Атом бомбасын хәрби куллануга әзерлек 1944 елның җәендә башлана. Икенче елның май-июнь айларында Тын океандагы Мариан утраулары архипелагына Американың 509нчы катнаш авиация төркеме килеп төшә. 1945 елның 25 июлендә АКШ Президенты Гарри Трумэн Япониянең Хиросима, Кокуру, Нагасаки шәһәрләрен бомбага тоту турында карар кабул итә. 6 августта билгеләнгән нокталарга полковник Пол Тиббетс җитәкчелегендә өч самолет юл тота. Бомбага тотуга бер сәгать кала, Япониянең һава радарлары челтәре берничә самолетның якынлашуын терки, ләкин аларның саны аз булу сәбәпле, Хиросимада игълан ителгән һава тревогасы тиздән гамәлдән чыгарыла. 10 мең метр биеклектән бомбаны Хиросима шәһәренә юнәлткәннән соң, 8 сәгать 15 минутта шәһәргә уран зарядлы “Little Boy” атом бомбасы ташлана, аның тротил эквиваленты якынча 20 мең тонна тәшкил итә. Бомба биеклектә шартлый.
Кызганычка каршы, ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә шунда ук 80 меңгә якын кеше үлә, 12 меңнән артыгы хәбәрсез югала, 40 мең кеше җитди җәрәхәтләр ала. Шартлау үзәгеннән дүрт чакрым радиуста күп сәгатьләр буе янгын дәвам итә. 12 квадрат километр мәйданда йортлар тулысынча җимерелә, 90 мең йортның 62 меңе җир белән тигезләнә.
9 августта 11 сәгать 01 минутта атом бомбасын йөртүче “Fat Man” экипажы Нагасакига плутоний зарядлы (20 мең тонна тротил эквивалентлы) атом бомбасы ташлый. Бу шартлау 73 меңнән артык кешенең гомерен өзә. Арытаба радиациядән һәм җәрәхәтләрдән тагын 35 мең кеше һәлак була. Зыян күрүчеләрнең 50 проценттан артыгының тәне пешә, 30 проценты удар дулкыныннан җәрәхәтләнә, 20 проценты радиация йогынтысына дучар була. Шулай ук, янгыннар биналарның күп өлешен юкка чыгара.
Ике шәһәрдә 300 меңгә якын кеше үлә, хәбәрсез югала, 200 меңгә якыны радиоактив нурланыш ала. Хиросимага һәм Нагасакига атом бомбасы ташлау кешелек тарихында атом-төш коралы хәрби максатта кулланылган бердәнбер очрак булып тора.
Япониянең ике тыныч шәһәрен бомбага тотуны берни белән дә аңлатып та, аклап та булмый. Япония дә, Германия дә СССР тарафыннан җиңелгән иде бит инде. Тыныч шәһәрләрне бомбага тотып, Америка Кушма Штатлары сәяси максатларны күздә тота – атом коралын халыкларны куркытуның төп чарасы буларак карап, үзләренең куәтен һәм стратегик өстенлеген күрсәтәсе килә.
1955 елның 6 августында Хиросимада атом һәм водород коралларын тыю буенча беренче халыкара конференция уза. 1985 елда Тын океанның көньяк өлеше “атом бомбасыз зона” дип игълан ителә. 2010 елда атом бомбардировкасының 65 еллыгына багышланган чараларда тарихта беренче тапкыр АКШ вәкиле – бу илнең Япониядәге илчесе Джон Рус катнаша.
2016 елның 27 маенда Хиросимага беренче тапкыр ул вакыттагы АКШ Президенты Барак Обама килә, ул Тынычлык паркында атом бомбардировкасы корбаннарын искә алу мемориалына чәчәкләр сала. Анда ул дөньяны атом-төш коралыннан баш тартырга өнди. Әмма АКШ лидеры үз иленең Япония шәһәрләрен бомбага тотканы өчен гафу үтенми.
Хиросима шәһәре күпләп юк итү коралына каршы көрәш символына әверелде. Хиросима көне халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан атом-төш коралын тыю өчен Бөтендөнья көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шәһәрнең үзендә бу көнне ел саен хәтер мәрәсиме уза. Шәһәр үзәгендә коточкыч фаҗига турында даими искәртү – шартлаудан соң калган җимерек җир кисәге сакланган.
Ример НАСРЕТДИНОВ.