Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган “Җиңү солдаты” флешмобына кушылып, Кырмыскалы районының иң өлкән ветераны – 103 яшьлек Сабирҗан Зиннәт улы Әсфәндияров турында язып үтәсе килә.
Сабирҗан Әсфандияров 1917 елда Сахай авылында яшәүче гади крестьян гаиләсендә уникенче бала булып дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлау белән «Якты Күл» колхозында табельщик булып эшли башлый. 1938 елда армиягә алына. Ерак көнчыгышта 107нче артиллерия полкында хезмәт итә. 1940 елның язында Сабирҗан Әсфәндияровны Хабаровск янындагы Волочаевка хәрби шәһәрчегенә танк полкына күчерәләр, анда ул сержант званиесе ала һәм механик-водитель булып хезмәтен дәвам итә.
Хезмәтен тутырып кайтырга гына торганда сугыш башлана. Дүрт айдан соң аны һәм башка солдатларны Көнбатышка озаталар. Беренче ноябрьдә алар Мәскәү һәм Ленинград арасында урнашкан "Тихвин" узел станциясенә килеп төшәләр.
Без монда: «Дошманны станциягә җибәрмәскә», - дигән боерык алдык. Сугыш коточкыч иде. Безнең танклар тар-мар ителде, ләкин без корал тотып сугышуны дәвам иттек. Танк броняларында янган һәм үлгән кызылармеецлар ята. Һавада көйгән ит исе килә иде... Бу беренче сугыш һаман да күз алдында тора, - дип искә ала фронтовик.
- Ул көнне мин дә яраландым, мине санитаркалар табып алды. Декабрьгә кадәр госпитальдә дәвалану уздым. Аннан чыккач, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнүемне белдем.
Часть таркалганнан соң, Сабирҗан Зиннәт улын Смоленскига җибәрәләр. 1942 елның гыйнварында, дошманның оборонаны өзәргә җыенуын белеп, төнлә һөҗүм башларга карар ителә. Бу сугышта якташыбыз икенче яра ала - кыйпылчык теш казнасын ярып керә һәм ул аңын югалта. Бу юлы да ике санитарка аны яу яланынан бер-берсенә беркетелгән ике чаңгыга салып алып чыгалар. Дәвалану өчен аны Вологда шәһәренә озаталар. Контузия һәм операциядән соң катлаулыклар килеп чыга. Шуңа карамастан, Сабирҗан Зиннәт улы янә сафка баса һәм ирекле танкистлар составында Горький шәһәренә Англия һәм Америка танклары белән идарә итәргә өйрәнү өчен җибәрелә. Имтихананнарын яхшы тапшыргач, 1944 елның августында Карпат таулары янындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Анда аның танкы һөҗүм астына эләгә, экипаж таркала һәм исән калган танкистларны яңадан яңа бронемашиналар партиясе артыннан җибәрәләр. Аннары – Польша: биредә ул Будапештны азат итүдә катнаша.
- Март урталарында, Дунай елгасын салларда кичеп, без Австрия чигенә якынлаштык. Бервакыт күктә берничә немец самолеты күренде һәм безнең танкларга ата башлады. Бомба кыйпылчыгы күземә эләкте. Яңадан госпиталь. Табиблар бер күземне алырга дигән карарга килде. Ләкин мин ризалашмадым. Ничек инде? Бер күзле егеткә нинди кыз карасын?! Икенче госпитальгә күчергәч, бөтенләй сукрау ихтималлыгын белеп, хирурглар белән ризалашырга туры килде... Мондый авыр чорда, сирәк булса да, өйдән килгән хатлар сөендереп, көч бирде, - ди фронтовик.
Җиңү көнен Әсфәндияров туган йортыннан мең чакрым ераклыкта каршы ала. Аларның эшелонын Румыниягә озаталар, шунда алар сугыш тәмамлануын белә.
Җиңүдән соң безнең якташыбыз Эчке гаскәрләр составында зур булмаган Румыниядә бер шәһәрдә хәрби әсирләр лагерен саклый.
- Мартта гына, җиңүдән соң бер ел үткәч, туган авылыма кайту бәхетенә ирештем. Бу аңлата алмас хис-кичерешләр... Бәхет яшьләре туктамый акты. Сигез ел буе өйдә булмадым бит, - ди Сабирҗан Зиннәт улы.
Ут эченнән исән чыгып, күпме яралар алуга карамастан, якташыбызга туган ягына кайтып, озын гомер кичерергә, гаилә корырга, бүген инде балаларының, оныкларының, туруннарының кадер хөрмәтенә төренеп яшәргә насыйп була. Барлык гомерен туган илгә хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле ветераныбыз, Аллаһка шөкер, быел 104нче язын каршы алды.
Фото: гаилә архивыннан.