+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2021, 12:20

Халык күңелендә яши генерал!

Шәйморатов яу кырындаДошманнарны көл иткән.Утта янмый, суда батмыйҺай, батыр да ир икән!Кадыйр Даян.

Шәйморатов яу кырында
Дошманнарны көл иткән.
Утта янмый, суда батмый
Һай, батыр да ир икән!
Кадыйр Даян.

1941 елның 22 июне — ил тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 80 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә. Аларның авиациясе аэродромнарга, тимер юл станцияләренә, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими урнашу урыннарына һәм дәүләт чигеннән 250-300 чакрымга кадәр эчкә үтеп, күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә.


Фашистлар белән бергә СССРга каршы – Румыния, Италия, берничә көннән Словакия, Финляндия, Венгрия чыга, ә август уртасында аларга Норвегия кушыла. Совет халкы Ватанны яклау өчен фашистларга каршы сугышка күтәрелә. Коточкыч авыр шартларда илебез яугирләренә башта – дошманны туктатырга, арытаба ил территориясен азат итәргә һәм күп кенә башка дәүләтләргә фашист илбасарларыннан арынырга ярдәм итәргә кирәк була. Авыр канкойгыч сугышта совет кешеләре Европа халыкларын фашист коллыгыннан азат итә, Гитлер гаскәрләрен җир белән тигезли.
Бөек Ватан сугышында җиңүгә Башкортстан яугирләре дә зур өлеш кертә. Атаклы 112нче башкорт кавалерия дивизиясенә генерал-майор Миңнегали Шәйморатов командалык итә.
1941 елда Шәйморатов Кремльне саклаучы часть белән җитәкчелек итә. Арытаба аларны генерал Л. Доватор корпусын ныгыту өчен фронтка җибәрәләр. Шәйморатов Волоколамск янында барган сугышта тиңдәшсез батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Башкортстан җитәкчелеге соравы буенча, полковник Шәйморатовны яңа төзелгән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры итеп билгелиләр.
Кыска вакыт эчендә дивизияне тулы хәрби әзерлеккә китереп, Шәйморатов фронтка китә. Башта дивизия Курск өлкәсенең Тербун һәм Больше-Полянск янындагы (хәзерге вакытта – Липецк өлкәсенең Тербун районы) алышларда катнаша. Аннан соң аны Сталинградка күчерәләр, андагы җиңүләр өчен Шәйморатов­ка генерал-майор званиесе бирелә.
Сталинград сугышыннан соң, Башкавдивия Чернухино-Дебальцевога (Ворошиловград өлкәсе) юнәлә. Кавалеристлар дошман пехотасын, хәтта оккупант танкларын да юк итә.
Арытаба Юлино-2 авылы янында канкойгыч алышлар була. Биредә бик күп солдатлар һәлак була. Шунда 1943 елның 23 февра­лендә Шәйморатов та һәлак була, дошман тылында генерал белән бергә 300 ир-егетебез башын сала. Генерал да, солдатлар да Чернухино поселогы янында Туганнар кабер­ле-гендә җирләнгән.
Дивизиянең 78 сугышчысына “Советлар Союзы Герое” исеме бирелгән һәм 5 сугышчысы Дан орденының тулы кавалеры булган. Бу шундый бердәнбер кавалерия берләшмәсе.
112нче Башкорт кавалерия дивизиясе, Шәйморатов турында истәлек кадерләп саклана. Республикада балалар мәктәп елларыннан Миңнегали Шәйморатовның тормыш юлын өйрәнә, каһарманлыгы үрнәгендә тәрбияләнә. Милли мәктәпләрдә һәм сыйныфларда җыр дәресләрендә Кадыйр Даян белән Заһир Ис­мәгыйлев язган җырны өйрәнәләр һәм башкаралар. Республикабыз­ның күп кенә шәһәр-авылларында урамнар генералның исемен йөртә.
Шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2019 елда республикада “Генерал Шәйморатов ордены” булдырылды. Бу орден гомер өчен куркыныч белән бәйле шартларда хәрби, гражданлык яисә хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган һәм җәмәгать тәртибен саклаган өчен тапшырыла.
2020 елда Русия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен Миңнегали Шәймо­ратовка Русия Герое исеме бирү турындагы указга кул куйды.
Язма ахырында шуны әйтәсе килә: ата-бабаларыбыз гомерләрен кызганмыйча безгә, киләчәк буынга, тыныч тормыш бүләк итте. Һәм безнең бурычыбыз аларның батырлыгын мәңгеләштерү. Беркем дә, бернәрсә дә беркайчан да онытылмаячак!

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: