Кырмыскалы районы вәкилләре Казанда үткән эшкуарлар җыеныннан шушы фикердә тагы да ныграк инанып кайткан.
Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә авыл эшкуарлыгын үстерү бүгенге авылның матди базасын һәм иминлеген булдыруда мөһим ярдәм булып тора. Шул ук вакытта милли гореф-гадәтләрнең, туган телнең һәм мәдәниятнең бишеге дә ул авыл. Димәк, аны сакламасак, телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне саклау да авырга туры киләчәк.
2012 елдан бирле Татарстан Республикасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты “Русиянең татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыены шул максатны күз уңында тотып, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар эшкуарларын, фермер хуҗалыклары җитәк-челәрен бергә туплап, тәҗрибә өйрәнү, авылларны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышу мәйданчыклары әзерли. Күркәм йолага әверелгән чарада быел 60тан артык кешедән торган Башкортстан Республикасы делегациясе составында Кырмыскалы районы вәкилләре – Мөкәй авылы мәчете мөдәрисе, умартачы Исмәгыйль Ибраһимов һәм Сахай авылы имам-хатыйбы, “Идиллия” җәмгыяте җитәкчесе Руслан Мөхәммәтшин да катнашты.
Исмәгыйль Әхтәм улы Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенда беренче тапкыр гына катнашмый. Ул аннан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
– Мин ел саен Казанда узган җыеннан яңа идеяләр алып, үз тәҗрибәм белән уртаклашып, башкалар-ның эш ысулларын өйрәнеп һәм алга таба да тырышып эшләү өчен көч-куәт алып кайтам. Әлбәттә, пандемия сәбәпле чикләүләр аркасында быел катнашучылар күпкә азрак булса да, сәфәр нәтиҗәле узды. Терлекчелек, кошчылык һәм башка юнәлешләр буенча оештырылган мәйданчыкларда катнашып, милләттәшләребез, кардәшләребезнең тәҗрибәсен өйрәнеп, дуслашып, туганлашып кайттык. Бу сәфәргә баруда ярдәм күрсәтүчеләргә – Сахай авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдиновка, мәктәп директоры Наил Зәйнуллинга һәм депутатларга да зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Әйткәндәй, Сахай авылы халкы элек-электән ярдәмчел, бердәм булды. Бу йолаларның сакланып килүе зур куаныч. Биредә телебезне, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау, дин-гыйлем ягыннан да зур эш алып барыла. Авылда бүгенге көндә ике мәчет булуы да шул хакта сөйли. Аларга минем шәкертем – шушы авылда туып-үскән, бүген дә шунда көн күрүче Руслан Мөхәммәтшин имамлык итә, — ди Исмәгыйль Ибраһимов.
Исмәгыйль Әхтәм улы билгеләвенчә, IX Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар пленар утырышта һәм “Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләре”, “Авыл биләмәсендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү – сәламәт милләткә туры юл”, “Авыл хуҗалыгы җирлекләрендә кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре”, “Авыл хуҗалыгын санлаштыру: яңа мөмкинлекләр” кебек дискуссия мәйданчыкларында агросәнәгать комплексының һәм хәзерге авылның социаль-мәдәни процессларының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуларда катнашкан.
Җыенда чыгыш ясаучылар да авылда эшкуарлыкны үстерү буенча “Русия татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген активлаштыру, авылны саклау, төбәкне өйрәнү буенча гуманитар проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру, төбәк этномәдәни һәм фольклор бәйрәмнәрен оештыру уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп, бу юнәлештә эшне дәвам итү кирәклеген ассызыклаган.
Җыенның икенче көнендә катнашучылар Татарстанның Тукай районында булып, мондагы авыл эшкуарларының эш тәҗрибәсе белән якыннан танышкан.
Чараның өченче көнендә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында җыенның пленар утырышы узган. Монда безнең республика делегатлары да чыгыш ясаган. Туймазыдан Бөтендөнья татар конгрессы милли шурасы әгъзасы, “Русиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасы шурасы рәисе, “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, “Бабай утары” этнографик комплекс төзетүче Фәнир Галимовның чыгышын залда утыручылар зур кызыксыну белән тыңлаган.
Шулай ук монда Русия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсен дә райондашларыбыз сокланып карап йөргән. Аеруча умартачылык буенча күргәзмә якташларыбызны үзенә җәлеп иткән. Исмәгыйль Әхтәм улы бу тармакта бай тәҗрибәгә ия булса, Руслан Мөхәммәтшин да бу юнәлештә эш башларга ниятли. Шуңа бу күргәзмә аңарда аеруча зур кызыксыну уяткан.
Якташларыбыз IX Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыеныннан алып кайткан тәҗрибәне үзләренең хуҗалыгында да кулланыр һәм бу аларның эшчәнлегенә ярдәм итәр, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.