+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2021, 09:30

10 мең сумны ничек юлларга?

Агымдагы елда 6-18 яшьлек балалары булган гаиләләр дәүләттән 10 мең сум алачак. Шушы хакта указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды. Бер тапкыр бирелә торган түләүләр өчен гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлады. Ул кемнәргә тиеш һәм акчаны ничек юлларга? Түбәндә сүз шул хакта.

10 мең сумны ничек юлларга?
10 мең сумны ничек юлларга?

Бу нинди түләү?

Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын тәкъдим итте. Аларның берсе 6-18 яшьлек балалары булган гаиләләргә кагыла. Һәр балага бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә пособие гаилә хәленә, керем дәрәҗәсенә һәм ташламалар булу-булмауга карамастан, барысына да биреләчәк. Русия буенча мондый түләүне – 20 миллионнан артык, ә Башкортстанда 650 меңнән артык бала алачак.

Ул кемнәргә биреләчәк?

l 2003 елның 3 июленнән 2015 елның 1 сен­тябренә кадәр туган балаларга (6-18 яшь);
l 1998 елның 3 июленнән 2003 елның 2 июленә ка­дәр туган балаларга (18-23 яшь), әгәр сәла­мәтлекләре буенча чикләүләре булса һәм мәктәптә укуларын дәвам итсәләр.
l Ике ата-ана да мотлак Русиядә даими яшәргә һәм ил гражданнары булырга тиеш.

Гаризаны ничек тутырырга?

Акча автоматик рәвештә килмәячәк, моның өчен иң элек гариза бирергә кирәк. Яңа пособиене түләүгә гаризалар 15 июльдән 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Аларны рәсмиләштерү өчен каядыр барырга кирәкми. Бары тик “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша гариза бирергә генә кирәк. Әгәр сез элек портал аша гариза биреп, түләүләр алган булсагыз, Русиянең Санлы үсеш министрлыгы узган елгы гаризалар нигезендә барлык шаблоннарны төзеп, кулланучыларга электрон хатларны үзе җибәрә. Портал форманы үзе тутыра, сезгә мәгълүматларның дөреслеген һәм банк реквизитларын гына тикшерергә кирәк.
Әгәр сезгә электрон хат килмәсә яки сез элек пособиеләр алмаган булсагыз, 1 ноябрьгә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталында кыска анкетаны тутырыгыз.
Иң мөһиме – сезнең аккаунт “расланган” (“подтвержденный”) дигән статуска ия булырга тиеш. Моны тикшерү өчен үз аккаунтыгызга керегез, фамилиягезгә басыгыз һәм сул якта үз статусыгызны күрерсез.
Дәүләт хезмәтләре аша теләмисез икән, шәхсән Пенсия фонды бүлегендә гариза бирергә мөмкин. Сезгә паспорт, СНИЛС һәм туганлыкны раслаучы документ кирәк булачак. Мәсәлән, баланың туу турындагы таныклыгы.
Гаризаны баланың әтисе дә, әнисе дә, опекуннары яки попечительләре дә бирә ала. Әгәр гражданга 18 яшь тулган булса, түләү өчен гаризаны ул үзе бирә ала.

Акчаны кайчан көтәргә?

Түләүләр 2 августтан бирелә башлый. 10 мең сумны гаризаны беренчеләрдән бирүчеләр генә алачак икән, дигән имеш-мимешләр дөрес түгел. Акча барысына да җитәчәк.
Шунысы мөһим – бу түләүләр керемгә саналмый һәм пособиеләр билгеләгәндә гаиләнең гомум керемендә чагылмаячак.
Бала мәктәпкә киләсе елда гына барачак. Аңа акча биреләчәкме?
Алты яшьлек балаларның барысы да, шул исәптән, быел ниндидер сәбәпләр аркасында мәктәпкә бармаска мөмкин булганнарны да кертеп, түләүне алачак. Бу хакта Президент Владимир Путин үзе дә чыгышларында берничә тапкыр искәртте. Әти-әниләр бу акчага мәктәп кирәк-яраклары сатып ала һәм аны киләсе елга калдыра ала.
Әгәр балага 18 яшь тулган булса, ләкин ул әле мәктәптә укыса...
18 яше тулган бала әле мәктәптә укый, ләкин сәламәтлеге буенча каршылыклар юк икән, түләү тиеш түгел.
Тугызынчы сыйныфтан соң бала колледжга укырга керде. Аңа 10 мең сум тиешме?
Әйе, әгәр яше буенча туры килә икән, кайда укуына карамастан, акча барыбер биреләчәк.
Биш балам бар. 10 мең сумны кайсына бирәчәкләр?
Бишесенә дә. Сез 50 мең сум акча алачаксыз.

Аны нәрсәгә тотынырга ярый?

Әлбәттә, бу акчаларны кайчан һәм ничек сарыф итүегезне беркем дә контрольдә тотмаячак. Тик шунысы мөһим: бу пособие балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бирелә – форма, аяк киеме, рюкзак, мәктәп кирәк-яраклары сатып алыр өчен.
Мошенниклардан сак булыгыз!
Балаларга яңа уку елы алдыннан 10 мең сум акчалата ярдәм күрсәтү хакында карар кабул ителгәч тә кибермошенниклар (кешеләрне телефон, Интернет аша талаучылар) күзгә күренеп активлашкан. Июль уртасында гына да яңа 170 фейк, ягъни ялган сайт барлыкка килгән. Бу хакта BI.ZONE компаниясенең экспертлы сервис блоклары директоры Евгений Волошин хәбәр итә.
Аның белдерүенчә, әлегә уку елы алдыннан биреләчәк түләүләргә генә багышланган сайтлар юк, әмма фейк сайтларда дәүләт тарафыннан биреләчәк акча хакында күп языла, аны алыр өчен юрист белән элемтәгә чыгарга тәкъдим ителә. Бу, әлбәттә, ялган оешманың ялган юристы булачак.
Мошенниклар берничә схема буенча эшләргә мөмкин, ди Волошин. Аларның берсе – ялган ресурска банк картагызның мәгълүматларын таләп итү һәм анда булган акчагызны чәлдерү. Икенчесе – сездән, төрле сәбәпләр табып, үз исәпләренә бераз акча, комиссия күчертү. Моны вәгъдә ителгән 10 мең сумны алу өчен кирәк, дип аңлатырга мөмкиннәр. “Әлбәттә, комиссия түләгәннән соң, кулланучыга беркем дә 10 мең сум акча күчермәячәк”, – дип билгеләп үтте эксперт.
Әти-әниләр, балигъ булмаган балалар тәрбияләүчеләр, сак булыгыз, мошенниклар ятьмәсенә эләгә күрмәгез!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: