+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2021, 12:00

Милли толерантлык – бөтен җәмгыятьнең максаты

Аңа ирешүгә республикабызда яшәүче халыклар тоемлы өлеш кертә.15 февральдә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “Башкортстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру: бурычлар һәм перспективалар” төбәк форумы кысаларында “Русия Федерациясе субъектларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру: Башкортстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән “түгәрәк өстәл” узды, ул республика Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшере­нүләр үзәге оештырылуның 5 еллыгына багышланды.

Аңа ирешүгә республикабызда яшәүче халыклар тоемлы өлеш кертә.

15 февральдә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “Башкортстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру: бурычлар һәм перспективалар” төбәк форумы кысаларында “Русия Федерациясе субъектларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру: Башкортстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән “түгәрәк өстәл” узды, ул республика Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшере­нүләр үзәге оештырылуның 5 еллыгына багышланды.

Чарада Русия Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр­не яхшырту буенча комиссиясе рәисе Владимир Зорин, Русия­нең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы җитәк­чесе урынбасары Михаил Мишин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның Милләт-ара һәм конфессияара мөнә­сә­бәтләрне мониторинглау ида-рәсе начальнигы Абдулгамид Булатов, республика Хөкү­мәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Гуманитар тикше­ренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, галим­нәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар дәүләтнең гражданлык җәмгыяте институтлары, этник һәм дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәлә-ләре, киңкүләм мәгълүмат ча-раларының роле, эт­номәдәни һәм яшьләр фәнни-мәгариф проектларын гамәлгә ашыру тәҗ­рибәсе турында фикер алышты.

Марат Мәрданов белдер­ү­енчә, “Этноконфессиональ паспорт” булдырылачак, аны район хакимиятләре алып барачак. Милли һәм конфессияара мөнә­сәбәтләргә дәүләт мониторингы һәм конфликтлы хәлләрне кисәтү буенча “Паспорт” системасы Милләтләр эш­­ләре буенча федераль агентлык тарафыннан әзерләнгән һәм кертелгән. Хәзерге вакытта система сынау уза, ул февраль ахырына кадәр ту­лы куәтенә гамәлгә керте­ләчәк.

Системага республиканың барлык власть органнарын, шәһәр һәм районнарын тоташтырачаклар. Үзәк белгеч­ләре муниципаль берәмлекләр­дәге хәлне бәяләячәк. Аерым алганда, төп өч төркем бүленгән, ә муниципалитетлар үзләре, янау характерына һәм дәрәҗәсенә карап, этнокон­фес­сиональ куркынычларны шартлы рәвештә “яшел”, “сары” һәм “кызыл” зоналарга бүл­гән­нәр.

Тулаем алганда, үзәкнең эш нәтиҗәләре турында сөйлә­гәндә, Марат Мәрданов үткән ел башында сораштырылучы­ларның абсолют күпчелеге (87,9 процент) республикада милләт-ара мөнәсәбәтләрне “ях­шы” һәм “нормаль, конфликтсыз” дип бәяләде, дип билгелә­де.

“Без соңгы биш елда респуб­ликада милләтара мө­нәсәбәт­ләрнең торышын уңай бәяли торган респондентлар өлеше-нең тотрыклы артуын күрәбез”, – диде ул.

Моннан тыш, респондент-ларның күпчелеге нинди дә булса милләткә карата дошманлык хисе тоймый һәм соңгы елларда милләтара мөнәсәбәтләр җитди үзгәрешләр кичермәгән, дип саный.

Тулаем алганда, үткәрелгән сораштырулар Гуманитар тик­шеренүләр үзәге мәгълүмат-лары буенча, милләтара һәм кон­фессияара мөнәсәбәтләр торышы, респондентлар фи­ке-рен­чә, социаль характердагы проблемаларның актуальлеге дәрәҗәсеннән сизелерлек калышып, төбәкнең аеруча көн-үзәк проблемалары исәбе­нә керми.
“Башкортстан милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр күзлегеннән кызыклы, ул без­нең ил үзенчәлекләре тупланган тамчы булып тора. Берен­чедән, бу өч зур халык: башкортлар, урыслар һәм татарлар тупланып яшәгән тө­бәк. Шунысы да мө-һим: Башкортстанда этносәяси процесслар белән идарә итү моделе барлык дәрәҗәләрдәге власть­ның, гражданлык җәм-гыяте институтларының гамәл­лә­ренә комплекслы якын килүне һәм координацияләүне исәп­кә алып төзелгән”, – дип билге­ләде Владимир Зорин.

– Башкортстан һәрвакыт беренче унлыкта булды, күп кенә төбәкләргә биредә милли сәя-сәтнең үсеше һәм мәсьәлә­ләре ничек хәл ителүенә өйрә­нергә кирәк. Үзебезнең функ­цияләрне без субъектларда һәм гражданлык җәм­гыя­те институтларында коллегалар белән хезмәттәшлек иткәндә генә нәти­җәле тормышка ашыра алабыз, – диде Абдулгамид Булатов.

