Ул тарихи хәтерне мәңгеләштерергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга булышлык итәчәк.
Легендар якташыбыз – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның туган авылында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг һәм Башкортстанда әлегә беренче “Сугыш балалары” социаль клубын ачу тантанасы узды. Мондый зур чарага мәртәбәле кунаклар – район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров, Өченче буын халык университеты җитәкчесе Рәфыйк Хәйдәров, Уфа һәм Нуриман районнары вәкилләре, Шәйморатов авыл биләмәсендә яшәүче сугыш чоры балалары чакырылды.
Быел май аенда Башкортстанда “Сугыш балалары турында” Закон кабул ителде. Бу документ белән 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туганнарга аерым статус бирелде. Безнең районда бүгенге көнгә бу статуска ике меңнән артык кеше ия.
Рөстәм Әхмәдинуров билгеләвенчә, әлеге закон проектында төрле өстенлекләр, шул исәптән ел саен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү дә каралган. Беренче түләүләрне сугыш чоры балалары агымдагы елның 3 сентябрендә алачак.
Рәфыйк Хәйдәров яңа ачылган клубның җитәкчесе итеп Шәйморатов авылында үзенең изге эшләре белән абруй казанган Фәрит Мансур улы Кәримовны тәкъдим итте.
Чараның иң дулкынландыргыч мәле – җәмәгать оешмасын булдыруда актив катнашучыларны бүләкләү һәм “Сугыш балалары” таныклыкларын тапшыру тантанасы булгандыр. Бу көнне Шәйморатов авыл биләмәсендә яшәүче 54 кеше шундый статуска ия булды. Шулай ук аларга өлкәннәргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче “Добродомик” хәйрия фонды вәкилләре бүләкләр дә таратты.
Бу чарага чакырылган абый-апалар кунакларның чыгышларын тыңлаганда күз яшьләрен тыя алмады. Сугыш аларның бала чагын, иң якын кешеләрен тартып алган бит. Шәйморатов авылында яшәүче Зөлфия апа Ханнанова 1930 елда туган. Күпме еллар үтсә дә, сугыш башланган чорны, әтисен фронтка озатуын яхшы хәтерли ул. Кызганычка каршы, Габдерәүф Ханнановка хатыны, биш баласы янына әйләнеп кайту насыйп булмый. Якыннары аның Смоленск янында барган каты яуларда катнашуын гына беләләр. Ә күпмедер вакыттан хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь генә килә. Кечкенәдән эшкә җигелеп үсәләр. Зөлфия апа 10 ел фермада, 30 ел чөгендер басуларында тир түккән.
Мәгъсүмә Аслаева тумышы белән Балтач районыннан. Безнең якларга балалары белән узган елда гына килеп төпләнгәннәр. 1929 елда туган кыз да кечкенәдән әнисенә ияреп утауга йөри, торф чыгаруда катнаша, колхозда эшли. Ул да ятимлек ачысын иртә татый – әтисе сугыштан кайта, әмма анда алган яралар аңа озак яшәргә бирми.
Әйе, бу апа-абыйларның бала чаклары булмаган да диярлек. Рәхәтләнеп уйнар урынга алар кечкенәдән колхоз эшенә җигелгәннәр. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлыктан да интеккәннәр. Шулай да, тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, сынмаганнар, сыгылмаганнар, күркәм тормыш көткәннәр, акыллы балалар үстергәннәр.
Еллар үтү белән байтак вакыйгалар, кешеләр хәтердән җуела. Әмма тарихыбыздагы бу кайгылы көннәрне без онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә, тылда тир түккәннәргә һәм бәләкәйдән өлкәннәргә ияреп эшләгән буын вәкилләренә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге сакланыр! Бүген ачылган – “Сугыш балалары” социаль клубы да тарихи хәтерне мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга тапшырырга булышлык итәр, дип ышанасы килә.
Чара башыннан ахырына кадәр патриотик рухта барды. Кунакларның чыгышлары бүләкләү тантаналары һәм Мәдәният сарае артистларының җыр-биюләре белән үрелде. Нуриман районыннан килгән “Вдохновение” ир-егетләр ансамбле башкаруындагы “Шәйморатов генерал” җыры тантананың гимны булып яңгырады.