Шамил Биккулов полиграфияне үстерүгә зур өлеш керткән җитәкче.
Киләсе елда Башкортстанның иң өлкән полиграфия предприятиесе – “Уфа полиграфкомбинаты” оештырылуга 100 ел тула. Аның тарихы 1922 елның 8 ноябрендә “Октябрьский натиск” дәүләт типолитографиясе ачылган көннән башлана. Тиздән ул илнең иң яхшы полиграфия предприятиеләренең берсенә әверелә. Бөек Ватан сугышы елларында биредә гәзит-журналлар, китаплар һәм листовкалар чыгарыла. Асылда, бу типография Русиянең урта полосасыннан һәм Украинадан Башкортстанга эвакуацияләнгән галимнәр һәм язучылар өчен полиграфия базасы булган.
1962 елда “Октябрьский натиск” “Уфа полиграфкомбинаты” дип үзгәртелә. Комбинат җиңел булмаган икътисади шартларда яшәргә генә түгел, бәлки республикада нәшрият эшенең иң яхшы традицияләрен саклап калырга тырыша һәм илдә иң эреләрнең берсенә әверелә.
“Мин комбинатка җитәкче итеп тәгаенләнгәндә китап, этикетка, төрү материалы, бланклар җитештерелә иде. Еллар узу белән җиһазлар тулысынча диярлек тузган, продукциянең сыйфаты заказчы таләпләренә җавап бирми, җитештерүне техник яктан яңадан җиһазландыруга акча юк иде. Хәл елдан-ел начарланды. Җитештерү күләме кими, әйләнештәге акчалар җитми, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм хезмәткә түләү буенча бурычлар барлыкка килде. Финанс хәле катлауланды. Боларга 1998 елдагы дефолт та өстәлде, – дип хәтерли 1996-2015 елларда “Уфа полиграфкомбинаты” директоры булып эшләгән Шамил Биккулов. – Яңа базар шартлары безнең алга шундый сораулар куйды: ничек яшәргә һәм нәрсәгә махсуслашырга? Сайлау катлаулы булмады – бары тик китап җитештерү генә, чөнки комбинат республика мәгариф системасы һәм милли әдәбият өчен дәреслекләрнең дәүләт заказын үтәүне тәэмин итте, анда төп заказчы республика “Китап” нәшрияты булды. Комбинатны реформалаштыру планы һәм бизнес-план төзелде, ул республика Хөкүмәтендә якланды. Безне реформага эләгәчәк предприятиеләр реестрына керттеләр һәм полиграфия тармагын үстерүнең республика программасы нигезендә китап производствосын реконструкцияләүгә дәүләт капитал салуларын бүлә башладылар. Болар барысы да Башкортстан җитәкчелеге ярдәме белән эшләнде.
Китап производствосын модернизацияләү 1999 елның декабреннән башланды. Без басуга әзерлек участогын, басу һәм тышлау цехларын яңарта алдык. Җиһазларны яңарту белән продукциянең сыйфаты сизелерлек күтәрелде, ел саен җитештерү күләме артты, финанс һәм җитештерү күрсәткечләре яхшырды. Комбинат табышлы, финанс ягыннан тотрыклы предприятиегә әйләнде, ул барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнарны, хезмәт хакын вакытында түли башлады, социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итте. 2005 ел йомгаклары буенча комбинат коллективы республика Хөкүмәте тарафыннан беренче дәрәҗә Диплом, шулай ук Башкортстан икътисады үсешенә керткән өлеше өчен Кубок белән билгеләп үтелде. Без базар икътисады таләпләренә һәм халыкара стандартка җавап бирә торган заманча полиграфия предприятиесе булдыру өстендә эшне дәвам иттек. Предприятиедә ИСО Р 2000-9001 сыйфат менеджменты системасын керттек.
Хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттырдык, техникум һәм вузларга укырга җибәрдек. Алар белән бергә үзем дә укыдым, полиграфия нечкәлекләрен үзләштердем”.
– Сез Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлагансыз, һөнәрегез буенча укытучы. Полиграфия өлкәсенә ничек кереп киттегез? Бу – очраклы хәлме? – дип кызыксынам.
– Әйе, тәрҗемәи хәлем шактый кызыклы, вакыйгаларга бай тормыш юлы үттем. Уфаның 27нче һәм 23нче мәктәпләрендә белем алдым, Башкорт дәүләт университетын тәмамладым, – дип гомер юлын барлый Шамил Рәгыйб улы. – 1965-68 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем. 1968-69 елларда Уфа прибор төзү заводында көйләүче, 1969-70 елларда – БДУның хәрби кафедрасында лаборант булып эшләдем. Район, шәһәр һәм республика күләмендәге төрле партия вазыйфаларында хезмәт салдым. 1970-72 елларда ВЛКСМның Совет райкомының мәктәпләр буенча комсоргы булдым. 1972-76 елларда Уфаның 117нче һәм 47нче урта мәктәпләрендә тарих укыттым, класстан тыш эшне оештыручы булдым. 1976 елдан булачак Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Михаил Зайцев кул астында партиянең Орджоникидзе район комитетында инструктор, сәяси-мәгърифәт кабинеты мөдире булып эшләдем. 1980-86 елларда КПССның Уфа шәһәр комитеты инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары, 1986-88 елларда – КПССның Уфа шәһәре Совет районы комитеты секретаре, 1988 елдан – КПССның Башкортстан өлкә комитеты идеология бүлеге мөдире урынбасары, аннары мәгълүмат үзәге җитәкчесе, партия журналы мөхәррире урынбасары булып эшләдем.
Шамил Биккулов коммунистлар партиясе таркалгач, эшсез кала. Тормыш иптәше Галина Григорьевна Техник хәвефсезлек фәнни-тикшеренү институтында эшли. Шамил Рәгыйб улын андагы нәшрият бүлегенә эшкә чакыралар. 1991-93 елларда ул “Суперкнига” һәм “Экспресс” предприятиеләре оештыра. 1993-96 елларда Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министры Галим Хисамовның ярдәмчесе булып хезмәт сала. Дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты була.
“Уфа полиграфкомбинаты”на эшкә килүем болай булды. 1996 елда комбинатның директоры Андрей Кравец пенсиягә чыккач, миңа бу вазыйфаны тәкъдим иттеләр. Анда мин унтугыз ел директор булып эшләдем. Комбинатка очраклы гына килеп эләктемме? Мин очраклы түгел дип саныйм. Минем эшемдә иң мөһиме – барыннан да бигрәк китапка, дәреслекләргә мөнәсәбәт. Язу эшенә һәм китапка мәхәббәт мине комбинатка китерде, дип уйлыйм һәм үкенмим. Гомеремнең егерме елга якынын полиграфия өлкәсенә багышлавым белән горурланам”, – ди ул.
Шамил Биккулов Башкортстан радиокомитетында мөхәррир, “Кызыл таң” гәзитендә үз хәбәрче, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, “Совет Башкортостаны” гәзитендә мөхәррир урынбасары, мөхәррир булып эшләгән билгеле журналист Вәли Нәфыйковның “мәктәбен” үткән. “Вәли Нәфыйковның тормыш иптәше Суфия апа әтиемнең икетуганы. Әти-әнием туганнары белән бик якыннан аралашып, бер-берсенә терәк булып яшәделәр. Вәли абыйның уллары Шамил һәм Әсхәт белән аралашып, уйнап үстек. Алар хәзер икесе дә республикада танылган галим. Беренче язмаларымны Вәли Нәфыйков укып, бәя бирә иде, – ди Шамил Рәгыйб улы. – Яшь чактан ук язарга теләгем зур иде. Уй-ниятләрем 2015 елда пенсиягә чыккач тормышка ашты. Әлеге вакытта күләмле китап язуны тәмамладым. СССРның юкка чыгуы, илнең җимерелү сәбәпләрен анализладым. Тарихчыларның бу темага бик каты бәхәсләре бара, төрле карашлар һәм фикерләр бар. Мин дәүләт һәм хокук, политология һәм социология, конфликтология күзлегеннән чыгып анализладым. Билгеле бер нәтиҗәләргә килдем. Аларны шул вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләре белән чагыштырдым. Китапны якын арада редакцияләүгә, ә аннары нәшриятка бирәм. Моңа кадәр мин республикабызда партия оешмасының таркалуы турында “Партократ язмалары” дигән мемуарлар язган идем. Ул кулъязма рәвешендә, әлегә басылмады. Мин ул вакыйгаларның эчендә кайнаган кеше бит, барысын да үз күзләрем белән күрдем. Алай гына да түгел, шул чорның “тегермән ташы” астына эләккән кеше...”
Шамил Биккуловның әтисе Рәгыйб Гатаулла улы Орск шәһәрендә туган, Уфада авиация институтын тәмамлаган. Уфа моторлар төзү заводында эшли, хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге начальнигы, партия оешмасы секретаре була. Аннары аны партия өлкә комитетына инструктор итеп күчерәләр. “Вторчермет”та идарәче, Аксен МТСы директоры булып эшли, Приборлар төзү заводында хезмәт сала. Машина төзүчеләр профсоюзы өлкә комитеты рәисе булып пенсиягә чыга. Әнисе Тәскирә Насыйр кызы БНЗС трестының баш бухгалтеры урынбасары булып эшли. Дүрт яшькә өлкәнрәк апасы Сания БДУның химия факультетын тәмамлап, заводта эшли, соңгы 20 елда үзе белем алган химия факультетында укыта.
“Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Ата-бабаларымның шәҗәрәсе белән кызыксынам, кайбер материаллар тупладым. Картәтием Гатаулла Хәсән улы Орскида туган, революциягә кадәр зур гына җир биләмәсе һәм мал-туары күп булган. Елкы асраган, кымыз ясаган. Орскида ул иң күп кымыз җитештерүче булган, диләр. Кулак исеме тагып, мал-мөлкәтен тартып алганнар. Ул бик юмарт кеше, хак мөэмин-мөселман булган. Биш баласына да яхшы тәрбия биргән. Әниемнең әтисе Габделнасыйр Бүздәк районында указлы мулла булган. Динне кысу елларында ул гаиләсе белән Уфага күчеп килгән, – ди Шамил Рәгыйб улы. – Әти-әнием безгә үз үрнәкләрендә яхшы тәрбия бирделәр. Намуслы һәм гадел, ярдәмчел булырга өйрәттеләр. Улларым Артур һәм Владиславка да шундый тәрбия бирдек, алар эшкуарлык белән шөгыльләнәләр. Әти-әниләр һәрвакыт: “Булдыралсаң – ярдәм ит, кулыңнан килмәсә – вәгъдә бирмә”, диләр иде. Мөрәҗәгать итүчеләргә мин һәрвакыт булдыра алганча ярдәм иттем”.
25 июньдә үзенең күркәм 75 яшьлек юбилеен билгеләүче Шамил Биккулов фидакарь хезмәте өчен Русиянең Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы, Башкортстанның Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Почет грамоталары белән бүләкләнгән, “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” мактаулы исеме бирелгән. Аның исеме 2008 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России” энциклопедиясенә кергән.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.