“Хәзерге җәмгыятьтә шактый социаль трансформация бара, һәм күп кенә сораулар хәзер артык сәясиләштерелә. Баш­кортстанның, күп кенә субъ­ект-лардан аермалы буларак, төрле халыклар яшәве­нең зур тарихи тәҗрибәсе бар. Алар гасырлар буена бер-берсен баеткан. Халык исәбен алу­да ниндидер милләт булып язылырга агитация ясау — зур хата. Исәпкә алуда өтер аша берничә мил­ләт­не күрсәтергә мөмкин булачак. Русия Фәннәр академия­сенең этнология һәм антропология институты халык санын алу нәтиҗәләре буенча анализ ясаячак һәм комплекстагы сорауга җавап бирәчәк. Гомумән, Башкортстандагы хәл тотрыклы, җитәкчелек милли мәсьәләләргә тиешле игътибар бирә. Шулай ук Башкортстан дини белем бирү өлкәсендә дә уңышл­ы эшли”, – диде Михаил Мишин.
16 февральдә Мәскәү кунаклары БДУ студентлары һәм җәмәгатьчелек белән очрашты, “БашАрхив” экспозициясен тәкъ­дим итүне карады.
Башкортстанның Иҗтимагый палатасында “Дәүләт милли сәясә­те стратегиясен гамәлгә ашыруда гражданлык җәм­гыяте институтларының роле” дигән очрашу үтте.
Чараны республика Иҗти­магый палатасы рәисе урынбасары, Русия хәрби-тарихи җәм­гыя­тенең Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Рәхи­мов ачты һәм алып барды.

– Дәүләт милли сәясәте стратегиясе 2017 елда кабул ителде. Ул 2025 елга кадәр га­мәлгә ашырылырга тиеш. Русия – күпмилләтле ил. Безнең илдә дус һәм тату яшәүче халыклар заманча тормышыбызны төзи һәм эшли, болар барысы да тарихи яктан бик катлаулы юл белән килеп чыкты. Милли характердагы проблемалар бар. Һәм бу проблемаларны хәл итәргә кирәк, – диде Рамил Рә­химов.

Чарада катнашучыларны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин сәламләде.

Русия Федерациясе Иҗти-магый палатасының Миллә­тара һәм конфессияара мөнәсә­бәтләрне яхшырту буенча ко-мис­сиясе рәисе, Русия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы президиумы әгъзасы Владимир Зорин “Милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуда гражданлык җәмгыятенең роле” дигән темага чыгыш ясады.

– Мин инде икенче тәүлек хезмәттәшләрем белән Башкортстанга сәфәр кылам. Әй­тергә кирәк, федераль экс­перт­лар фикеренчә дә, республикада барлык үлчәмнәр буенча тотрыклы, идарә ителә торган хәл. Әлбәттә, кыенлыклар да бар. Моны билгеләргә кирәк. Әмма иң мөһиме – республикада барлыкка килә торган проблемаларны хәл итү тәҗрибәсе һәм яңа куркыныч­ларга җавап бирү буенча кирәкле тәҗрибә тупланган, – диде Владимир Зорин.

Иҗтимагый палатаның Мә­дә­ният, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яхшырту комиссиясе рәисе, “Бөтен-дөнья башкортлары корылтае (конгресс)” Халыкара иҗти­магый берләшмәләр берлеге башкарма комитеты рәи­се Галим Якупов, “Башкортстан урыслары соборы”ның җитәк­че­се урынбасары Андрей Басов оешмаларның эш­чәнлеге белән таныштырдылар.

“Башкортстан татарла­ры­ның милли-мәдәни автономиясе” советы рәисе урынбасары, “Кызыл таң” гәзитенең баш мө­­хәррире Фаил Фәтхетдинов “Мәдәният­не һәм телне саклау һәм үстерү – Башкортстан халыклары хезмәттәш­леген һәм бердәмлек-не ныгыту өчен ныклы нигез” дигән чыгыш тәкъ­дим итте.

“Милли-мәдәни автономия­ләр булдыру Русия халыкла­рының телен, әдәбиятын, сән-гатен, мәдәниятен һәм тради-цияләрен саклауда һәм үсте­рүдә зур әһәмияткә ия булды. Милли мөнәсәбәтләр өлкәсе, нигездә, дәүләтнең тотрыклылыгын һәм иминлеген билгели”, – дип билгеләп үтте Фаил Камил улы.

Ул “Башкортстан татарла-ры­ның милли-мәдәни автономиясе” оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде, оешма татар халкының рухи мирасын, үзен-чә­леген, телен, мәгарифен, милли мәдәниятен саклау мәсьә­ләләрен хәл итүгә юнәлтелгән чараларны оештыра. Бүген рес­публиканың 49 районында әлеге оешма­ның бүлекчәләре оештырылган. Милли-мәдәни автономия проектлары кеше тормы­шының биш төп юнәле­шен чагыл­дыра: мәгариф, хезмәт, шул исәптән эшкуарлык, мәдә-ният, спорт, ял итү. Барлык проект­ларда төрле яшьтәге кешеләр катнаша: яшьләр, мәктәп уку­чылары, студентлар, эшчеләр, фермерлар, эшкуарлар.

“Милләтара мөнәсәбәт­ләрне яхшыртуга юнәлтелгән чаралар һәм проектлар үткәреп, безнең иҗтимагый оешма төрле халык­ларның, тради­цияләрнең һәм мәдәниятләр­нең берләшүе мисалында бүгенге тормышыбызны анык мисалларда күрсәтә. Төрле милләт кешеләре ара-сын­да үзара мөнәсәбәтләр мәдәниятен формалаштыру, дустанә һәм эшлекле мөга-мәләләрне ныгыту – безнең уртак эшебез”, – диде Фаил Фәт­хетдинов.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Читайте нас: