+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2021, 11:45

Уфа-II шәһәрлегендә казу эшләрен туктатырга кирәк

Уфа-II шәһәрлегендә казу эшләрен туктатырга һәм анда музей булдырырга, аңа тикшеренүче - археолог, Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты, профессор Нияз Мәҗитовның исемен бирергә кирәк. Бу хакта Русия Фәннәр академиясе Археология институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Игорь Кызласов белдерде, ул Уфада башкортларның этник тарихы һәм антропологиясе буенча фәнни сессиядә катнаша. Мәскәү археологы, Евразиянең борынгы төркиләрен һәм күчмә цивилизацияләрен өйрәнүче, узган гасыр уртасында Башкортстан башкаласында - Уфа-II шәһәрчегендә табылган һәйкәл турындагы уйлары белән уртаклашты.

Исегезгә төшерәбез, ул шәһәр үзәгендә, Пушкин, Новомостовая, Октябрь Революциясе һәм Салават Юлаев проспекты чикләнгән участокта урнашкан. Шәһәрлек 1961 елдан дәүләт саклавында булырга тиешле тарихи-археологик һәйкәл булып тора.

- Республика башкаласында шәһәр мәдәнияты һәйкәле табылу - зур әһәмияткә ия. Беренчедән, бу шәһәр, икенчедән, ул бик борынгы, өченчедән, аны беркем дә табылыр дип уйламаган. Монда университет белән Нияз Мәҗитов кыш көне казыну эшләре башлаган һәм анда планлаштырылган төзелешне туктаткан. Хәзер ул - урта гасырлардан соңгы чорга кадәр Көнчыгыш Европаның иң бөек һәйкәле, анда Алтын Урда хәзинәләре бар. Бу шәһәр тарихы безне Көнчыгыш Европаның төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр мәдәниятен яңадан карарга мәҗбүр итә. Сәүдә юллары турында безнең барлык күзаллауларыбыз да үзгәрә. Агыйдел буйлап нинди трасса үткән? Без хәзер белмибез, ә алар бу трассада гасырлар буе торганнар. Бу искиткеч археология һәйкәле - анда шундый катламнар, алар шундый күләмдә! Бу һәйкәлнең әле исән булуы һәм аны өйрәнә алуы - академик Мәҗитовның шәхси казанышы. Ул, өлкән яшьтә булуга карамастан, үзен әлеге һәйкәлне өйрәнүгә багышлады. Төзеләчәк музейга мин аның исемен бирер идем”.

Галим фикеренчә, һәйкәл яклауга мохтаҗ һәм анда казу эшләре бик сак алып барылырга тиеш.

"Кыр археологиясе зур катлаулылыка очрады, чөнки бу ювелир, хирургия эше булырга тиеш. Бу һәйкәлне казымаска кирәк, аны сакларга кирәк! Бездән соң тагын кешеләр булачак. Әгәр без аны казуны дәвам итсәк, булачак мәгълүматны җуячакбыз”, - ди галим.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: