-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2021, 09:40

“Салынганнан бирле ремонт күрмәгән...”

“Инцидент” системасы ярдәмендә Октябрьскийда мәктәп төзекләндерелгән, тротуарлар тәртипкә китерелгән.

“Салынганнан бирле ремонт күрмәгән...”
“Салынганнан бирле ремонт күрмәгән...”
Август — ата-аналар өчен кызу чор. Балаларны мәктәпкә әзерләргә, кием-салым, уку әсбаплары, кирәк-яраклар алырга кирәк. Шул ук вакытта алар мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлегенә игътибар итәргә дә вакыт таба. “Кандра авылының 1нче мәктәбендә булганыгыз бармы? Аның түбәсеннән элек тә су ага иде, хәзер дә ага. Түбә ремонтлауга дигән акчалар туздырылып беткәндер, мөгаен...” — дип язган социаль челтәрләрдә Туймазы районыннан Елена Кадулина.

“Туймазы районы хакимиятенең мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Ольга Чернова хәбәр итүенчә, быел яңа уку елына әзерлек кысаларында Кандра авылындагы 1нче урта мәктәпнең түбәсенә, фасадына — өлешчә, кабинетларга, коридорларга һәм санузелларга косметик ремонт ясалган. Мәктәпнең торышы “Роспотребнадзор” һәм “ОНДиПР” таләпләренә туры килә”, — дип җавап бирә аңа Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.
Октябрьскийдан Алена Елхованы да мәктәп проблемасы борчый. “12нче мәктәп белән күптән шөгыльләнергә һәм аны төзекләндерергә вакыт. Анда урамда совет заманыннан калган спорт почмагы тора. Юллар җиме­релеп беткән диярлек, балалар йөргән бу плитәләрне хәтта сукмаклар дип атап та булмый, коймага да игътибар итегез. Мин монда 1989-91 елларда 1нчедән 3нче сыйныфка кадәр укыдым, шуннан бирле берни дә үз­гәрмәде!!!” — дип язган ул.
“12нче мәктәптә спорт мәйдан­чыгына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Атап әйткәндә, өстәмә яктыртылган хоккей тартмасы урнаштыру, сикерү чокырын төзекләндерү, стритбол һәм тренажерлар өчен мәйданчыклар булдыру, шулай ук кыскартылган периметр буенча мәктәп территориясен киртәләү күздә тотыла. Бюджет тулыландырылган очракта, агымдагы елда төзекләндерүгә акча бүленәчәк. Шулай ук төзелеш тә­мамланганнан соң, Клинов урамы һәм 35нче һәм 38нче бистәләр арасында уңайлы яшел сквер ачарга һәм ял итү зонасын төзекләндерергә ниятлибез”, — дип җавап биргән Октябрьский шәһәре хакимиятенең социаль чел­тәрләрдәге рәсми вәкиле Анастасия Исавлина.
Август башында Октябрьский шәһәре хакимиятенең мәгариф бүлеге башлыгы Александр Косариновтан “12нче мәктәпнең спорт мәйдан­чыгында капиталь ремонт тәмам­ланды”, — дигән җавап килгән.
Шул ук шәһәрдән Юлия Калашникова Герцен урамы буенча юлларның начар хәлдә булуы турында хәбәр иткән. Биредә асфальт урам төзел­гәндә салынган һәм башкача ремонтланмаган. “Киләсе елга булса да планлаштырылсын иде бу эшләр”, — дип язган ул.
Шәһәр хакимиятеннән килгән җавапта Герцен урамы буенча тро­туарның “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында ремонтлануы турында белдерелә.
Гомумән алганда, 2 августтан 8 августка кадәр Башкортстан белән идарә итү үзәге 3954 хәбәр эшкәрткән. Бу, алдагы атнадагыга караганда, 374кә кимрәк. “Инцидент-менеджмент” аша —1753 (-263), Кире элемтә платформасына 2201 (-111) мөрәҗәгать килгән. Былтырның шул ук чорында — 927. Элеккечә лидерлар исәбендә — COVID-19дан вакциналау темасы. Бер атнада 2246 хәбәр эшкәртелгән.
Икенче урында юллар буенча сораулар — 279 (348 иде). Өченче урында төзекләндерү — 264 (336 булган). Социаль яклау темасы дүртенче — 237 (150), ә торак-коммуналь хуҗалык темасы — бишенче урында — 151 мөрәҗәгать (226 булган).

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: