Моннан берничә ел элек туристларның контрольсез һөҗүме аркасында мәгарәдә боз эрегән диярлек, микроклимат бозылган. Шуннан соң мәгарәгә мөстәкыйль килүне тыйганнар.
- Кар патшабикәсенең патшалыгын күрәсегез килә, каты кагыйдәләргә әзер булыгыз. Экскурсия төркемендә 10нан да артык кеше булмаска тиеш. Бу - мәгарәдә бозлык өчен таләп ителә торган температураны саклау өчен кирәк. Урынны алдан ук броньларга кирәк. Юлның бер өлешен җәяү узасың, ләкин аны 6 яшьтән өлкәнрәк балалар да җиңә. Чын күңелдән тәкъдим итәм, - ди Дәүләт җыелышы-Корылтайның вице-спикеры Эльвира Аеткулова.
Парламентарий мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен проектны гамәлгә ашыруга мәгарә әзерләү белән танышты. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Урыус география җәмгыятенең «Аскын боз мәгарәсе: бөтен кеше өчен мөмкин булган маршрут» проекты Президент грантлары фонды конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Аскын боз мәгарәсенә экскурсияләр тиздән психоневрология учреждениеләре һәм интернат-йортларның клиентлары өчен мөмкин булачак. Элек монда сак өчен йорт, лапаслар, туристик стоянкаларда бәдрәфләр, беседка төзелгән булган. Шулай ук мәгарә эчендәге баскычлар урнаштырылган һәм күзәтү мәйданчыгы эшләнгән, мәгарә яктыртылган.
- Бу туризм юнәлеше - уникаль. "Уңайлы мохит" оештырганда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр ел буе Аскын боз мәгарәсенә йөри алачак. Ул республикада беренче социаль җайлаштырылган табигый объект булачак, - ди Эльвира Аеткулова.
Шул ук вакытта Аскын боз мәгарәсе башкортстанлыларның яраткан урыннары унлыгына керә. Инстаграм социаль челтәрендә узучы #ВыбирайБашкортостан флешмобы моңа ачык дәлил.
Фото: “Башинформ”