+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 16:45

Беренче “өчмеңче”ләр токымыннан ул!

Тәү карашка, кеше гомере тарих өчен бик кыска кебек. Ә инде яшәү чорында баштан кичкән хәл-вакыйгаларны, кылган эш-гамәлләрне үлчәүгә салсаң, еллар аларны ничек сыйдырды икән, дип гаҗәпләнеп тә куясың. Кырмыскалы районының Илтуган авылында яшәүче Ленин ордены кавалеры, районның шәрәфле шәхесе Хәридә Бакиеваның тормышы — моңа ачык мисал. Хәридә Миңнислам кызы — үзенең тырыш хезмәте, кешеләргә карата изге мөнәсәбәте белән авылда гына түгел, районда да зур ихтирам, абруй яулаган кеше.

Тәү карашка, кеше гомере тарих өчен бик кыска кебек. Ә инде яшәү чорында баштан кичкән хәл-вакыйгаларны, кылган эш-гамәлләрне үлчәүгә салсаң, еллар аларны ничек сыйдырды икән, дип гаҗәпләнеп тә куясың. Илтуган авылында яшәүче Ленин ордены кавалеры, районның шәрәфле шәхесе Хәридә Бакиеваның тормышы — моңа ачык мисал. Хәридә Миңнислам кызы — үзенең тырыш хезмәте, кешеләргә карата изге мөнәсәбәте белән авылда гына түгел, районда да зур ихтирам, абруй яулаган кеше.

Ул 1938 елның салкын декабрь аенда Авыргазы райо­ны­ның Куҗак авылында Әкъ-лимә һәм Миңнислам Әминев­лар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Аңа 2 яшь чагында каһәрле сугыш башлана, әтисен фронтка алалар. Ләкин шул китүдән ул башкача әйләнеп кайтмый, яу яланында ятып кала. Кыз 7нче сыйныфка кадәр авыл мәктә­бендә укый. Теләге көчле булса да, арытаба укырга мөм­кинлеге булмый. Заманы шундый, буыннары да ныгынмаган килеш ул авыр эшкә җигелә, фермага сыер савучы булып эшкә чыга. Зур тырышлык салып дәртләнеп эшли ул.
Бервакыт Илтуган авылында яшәүче апаларына кунакка баргач, Германиядә 3 ел ярым хезмәт итеп кайтып, тракторчылар курсын тәмамлаган Рәшит белән таныша. Бераз дуслашып йөргәннән соң, әти-әниләренең ризалыкларын алып, 1961 елда яшь­ләр өйләнешә һәм яшәргә иренең туган авылында калалар. Тәүдә Хәридә апа чөген­дер басуында эшли, фермада бозаулар карый, соңыннан сыер сава.
Тынгысыз кешеләр өчен тормышның һәр мизгеле кадерле. Андыйлар тормышта үз урыннарын таба, уңышка ирешә.
— Ачлы-туклы сугыш елларына туры килгән балачак һәм үсмер чор, ирләр генә башкарасы авыр эшләр, күп еллар резина итек киеп, ферма баткагын ерулар берсе дә онытылмый. Ничек кенә авыр булса да, үткән гомерем үке­нер­лек булмады. Заманы катлаулы булса да, ярышып-ярышып, күңелле итеп чәмләнеп эшләдек. Әлеге кебек мөмкин­лекләр булмаса да, бердәм­лек, бер-береңә ярдәм итү теләге көчле иде, — ди Хәридә апа, ул елларны искә төшереп.
Тырышлыгы нәтиҗәсендә бик тиз алдынгылар рәтенә күтәрелә ул. 40 ел таң әтәчлә­рен­нән дә иртә торып, кар-буран, җил-яңгыр дими, һәркөн эшкә ашыга. Терлекчеләрнең тырыш хезмәте аркасында ул эшләгән елларда Илтуган сөтчелек фермасы савым, артым алу буенча югары нәти­җәләргә ирешә. Районда тәүге­ләрдән булып һәр сыердан 3000 килограмм сөт савуга ирешә ул.
Намуслы хезмәте лаеклы бәһаләнә: Хәридә Миңнислам кызы өч ел рәттән район буенча алдынгылыкны берсенә дә бирми, аның исеме гәзит битләреннән төшми, фоторә­семе Мактау тактасын бизи. Намуслы һәм фидакарь хезмә­те өчен бирелгән медальләре һәм Мактау грамоталары бихисап аның. “XI бишьеллык ударнигы”, “Социалистик ярыш җиңүчесе”, В. И. Ленинның тууына 100 ел, “Халык хуҗа­лыгы казанышлары күргәз­мәсе”, “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “СССР төзелүгә 100 ел” медальләре белән бүләкләнә, Халык, аңа зур ышаныч күрсәтеп, 1971 елда БАССРның Югары Советы депутаты итеп сайлый, югары хезмәт күрсәткечләре өчен СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә Ленин ордены белән бүләкләнә.
— Соңгы елларда авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтел­гән республика программалары эшләп килүе сөендерә. Мондый ярдәм булганда авыллар бетүгә юл куелмас, халык эшсез калмас, — ди әңгәмә­дәшем.
Әңгәмә барышында Хәридә апа, хезмәттәшләре белән бергә төшкән фоторәсемнәрне карап хатирәләрен яңартты. Галия Йосыпова, Рәсимә Шәй­мәрданова, Рәзимә Батталова, Гөлйөзем Фәхретди­нова һәм Фатыйма Мөлекова кебек ахирәтләрен рәхмәт сүзләре белән искә алды.
Балаларының барысы да тормышта үз юлларын тапкан. Улы Рәфыйк гаиләсе белән Салават шәһәрендә төпләнгән. Кызы Зәйтүнәнең генә гомере кыска булган. Хәридә апа әлеге вакытта улы Рөстәм белән яши. Кызганычка каршы, берничә ел элек 44 ел бер-берсен аңлап, иңне-иңгә куеп яшәгән ире Рәшит абый фани дөньядан китеп барган. Ләкин балалары аңа боегырга ирек бирми.
Авылда яшьләргә үрнәк булырдай, фәһемле киңәшләр бирерлек хөрмәтле кешеләр булуы куандыра. Бу абруйлы кешеләр шул җирдә көч түккән, хуҗалыкның үсешенә үз өле­шен керткән, колхозны аякка бастырган, авылга яшәеш өстәп, гөрләтеп дөнья­сын да көткән, лаеклы балалар да үстергән. Бүген инде өлкән яшьтә булса да, сугыш чоры баласы Хәридә апа әле дә авыл тормышында актив катнашып, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп яши.
Венера Гафарова.
Кырмыскалы районы,
Кырмыскалы авылы.
Читайте нас: