+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2021, 09:15

Алда зуррак җиңүләр көтсен!

“Кызыл таң” гәзитенең “В Контакте” челтәрендәге төркемендә үткән “Иң шәп чыгарылыш сыйныфы-2021” конкурсына йомгак ясалды.

Алда зуррак җиңүләр көтсен!
Алда зуррак җиңүләр көтсен!

“Кызыл таң” гәзитенең “ВКонтакте” челтәрендәге төркемендә үткән “Иң шәп чыгарылыш сыйныфы-2021” конкурсында Яңавыл лицее, Туймазы 1нче интернат-мәктәбе, Югары Кыйгы лицееның 11нче сыйныф укучылары җиңеп чыкты. Республиканың төньяк-көнбатыш, көнбатыш, төньяк-көнчыгыш чикләрендә урнашкан районнарга җиңүчеләрне тәбрикләргә барып кайттык.

Чыннан да, унберен­челәрнең бу җиңүе әлеге мәктәпләр тарихына тагын бер матур сәхифә булып кереп калыр. Чөнки укучы­ларның, укытучыларның, ата-ана­ларның, хәтта әлеге торак пунктларда яшәүче­ләрнең бердәмлеген күр­сәтте бу тавыш җыюга нигезләнгән бәйге. Безнең бүләкләребез – әлеге уку йортларына яздырылган “Кызыл таң” гәзите алдагы ярты елда мәктәпне тәмам­лаучыларның матур җиңү­ләре турында искәртеп торыр әле.
Яңавыл лицееның 11 Б сыйныфы укучылары бәй­генең беренче минутларыннан ук алып киткән беренчелекне ахыргача бирмәде. Берничә конкурс көненнән соң шул­кадәр алга киттеләр ки, хәтта аларны куып җитү мөмкин дә түгел иде инде.
Ирина Сафина җитәк­ләгән бу сыйныф белән күрешкәч, чыннан да, әлеге укучыларның бик эшлекле, үзләрен сүз белән түгел, гамәлләр белән күрсәтүче икәнлекләре аңлашылды. Физика-математика сыйныфы шулай булырга тиештер дә. 19 егет һәм 11 кыз укыган сыйныф унынчыга ике параллельдән тупланган. Һәркайсының алдына куйган максаты бар, әлбәттә, тик укучылар теләгәненә иреш­к­әч кенә алар турында сөйли торган булып чыктылар. Сыйныф командиры Айнур Имамов бүләкләребезне кабул итеп алды.
Бәйгебез белән кызыксы­нып, карап барган кешеләр өчен Югары Кыйгы лицее белән Туймазы 1нче интернат-мәктәбе укучыларының үзара ярышы мавыктыргыч һәм кызыклы булгандыр. Туймазылылар, бер йодрыкка тупланып, үзләреннән алда баручы кыйгылыларны соңгы көндә диярлек узып китте һәм икенче урынга чыкты.
Туймазы 1нче интернат-мәктәбе укучылары “Кызыл таң” канаты астында чыгып килгән “Әллүки” балалар журналын укып үсте, дисәк тә хата булмас. Мәктәп директоры Салават Әхмәтов аны алдынгы укучыларга бүләк итеп яздырып килә. Бу сыйныфны татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк­ара олимпиадада катнашып, уңышка ирешкән Гүзәл Галина тәмамлады. Педагог­лар коллективы белән бер­лектә сыйныф җитәкчесе Нәсимә Хөснет­динова, тәр­бияче Эльвира Короби­цынаның укучы­ларның зур тормыш юлында үз теләк­ләренә ирешә алачакларына шиге юк.
Югары Кыйгы лицееның 11 А сыйныфы укучылары, бәйге оештыруыбызны белгәч, катнашырга теләк белән үзләре безгә чыкты. Һәм җиңделәр дә. Без килүгә Галия Хөрмәтуллина җитәк­челегендә укучылар сый­ныфның иң матур, игелекле эшләрен, җиңүләрен күр­сәткән грамоталар, бүләк­ләр, рәхмәт хатларыннан кечкенә күргәзмә әзерләп куйган иде. Алар­ның һәр эше бер­дәмлекне ныгытуга корылган, әлбәттә. Шулай булмаса, узган Яңа елны укытучылары белән бергә урманда, табигать кочагында каршы алырлар идемени?! Ә мәктәптәге үзидарә көнендә укытучы­ларның һәркайсына портретларын төшереп бүләк ит­кәннәр. Бу сыйныфта көчле спортчылар, юнар­миячеләр белем алган. Зәйтүнә Иш­мөхәм­мәтова татар теленнән төбәкара олимпиадада катнашып көчен сынаса, Артем Мөхәммәтшин ОБЖ буенча олимпиадада Русия буенча призер булган. Без килгәндә сыйныфташлары БДИда химия буенча югары балл җыюга ирешкән Светлана Мөхәммәдиева өчен шатлануларын белдерде. Кыз киләчәктә табиб булырга хыяллана.
Зур канәгатьлек хисләре белән, күңел булып кайттык бу очрашулардан. Кеше үзенең тормышындагы теге яисә бу мизгелләрне ниндидер дәрәҗәдә кабатлый алса да, мәктәп еллары кабатланмас һәм бердәнбер булып кала. Шушы матур елларны аң-белем алуга гына багышламыйча, игелекле, киң күңелле кешеләр булып үсеп җиткән яшьләр өчен шатландык.

Резеда НУРТДИНОВА.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: