Әлиф Иргали улының диңгезгә сөюенең ничек көчле булуын гади сүзләр белән генә аңлатып та булмыйдыр. Бу хисе әле дә сүрелмәгән аның, үткәннәрне ул шулкадәр бирелеп, сагынып искә төшерде. Хәрби хезмәтен ул Тын океан флотында үтә. Ләкин ул тәмамлану белән кайтырга ашыкмый егет, диңгез җибәрми. Өч ел хезмәттән соң тагын шул ук вакыт контракт буенча кала, ә аннары сигез ел дәвамында балыкчылар судносында эшли. “Диңгезгә шундый сөю каян барлыкка килде?” – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
- Безнең заманда кайсы гына малай диңгезче булырга хыялланмаган икән? Бөтен уйларыбыз ерак ярларга, диңгез-океаннарга, батырлыкка урын булган җирләргә юнәлгән иде, - ди Әлиф Иргали улы, уйлары белән шул елларга әйләнеп кайтып. - Ә диңгезгә, флотка, корабларга булган мәхәббәтне гади китаплар тәрбияләде. «Робинзон Крузо», «Хәзинә утраулары» һәм башка әсәрләр укып, хыялларга бирелә идек. Үсә бара "Балтыйк күге", "Без Кронштадтан" кебек фильмнар ярдәмендә диңгезгә тартылу арта гына барды. Ә бишенче сыйныфта укыгандагы бу хәлне беркайчан да онытмаячакмын. Минем нинди көч белән диңгезгә тартылуымны башкалар да аңлады. Бер көнне рюкзагыма барлык кирәкле әйберләремне җыйдым да, диңгезне күреп кайтырга булдым. Тимер юл станциясе белән янәшә яшәвебезне исәпкә алып, бернинди проблемалар да булмас дип уйладым. Ләкин мине күреп калдылар һәм, әлбәттә, туктатырга теләделәр. Качтым һәм товар поездында Чиләбегә кадәр барып җиттем. Менә шунда мине эләктерделәр дә инде һәм өйгә кайтардылар. Бик каты эләкте. Безнең әти бик таләпчән, усал иде. Башкача мөмкин дә булмагандыр: гаиләдә 9 бала. Бу хәлдән соң әти белән җитди сөйләшү булды. Әгәр өч ел дәвамында тәртип бозмыйм икән, ул миңа үзенең кирза итекләрен бүләк итәргә һәм укырга җибәрергә вәгъдә итте. 8нче сыйныфны тәмамлау белән туп-туры Уфа елга училищесына юлландым һәм укырга кереп китем. Беренче навигация "Петр Комаров" судносында үтте. Мин анда матрос булсам да, төрле эшләрне башкарырга туры килде. Ләкин, икенче яктан, мин монда күп нәрсәгә өйрәндем. Тизрәк штурвал артына басу теләге белән янып йөрдем. Һәм, ниһаять, өченче елга бу теләгем дә тормышка ашты: буксирга рулевой итеп алдылар. Безне ерак Киров өлкәсенә җибәрделәр – Вятка елгасы буйлап бүрәнәләр ташыдык. Көз көне генә кайттык. Безне каршы алырга дусларым да килгән иде. Алар повесткаларын күрсәтә башлагач, кыен булып китте: ә мин?! Инде төн җитеп килүгә карамастан, идарәгә йөгердем. Бәхеткә, җитәкчелек үз урынында иде, ә повестка мине күптән көтеп ята икән.
Шулай итеп, ул Тын океан флотына эләгә. Егетнең бәхетенә, училищедан соң килгәннәрне 6 ай урынына ай ярым гына укыталар һәм Камчаткага озаталар. Әлиф флагман корабына эләгә, аны казанлык машинисты итеп тәгаенлиләр. Үзе әйтүенчә, кайбер нәрсәләр таныш була, ә белмәгәнен бик тиз үзләштерә. Шулай мавыктыргыч та, шул ук вакытта авыр да диңгез тормышы башланып китә. Менә бит, балачак хыялы тормышка ашты! Әлбәттә, авырлыклар да урап узмый. Ләкин күпбалалы гаиләдә хезмәт белән чыныгып үскән егет аларга бирешми, сынатмый, киресенә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырыша. Кораб старшинасы хәтерләвенчә, диңгез тормышына барысы да җайлаша алмый. Өстәвенә, машина-казанлык бүлекчәсендә 60 градус эссе. 4 сәгать буе дежур торырга кирәк. Ләкин якташыбызның беркайчан да сынатканы булмый. Ә күпләрне диңгез авыруы аяктан ега. Әлбәттә, монда физик әзерлеге дә, елга училищесында алган белеме дә, әтисенең тәрбиясе дә булышлык итә.
Әлиф Янгировның намуслы хезмәтен бихисап бүләкләре дәлилләп тора: “Флотка тугрылыгы өчен”, “Ерак сәфәр өчен” һәм башка бихисап медаль-билгеләрен ул кадерләп саклый. Ә инде водолаз сәгате аеруча кадерле аңа. Диңгездә хезмәт иткәндә тагын бер хыялын тормышка ашыра ул. Профессиональ водолаз булып китмәсә дә, шул мәктәпне үтеп, бу һөнәрнең асылына төшенә.Туган якларына кайткач, тимер юл станциясенә урнаша: 30 ел монтер булып эшләп, хаклы ялга чыга. Ә холык ныклыгына сынаучы диңгезгә карата ярату, хезмәте турында хатирәләр, алар нинди генә булса да, гомер буена уелып калган. Ничә еллар үтсә дә, ул бу вакытларны бик сагынып һәм горурлык хисе белән искә ала.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.