһалана.
Вакыйгаларның шушы рәвешле дәвам итүе, бердән, Украинаның дәүләт структураларын тар­ката, икенчедән, ил икътисадын милита-ризацияләүгә, кораллы төркемнәрнең икътисадка басым ясавына, илнең һәр җәһәттән үсүдән туктавына китерә. Дәүләтнең болай да накыс ресурсларын оборона максатларына юнәл­тү фәкыйрьлекнең көчәюенә, белем бирү һәм сәламәтлек саклау сыйфатының нача­раюына, һөнәрле һәм булдыклы ке­ше­ләрнең чит илләргә чыгып китүенә сә­бәпче була. Тагын бер җитди куркыныч – демократия институтларының йогынтысы югалу, фикер төрлелегенең бетүе һәм авторитар идарәлекнең катырак формаларының ныгынуы.
Америка Кушма Штатларындагы Бейлор университетының сәяси фәннәр департаменты доценты Сергей Куделя болай дип раслый: “Украина дәүләтенең җимерелү куркынычы украин власте өчен дә, аның Көнбатыштагы ярдәмчеләре өчен дә төп мәсьәлә булып кала. Нәкъ шу­ңа күрә дә Русиягә каршы санкция­ләрнең күп өлеше АКШ һәм Евросоюз та­рафыннан Донбасста актив хәрби хәрәкәтләр башлангач кына кертелде”. Бер үк вакытта Украинаның иминлеген тәэмин итүгә Америка ярдәме моңача күрелмәгән күләмгә җитте. 2014 елдан бирле ул Украинага бер миллиард доллар чамасында хәрби ярдәм күрсәтте. Бу шуңа кадәр ике дистә ел дәвамында бүленгән яр­дәмнән артып китә.
Дональд Трамп хакимлеккә килгәч тә, Кушма Штатлар Украинаның иминлек өлкәсендә төп доноры булып калды. Аме­рика бер үк вакытта Донбасстагы ни­загны җайга салуда активлыгын көчәйтте һәм дипломатик процесста Германия белән Франция башкарып килгән бурычларны үз кулына алды.

Йөрәк ярылуына тиң

Гомумиләштереп әйткәндә, халыкара аналитикларның фикере буенча, Украи­наның Русиягә карата яңа стратегиясе үзара бәйле биш компоненттан гыйбарәт. Мин хәзер, гади­ләштереп, аларның асылын җиткерергә тырышырмын. Беренчесе – Көнбатыш илләрнең санкцияләрен саклап калу һәм көчәйтә бару юлы белән Мәскәүгә басым ясау.
Икенчесе – Украинаның Русия мәдәни һәм мәгълүмати йогынтысы астыннан мөмкин кадәр читләшүе. Бу, янәсе, Кремльнең Украинадагы иҗтимагый фикергә йогынтысын киметәчәк.
Өченче компонент – Русиядән турыдан-туры килә торган энергия чыганакларыннан баш тарту һәм шуның белән Кремльнең Украинадагы хакимлеккә йогынты ясавын һәм сәяси элитасын сатып алуын чикләү.
Дүртенчесе – ике яклы сәяси сөйләшү­ләрне туктату һәм югары дәрәҗәдәге очрашуларны Көнбатыштагы союздашлар катнашлыгында гына үткәрү. Һәм бу вакытта очрашуларда сүз Украина дәүлә­тенең территориаль бөтенлеген тергезү мәсьәләләре белән чикләнергә тиеш.
Ниһаять, бишенче компонент – халыкара аренада Русияне агрессор-дәүләт дип яманатын чыгару һәм халыкара хокукый таләпләр, мәгълүмати кампанияләр һәм гражданлык акцияләре ярдәмендә аның абруен какшату.
Сүзне йомгаклап, бер фикер өс-тәү фарыздыр. Донецк Халык Республикасы җитәкчесе Александр Захарченко һәлак булды. Луганск Халык Республикасы башлыгы Игорь Плотницкий – төрмәдә. Хәер, Киев бу эшмәкәр­ләр бе­лән сөйлә-шү­ләр өстәле артына утырудан баш тарта килде. Минск килешү­ләре гамәлдә кәгазьдә генә калды. Мәрхүм Иосиф Кобзон интервьюларының берсендә: “Русия Донбассны һичкайчан ялгыз калдырмаячак”, – дип әйтте дә ул... Илебездә дә, Донбасста да: “Русия нигә Көньяк Украинага гаскәрләрен кертми? Тыныч халык кырыла, җәфалана бит?” – дигән сүзләр еш ишетелә. Бу аһ-зарларны аңларга да мөмкин, ләкин Русия җитәкчелеге Украи­наның бүлгә­ләнүен теләми, Донбасска гаскәр җибәрү НАТО һәм АКШ белән турыдан-туры бәрелеш белән яный. Ә бу кемгә кирәк? Шуңа күрә көтәргә, икенче юллар эзләргә генә кала.
...Күренекле башкорт шагыйре Макъ­суд Сөндекле заманында Донбасста күмер актарган, күп шигыйрьләрен Украинага, бу төбәккә багышлаган. Шуның өчен Украина, Донбасс язмышы йөрәк­ләребезгә тынгы бирмәс инде. Туган­нарның аерылуы йөрәкләрнең ярылуы белән бер. Шуңа күрә без, моңаеп, “Шахта” көен һаман сузабыз: “Без аерылдык та саргайдык, аерылмасын калганнар...”

Марсель Котлыгалләмов.


Читайте нас: