Алар белән танышу мөмкинлеге барлыкка килү яшь буынга Бөек Җиңүнең әһәмиятен тирәнтенрәк аңларга ярдәм итә.
Кырмыскалы районының Пионерлар һәм укучылар йортында «Без срока давности» дип исемләнгән бөтенрусия поекты чикләрендә уникаль күргәзмә эшләде. С. М. Чугункин исемендәге мәктәп директоры Дамир Әхтәмов һәм тарих укытучысы Алина Әхтәмова укучыларга һәм кунакларга эчтәлекле экскурсия үткәреп, тарихи документлар, Ленинград өлкәсендә каты яулар барган урыннарда эзләнү эшләре вакытында табылган экспонатлар ярдәмендә бай мәгълүмат бирделәр.
Алина Рәис кызы үзе дә ике ел рәттән “Хәтер вахтасы” Бөтенрусия акциясендә катнашкан. Ул шуннан алып кайткан бихисап экспонатларны да тәкъдим итте. Ә Дамир Флүр улы аларның һәммәсе турында җентекле сөйләп кенә калмады, бер уңайдан балаларның илебез тарихын белүен дә тикшерде.
Шулай, Ленинград өлкәсендә каты яулар барган урында эзләнү эшләре барышында табылган солдат медальоннары, тимер кружкалар, мина ярчыклары, гильзалар, каска һәм башка әйберләр укучыларда зур кызыксыну тудырды, шул ук вакытта яуларның ничек куркыныч булуын аз булса да күз алдына китерергә мөмкинлек бирде. Мәсәлән, ике солдат кружкасының кайсысы – совет, кайсысы немец солдатыныкы? Укучылар, берсен-берсе бүлдереп, үз фикерләрен яудырды. Инде сигез дистә елга якын җир астында ятуларына карамастан, аларның хәтта төсләре сакланган. Шулай, сугыш елларында барлык совет солдатларының кружкалары яшел төстә булган, аларда хәтта Ленинград шәһәрендәге заводта җитештерелүе турында чүкелгән язма да сакланган. Ә икенчесе бизәкле, монысы – немецларныкы. Дамир Флүр улы әйтүенчә, Германиядә бу кружкаларны җитештергән завод әле дә эшли.
Консерва банкасының да аермасы бар. Шакмаклы формадагы консерва банкаларын ул елларда безнең илдә җитештермәгәннәр. Язу булуы да аның немец солдатыныкы икәнен раслый.
Хәтта чәнечкеле тимерчыбыкларның да аермасы күренеп тора. Советлар Союзында барлык тимер корал җитештерүгә киткән, шуңа тимерчыбыкларны нәзек кенә итеп ясаганнар. Ә немецларныкы – калын һәм катлаулы, шуның буенча да сугышка аларның алдан әзерләнүен аңлап була. Безнең солдатларның котелогы да юка калайдан ясалган. Еллар үтү белән ул тишелеп беткән. Шулай да укучылар бу сорауга тиз җавап бирде: мондый котелокларны аларның кинофильмнарда да күргәне бар икән.
Бәләкәй генә пыяла савыттагы порошокның нәрсә икәнен укучылар озак уйлады. Төрле фикерләр яңгырады, шулай да дөрес җавап бирүче табылды. Бу савытта хлорка икән. Аны солдатлар үзләре белән йөрткән. Чөнки фашистлар, авылларны басып алгач, барлык коеларны, сулыкларны агулап киткән. Ә эссе көннәрдә сусыз мөмкин түгел, шуңа солдатларыбызга җир өстендә җыелып яткан суны да эчәргә туры килгән. Чирләмәс һәм агуланмас өчен алар аны хлорка белән чистарткан һәм дезинфекцияләгән.
Экспонатлар белән танышканнан соң, Алина Рәис кызы укучыларны шул еллар буйлап “сәфәргә” алып китте.
Узган елда “Без срока давности” проекты “Хәтер һәм дан” елының иң яхшы проекты дип танылды һәм ул “Җиңү” премиясенә лаек булды. Проект кысаларында 23 томлы документлар җыентыгы дөнья күрде, аларның һәрберсе – Советлар Союзы территориясендә үткәрелгән геноцидның дәлиле. Болар хакында мәгълүматны беркем дә тыныч кына тыңлый алмый. Шул ук вакытта мондый күргәзмә илебез тарихындагы куркыныч көннәрне истән чыгармаска, тынычлык өчен гомерләрен аямыйча көрәшкән якташларыбызның батырлыгын онытмаска һәм бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында кешелек дөньясына килгән коточкыч фаҗига турында дөреслек – менә моның турында без беркайчан да онытырга тиеш түгел!
Эльвира Ямалетдинова.
Кырмыскалы районы.