Быел җәй бик иртә килде, май аенда ук эссе көннәр башланды. Җәйнең беренче айларында эсселек буенча яңа
рекордлар куелды. Әлбәттә, бу кадәр эссе көннәрдә тәрәзәләрне ачмый мөмкин дә түгел. Кемнең генә өйгә җәй исе, саф һава кертәсе килмәсен? Тик шәһәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр, бигрәк тә кечкенә балалары булган кешеләр өчен ачык тәрәзәләр янында уяулык сакларга кирәк, чөнки алар зур куркыныч тудыра.
Ел саен, көннәр җылыту белән, илнең төрле төбәкләрендә балалар-ның тәрәзәдән егылып төшүе турында хәвефле хәбәрләр алына башлый. Русиядә ел саен шуның аркасында меңгә якын бала зыян күрә. Балалар травматизмында, юл-транспорт фаҗигаләреннән кала, тәрәзәдән егылып имгәнү, үлү очраклары 2нче урында килә. Мондый куркыныч хәлләр, га-дәттә, бер яшьтән алып 3-6 яшькәчә балалар арасында күзәтелә. Кызганычка каршы, статистиканы арттыручы очраклар республикада да ешайды. Оператив мәгълүматларга караганда, ел башыннан Башкортстанда югарыдан егылып 7 бала һәлак булган һәм 17се җәрәхәтләнгән.
Җәй башында Нефтекамада булган үлем очрагы күпләрне тетрәндерде. Яшь ярымлык сабый тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшә һәм алган җәрәхәтләрдән үлә. Ул көнне бала нәнәсе белән дәү әтисе янында кунакта булган.
Ә менә Уфада бишенче каттан егылып төшкән бер яшьлек сабыйның исән калуы могҗизага тиң. Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, сабый бүл-мәдә ялгызы калган булган һәм, җиңел генә тәрәзә төбенә менеп, москит челтәренә таянган.
“Соңрак ачыклануынча, бу вакытта фатирда күкрәк баласы белән әнисе дә булган икән. Тәрәзәдән егылып төшкән сабыйны күршеләре күреп кала. Ашыгыч рәвештә 112 номерына шалтыраталар һәм малайның әнисенә хәбәр итәләр”, — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Бала исән кала һәм дәваханәгә китерелә.
Күпчелек очракта тәрәзәдәге москит челтәре һәм ата-ананың игътибарсызлыгы коточкыч фаҗигагә сәбәпче була да инде.
Июнь ахырында Нефтекама шәһәрендә булган аянычлы хәл дә нәкъ шуны исбатлый. Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 3 яшьлек кыз йортның бишенче катында урнашкан фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән һәм нык җәрәхәтләнгән.
Ул кичне бүлмәдә берүзе генә калган сабый тәрәзә төбенә менеп, аны ачкан һәм москит челтәренә таянып, аннан челтәр белән бергә очып төшкән. Нәтиҗәдә, бала күпсанлы тән җәрәхәтләре ала һәм бик авыр хәлдә дәваханәгә салына.
Җәйнең икенче аенда бәла-казалар аеруча күп булды. Июльнең беренче ике көнендә балаларның тәрәзәдән егылып төшүенең өч очрагы теркәлгән.
— Ел саен, эссе көннәрдә балаларның тәрәзәдән егылып төшүенә бәйле бәхетсезлек очракларының артуы күзәтелә, — дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында. — Әйтик, 1 июльдә кичке вакытта Чишмәдә өлкәннәр игътибарыннан читтә калган дүрт яшьлек кыз үзе аш бүлмәсенә кереп, ачык тәрәзәдән дүртенче каттан егылып төшә. Күп кенә тән җәрәхәтләре белән кыз дәваханәгә салына. Шул ук көнне Уфада өч яшьлек кыз да шундый ук бәхетсезлеккә юлыга. Ул әти-әнисе эштә чагында җиде яшьлек абыйсы белән өйдә калган була. Балалар тәрәзәне ача, һәм кыз, москит челтәренә таянып, тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшә. Әле күптән түгел Күмертау шәһәрендә ике яшьлек сабый икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бәхеткә, бу очракта бала исән, авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханагә салына.
“Тәрәзәдән егылып төшү балалар травматизмы һәм үлеменең, бигрәк тә шәһәрләрдә, төп сәбәпләреннән берсе булып тора. Балалар, кызыксынучанлык күрсәтеп ачык, тәрәзә янына килергә ярата. Фатирны җилләтү теләге йөзләгән гаиләгә бәхетсезлек китерә. Кечкенә балалар, тәрәзәдән егылып төшә һәм, күпчелек очракта, гомерләре өзелә. Шуңа да балаларны бер генә мизгелгә дә игътибарсыз калдырырга ярамый”, — дип белдерәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Шушы көннәрдә тагын бер аянычлы хәл булды. 23 июльдә Уфаның мәгълүмат-диспетчерлык үзәгенә Сипайлово бистәсендәге Набережный урамындагы 25нче йорт янында кыз баланың үле гәүдәсе ятуы турында хәбәр килгән.
“Фаҗига урынына ашыгыч хезмәтләр җибә-релде. Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм табиблары 5 яшьлек кызның үлемен раслаган. Башлангыч мәгълү-матлар буенча, бала 15нче каттан егылып төшкән”, — дип хәбәр итәләр шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.
Мәгълүм булуынча, баланың әти-әнисе беразга гына өйдән чыккан булган. Бу вакыт эчендә сабый 15нче каттагы фатир тәрәзәсе төбенә менеп баскан. “Полиция янә искәртү ясый: уен вакытында балалар хәвеф янаганын бәяли алмый, өлкәннәр балаларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш. Тәрәзәләрне җилләтү режимында гына ачыгыз. Тәрәзәләргә рәшәткәләр яки махсус йозаклар-блокираторлар куегыз. Москит челтәре ышанычлы түгел. Ул хәтта кечкенә баланың да авырлыгына түзми”, — дип белдерәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Билгеле инде, фаҗигаләр тәрәзәләргә москит челтәрләре куела башлагач ешайды. Мондый челтәрләр бөҗәкләрдән саклый, әлбәттә, әмма бәлаләрдән сакламый. Пластик тәрәзәнең тоткасын да балалар бик җиңел генә борып ача. Ә москит челтәренә сабый курку хисен тоймый, тәрәзәгә таянган кебек таяна. Ә чебен-черки кермәсен өчен эшләнгән махсус челтәр нарасый авырлыгын күтәрә алмый. Нәтиҗәдә, тәрәзә тирәсендәге уеннар еш кына балаларның биеклектән килеп төшеп имгәнүенә, күп очракта үлеменә китерә. Әлбәттә, бу тетрәндергеч хәлләр өлкәннәрнең, ата-аналарның игътибары җитмәүдән килеп чыга. Карап, саклап җиткермәгәннәр, игътибарсыз калдырганнар. Әйтергә кирәк, мондый хәлләр, башлыча, имин гаиләләрдә күзәтелә. Кемдер газизен берничә секундка гына күз уңыннан ычкындырган, кемнеңдер бер баласын караган арада, икенчесенә игътибары җитеп бетмәгән. Дөрес, тәүлегенә 24 сәгать буе балага карап кына утырып, аны бер минутка да яныңнан җибәрмичә яшәп булмый. Шуңа да хәвефсезлек чарасын алдан күрергә кирәк. Хәзер кибетләрдә сабый тәрәзәне, балкон ишеген ача алмаслык тоткычларга куела торган махсус йозак-блокираторлар сатыла. Алар тәрәзәне аз гына ачык калдыру, җилләтү мөмкинлеге дә бирә. Тәрәзәнең москит челтәре куела торган урынына беркетү өчен махсус тимер рәшәткәләрне дә куеп була. Белгечләр әйтүенчә, балага тәрәзәне ачу өчен күз ачып йомган вакыт җитә. Шуңа да өлкәннәргә гомерлек йөрәк әрнүе, үкенеч алмас өчен уяу булырга кирәк.
Коткаручылар баланы егылып төшүдән саклау өчен гомум хәвефсезлек кагыйдәләре төзегән:
— бала тәрәзә төбенә менә алмасын өчен барлык җиһазларны да якын-тирәдән алыгыз;
— москит челтәре ярдәменә беркайчан да исәп тотарга ярамый. Хәтта иң сыйфатлы фирма челтәрләре дә баланың гәүдә авырлыгын күтәрә алмый. Еш кына балалар москит челтәре белән бергә килеп төшә;
— тәрәзәләрне өске яктан, җилләтү режимында гына ачыгыз;
— тәрәзәгә махсус фиксаторлар куегыз;
— тәрәзә һәм пыяла ишекләр янында уйнаучы баланы караучысыз калдырмагыз. Йоклаган баланы беркайчан да фатирда үзен генә калдырып китмәгез: сабый уянырга һәм ачык тәрәзә төбенә менәргә мөмкин;
— балаларга тәрәзәгә якын урнашкан караватта сикерергә рөхсәт итмәгез, бу аларны көтелмәгән бәладән саклап калачак;
— балага өлкәннәрдән башка балконга чыгарга рөхсәт итмәгез;
— әгәр 5-12 яшьлек бала фатирда берүзе калудан курка икән, аны хәтта кыска вакытка да үзен генә калдырмагыз.
Еш кына, курку тоеп, балалар, әти-әниләрен күрергә өметләнеп, тәрәзәгә яки балконга бара һәм егылып төшә.
Зөлфия Фәтхетдинова.