-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2021, 18:15

Уфага "Җиңү поезды" килде

31 июльдә Уфага беренче тапкыр "Җиңү поезды" - тимер юл эшелонында оештырылган Бөек Ватан сугышы турында күчмә күргәзмә килде. 15.00гә беренче экскурсия билгеләнгән иде, һәм шунда ук күргәзмәнең аншлаглар җыячагы ачыкланды. Төркемнәр формалашкан арада матбугат вәкилләренә үзләренә генә диярлек эшелондагы хәрби тормыш мемориалыннан үтү мөмкинлеге бирелде.

Уфага "Җиңү поезды" килде
Уфага "Җиңү поезды" килде

Беренче вагон - әле тыныч тормыш. Тәрәзәләрдән озатучылар атлый, тәрәзә артында бодай басулары, шау-шулы сөйләшүләр һәм көлешүләр ишетелә.

Алга таба - беренче бомбардировкалар, снарядлар шартлавы, берни турында да шикләнмәгән яшь гаиләнең тетрәндерүе. Аннары эвакуация дә, фронтка демобилизация дә, окопта сугыш та, баш өстендә пуля сызгыруы да, фашист әсирлеге дә, совет әсирлеге дә, госпиталь һәм концлагерь да, немецларның овчаркалары өрүе дә, Ленинградка күселәр белән көрәшү алып киленгән мәчеләр дә. Өйгә гарипләнгән фронтовиклар кайтуы да булачак.

Мондый экспозиция проекты "Невский баталист" (җитәкчесе - Дмитрий Поштаренко) исеме астында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына планлаштырылган һәм гамәлгә ашырылган, ул - кино һәм телеҗитештерү өчен хәрби тематика декорацияләрен булдыруда махсуслашкан иҗат остаханәсе. Видеоны бизәүне һәм тавыш белән "Кызыл квадрат" медиатөркеме эшләгән.

Проект Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Русия Президенты Аппараты патронажы астында финансланган, "РЖД" компаниясе поезд биргән. Тавыш һәм яктылык буенча күргәзмә эшен «Җиңү волонтерлары» тәэмин итә.

Күргәзмә хезмәткәре Регина Ишмулина сөйләгәнчә, "Җиңү поезды" Мәскәүдән 2020 елның сентябрендә чыккан һәм шуннан бирле, якынча 60 шәһәрдә булып, 160 меңнән артык килүчене кабул иткән. Уртача бер көн эчендә анда меңгә якын кеше булган. "Ә Уфада, мөгаен, күбрәк тә булыр, чөнки ачылудан ук ажиотаж күрәбез", - дип билгеләде кыз.

Күргәзмә 2 августка кадәр эшләячәк, анда керү бушлай, әмма https://поездпобеды.рф "Регистрация" бүлегендә теркәлү кирәк. Бер электрон почтага бер генә килүчене теркәргә тәкъдим ителә. Күрсәтелгән электрон адреска чакыру билеты килмәсә, кире элемтә формасы аша үзеңнең теркәлү статусыңны аныкларга киңәш ителә.

12 яшьтән балалар күргәзмәгә - мөстәкыйль, кечкенәләр ата-аналары озатуында керә ала.

Тимер юл вокзалы бинасында экспозициягә керүчеләр җыела, анда волонтерлар кизү тора. Экскурсияләр һәр биш минут саен 12 кешегә кадәр зур булмаган төркем белән оештырыла.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: