+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль 2021, 11:16

Туган көн бәйрәменнән соң хәсрәтле төн туган

Машина астында калып һәлак булган 18 яшьлек кыз янында тагын 4 кыз булган.

Туган көн бәйрәменнән соң хәсрәтле төн туган
Туган көн бәйрәменнән соң хәсрәтле төн туган

Кичә Уфа районында 24 июльгә каршы төндә булган һәлакәт турында язган идек. Әле аның нечкәлекләре билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, анда Сергеевка авылының Үзәк урамында төнге икенче яртыда «Хендай Солярис» автомобиленең кюветка төшеп китүе турында язылды.Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында сөйләүләренчә, чит ил машинасы руле артында идарәне үти алмаган яшь кыз булган, шуның аркасында машина юл читенә чыгып, түбәсенә әйләнгән.

Яшь шофер алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә, ә машинаның салонында булган дүрт ахирәте имгәнә. 18 һәм 19 яшьлек ике кыз табиблар тарафыннан дәваханәгә озатылган.

Соңрак юл полицейскийлары 17 яшьлек кызның машина йөртү хокукы булмавын ачыклый һәм ул төндә чит машинада йөри. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү бара.Һәлак булган Екатерина күптән түгел мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган һәм университетка укырга керергә әзерләнгән. Ул көнне дус кызлары аны туган көнгә чакырган, ә инде төнлә алар машинада җилдереп кайтырга булган.

- Авыл буйлап сәгатенә 120 километр тизлек белән бардык. Шулай килеп чыгуы бик кызганыч, - ди аларның берсе Надежда.Күпсанлы дуслары һәм танышлары Екатеринаны яхшы сүзләр белән генә искә ала – кыз гаиләдә бердәнбер һәм көтеп алынган бала булып үскән, һәрчак яхшы укыган, эстрада биюләре белән мавыккан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: