+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2021, 10:07

Без американнар булырга тиеш идек

Сабак алынмаган тарих)Шушы бөек дәүләт, олы җәнҗаллар кичерә, зур проблемаларга тарый торгач, яңа, чираттагы, президентлы булды. Океан аръягында хакимнәрнең алмашынуы, әлбәттә, безгә яңалык түгел, әмма Американың барлыгын, аның һәммә дөньяга йогынты ясавын оныта алмыйбыз. Кушма Штатлар элек-электән тарихны борып җибәрерлек кодрәткә ия булган. Укучы игътибарына тәкъдим ителгән язмалар нәкъ шуны дәлилли дә.

Тарих эзләнүләр һәм хаталар, югалтулар һәм табышлар белән языла. Бүген хаклы икәнлегенә ышанган нәрсәнең иртәгә ни рәвешле булырын зирәк акыллы кешеләр дә әйтә алмас.
1948 елның 3 апрелендә Америка Кушма Штатлары Конгрессы “Маршалл планы” дип аталган программа кабул итә. Тарих фәне буенча һәр мәктәп укучысына билгеле булса да, 70 елдан соң ул программаны бар иткән сәяси, икътисади һәм социаль шартлар, Европа илләре генә түгел, бөтен дөнья өчен нәтиҗәле, хәтта бүгенге халыкара мөнәсәбәтләргә йогынтысы турында хәтер яңартып алуны кирәк дип уйлыйм.
Моның өчен бөтен дөньяны тетрәткән хәлләргә әйләнеп кайтыйк. Гитлер Германиясе һәм аның куштаннары союздаш дәүләтләр куәте каршында тез чүкте. Җиңүчеләр бәйрәм итсә дә, фашизм коллыгыннан азатлык алган илләр куанса да, сугыштан соңгы сәяси-икътисади хәлләр гаять катлаулы иде. Советлар Союзы сугыш ахырына гаять зур хәрби куәткә ия булса да, ул икътисади җәһәттән бөлгән, халыкның тормышы бик авыр, ил тоташ җимерелгән, дөнья көтәрлек миллионнарча кеше һәлак булган. Америка Кушма Штатлары исә, Бөтендөнья сугышында актив катнашса да, хәрби заказлар ярдәмендә икътисадын ныгытты, технологик яктан башкалардан алга китте.
Шул ук вакытта, 1943 елгы Тегеран, 1945 елгы Ялта һәм Потсдам киле­шүләренә карамастан, кичәге союздашлар арасында дөньяга өтенлекле йогынтыга ия булу, үз ихтыярын башка дәүләтләргә көчләп тагу, тышкы сәяси стратегиясен тоткарлыксыз гамәлләштерүгә шартлар тудыру өчен көрәш кискенләшә. Бөек Британия премьер-министры Уинстон Чер-чильнең Фултон шәһәрендәге чыгышыннан соң дөньяның бүлгәләнүе гамәли төс алса да, әлегә сүз “салкын сугыш” турында бармый. Әмма Маршалл планы Европаны ике сәяси системага бүлүне һәм ике яктагы дәүләтләр арасындагы капма-каршы­лыкларның көчәюен тизләтте.
АКШның Дәүләт секретаре Джордж Маршалл Европаны аякка бастыру программасын 1947 елның 5 июнендә Гарвард университетында сөйләгән кыска гына чыгышында ачып салган. Европа икътисадын сугыш кына түгел, бәлки тулысынча хәрби ихтыяҗларга эшләтү дә структура җә­һәтеннән аны җимергән. Куллану товарлары юк, халык ач, миллионнарча кеше йорт-җирсез. Өстәвенә, ул елларда кыш та салкын килгән. Юл-транспорт бәйләнеше өзелгән.
Дөрес, Англия белән Франция сугыштан соң, колонияләренә таянып, тәүдә – үз илләрендә, арытаба, Европада икътисадны тиз үк тергезә алыр дигән өмет булган, ләкин ул акланып бетмәгән. Шул ук вакытта Европа илләренә икътисади һәм финанс ярдәм күрсәтү фикере элегрәк АКШ армиясенең Берләштерелгән штабы начальнигы булган генерал Маршаллның гына уена килмәгән икән. Беренче Бөтендөнья сугышында Германия җи­ңелгәннән соң, анда революция күтәрелгәч тә, бу социаль тетрәнүләр кабатланмасын өчен, АКШ 20нче елларда ук Европага инвестицияләрне көчәйткән, заемнар биргән, Америка банклары белән уртак проектлар оештырган. Маршал беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Америка халкындагы җиңү эйфориясенең илне изоляцияләүгә китерүен һәм америкалы­ларның сугыштан соңгы Европа эшләренә тыгылырга теләмәвенең нацизмның кабаттан барлыкка килүенә һәм яңа бөтендөнья сугышы кабынуга булышлык итү ихтималын истә тоткан. 1943 елда ук генерал АКШ кораллы көчләрен акрынлап демобилизацияләү һәм үзгәртеп кору планын эшләгән һәм сугыш беткәч тә халык алдындагы чыгышларында булачак сәясмән һәм дәүләт эшлеклесе ялгыз калуның Америка өчен үлемечле булуын һәм илнең сугыштан соңгы Европаны үстерү өчен тарихи җаваплылык тоярга тиешлеген әйтә килгән. Ниһаять, АКШ хөкүмәте дә беренче Бөтендөнья сугышыннан соң җибәрелгән хаталарны кабатлау ярамаганлыгын аңлаган.
АКШ өчен Европадагы хәлләрнең әһәмияте нидән гыйбарәт? Беренчедән, Америка һәм Европаның икътисадлары бер-берсе белән бәйле булганлыктан, АКШ өчен Европа базары, Европа сәнәгате һәм алар белән бергәләп эшләү мөһим. Икенчедән, Европа илләрендәге хәерчелек һәм җимереклек демократик сәяси корылышның социаль-икътисади нигез­ләрен какшата һәм коммунистик идеология ягына этәрә. К. Маркс әйтмешли, коммунизм һичкайчан да нык үсешкән капиталистик җәмгыятьләрдә тантана итә алмый. Ул фәкать көчсез, үсешкән капитализмга барып җитмәгән һәм сугыш нәтиҗәсендә социаль юнәлешен югалткан, тетрәнү кичергән җәмгыятьләрдә генә җиңә. Европада сугыштан соңгы илләр нәкъ шундый хәлдә иде.
Маршалл планы вакыйгалар шул җирлектә үсмәсен, Европа илләре икътисадын тергезүгә башлангыч булсын өчен игълан ителгән. Икътисади аякка бастыру программасы Европа илләре икътисадын тергезү һәм демократик учреждениеләр яшәп китәрлек һәм чәчәк атарлык шартлар булдыру, шулай ук хәерчелек, эшсезлек һәм социаль җимереклек сайлаучыларны коммунистик фиркаләр ягына аудармасын өчен киртә кую максатын тоткан. Джордж Маршаллның Гарвардта сөйләгән телмәрендә ул максат шулай яңгырый: “Кушма Штатлар дөньяга күнегелгән икътисади сәламәтлек кайтару өчен хәлдән килгән кадәр эш башкарырга тиеш, шунсыз сәяси тотрыклылык та, ныклы тынычлык та юк. Безнең сәясәт нинди дә булса илгә каршы түгел, бәлки бик еракка, фәкыйрь­леккә, өметсезлеккә һәм буталчыклыкка каршы юнәлтелә. Тергезүдә булышлык итәргә теләге булган һәр хөкүмәт Кушма Штатлар ягыннан тулысынча хезмәттәшлек табачак”.
Шул ук вакытта СССРның ул чактагы сәяси җитәкчесенең нинди карашта булуы турында кабаттан сүз куертмыйк. Сталин, Молотов Маршалл программасында катнашудан катгый баш тарткан. Бу очракта идеология икътисади зарурлыктан һәм гади халыкның ихтыяҗларыннан өстен чыккан. Европаны тергезүдә хәлиткеч роль уйнаган ике буын сәясмәннәренең инануынча, Кушма Штатларының юмарт ярдәме булмаса, коммунистик режимнар Прагада, Бухарестта гына түгел, бәлки Римда, хәтта Парижда да хакимлекне кулга алуы ихтимал иде. Шуңа Маршалл планы ярдәмендә Европаны тотрыкландыруны Сталин, коммунизмга сугыш игълан итү, дип бәһалаган. Чыннан да, Маршалл планы коммунистик хакимлеккә генә куркыныч булган, аның социалистик идеяләр өчен хәвефе юк. Чөнки Европа дәүләтләре үз илләрен аякка бастыру программасын үзләре эшләгән. Образлы итеп әйткәндә Джордж Маршалл кешеләрнең авызы һәм корсагы өчен генә түгел, ә йөрәге һәм акылы өчен көрәш алып барган.
АКШ Европаның сугышта җимерелгән илләренә аннан алда да ярдәм күрсәтә килгән. 1945-47 елларда бу ярдәм күләме лендлиз рәвешендә 9 миллиард доллар чамасы тәшкил иткән. АКШтан СССР да заем алган. Трумэн хакимияте Көнчыгыш Европадагы СССР кулындагы илләр икътисадларының ачык булуы, СССР тарафыннан сәүдәнең гомум принципларын кабул итү, Советлар Союзының бөтендөнья банкында һәм халыкара акча фондында катнашуы шартларында бер миллиард доллар заем тәкъдим иткән. СССР исә бу шартларга риза булмаган.
Маршалл планы буенча Европа илләренә 13,3 миллиард доллар ярдәм килгән. Ул АКШның тулай милли про­дуктының 5,4 процентын тәшкил иткән. Хәзерге хакларда ул 1 триллион доллар чамасына барып баса. Ярдәмнең төп өлеше кире кайтарылмый, аз гынасы заем рәвешендә була. Әмма монда һич тә хәйриялек юк, чөнки ул акчага АКШтан азык-төлек, сәнәгать продуктлары, чимал, җиһазлар озатыла. Моннан тыш, Европага технологик һәм эксперт ярдәме дә күрсәтелә.
Белгечләр Маршалл планын бик уңышлы проект дип исәпли. Ул тормышка ашырылган чорда Көнбатыш Европа илләрендә тулай милли продуктның үсеше 15-25 процент тәшкил иткән. Бу план ярдәмендә Көнбатыш Европада машина эшләү, химия, корыч эретү һәм башка тармаклар тизләтеп тергезелгән һәм халыкның тормышы яхшырган. 1949 еллардан Трумэн Маршалл планын дөньяның башка тарафларындагы үсешкән илләргә дә тараткан. Бу исә Европа илләренең 1975 елга кадәрге икътисади үсешен тәэмин иткән. Европада эчке тулай продукт 32,5 процентка артып, 1947 елдагы 119 миллиардтан 1951 елда 159 миллиард долларга җитә. Сәнәгать җитештерүе, сугышка кадәрге белән чагыштырганда – 40 процентка, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 11 процентка арткан. 1953 елга Европада сәүдә күләме 40 процентка күтәрелгән. Аналитиклар фикеренчә, Маршалл планы хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, икътисади үсешне дәртләндерү, сәүдәне үстерү максатына ирешкән. Ул программада катнашкан илләрдәге тормыш дәрәҗәсен күтәргән, икътисади, социаль һәм сәяси структураларны ныгыт­кан.
Ярдәмне төрле дәрәҗәдә, Көнбатыш Германия, Австрия, Бельгия, Люксембург, Дания, Франция, Греция, Исландия, Ирландия, Италия, Нидерланды, Норвегия, Португалия, Швеция, Швейцария, Төркия һәм Англия алган. Социалистик илләр дип аталган блокка кергән дәүләтләр, күрүе­гезчә, исемлектә юк. Планны гамәлгә ашыру турында 1947 елның 12 июлендә Парижда үткән киңәшмәгә СССР һәм Көн-чыгыш Европа дәүләтләре дә чакырылган, әмма Сталин, Америка башлангычын социалистик корылыш өчен куркыныч санап, үз кулы астындагы илләргә анда катнашуны тыйган.
Маршалл планы буенча ярдәм рәсми рәвештә1951 елның ахырында тәмам­ланган. Әмма хезмәттәшлек дәвам иткән. СССР җитәкчелегендәге социалистик илләр икътисадларын бер-берсенә бәйләү максатында үзара икътисади ярдәм советы (СЭВ) оештырылган. Европаны аякка бас­тырудан тыш, Маршалл планы нигезендә Шуман планы туган, ул, үз чиратында, Евроатомны булдыруга, арытаба күмер һәм корыч берлегенә, гомум базарга китергән. Европа берлеге әнә шуннан калган һәм бүгенге рәвешен алган җәмгыять ул.
Бернәрсә дә юктан бар булмый. Һәр хәл-вакыйганың чыганагы, максаты һәм нәтиҗәсе бар.
Шунысы мәзәк, байтак кешеләрнең моңа кадәр эчендә генә яшереп йөрткән хыялы тормышка аша булса кирәк. Русия халкы американнарча яши башлый. Әлегә, долларга күмелеп, небоскреблар төзеп, бар дөньяга хаким булып түгел, әлбәттә. Бүген басуда иген иккән, фермада сыер сауган Иван белән Мәдинә тормыш­ларының американнарча була баруын төшендә дә күрмидер. Аның каравы, сәясәт тирәсендә мәш килгән, финанс-акча мәсьәләләрендә елгыр агай-эне Русияне Американың бер штаты дип ихлас исәпли, ахры. Хәер, көчле һәм байга охшарга тырышу, аның күзенә карап ярамсыклану, һәр төчкерүен ярхәмбикаллалап тору җәрия кылыклы кешеләрнең фигылендә төп урынны били.
Мәшһүр урыс шагыйре Федор Тютчев шул мәлдә искә төшә. Ул да йөрәгенең күкрәген ярып баруыннан җәфаланган, өмет белән шикләнүләр арасында чәбәләнгән. “Русиянең асылына акыл белән җитәсе, аны гади аршын белән үлчисе түгел”, – кебегрәк хак фикерне дә ул әйткән. Әдип һәм зур галимнең хаклылыгын шик астына алмый, Русия – иленең түгел, бәлки, аның XXI гасырда яшәүче сәясмәннәренең эш-гамәлләрен акыл белән аңлыйсы түгел, дип өстисе килә.
Дөньяда нәшер ителә торган гыйльми әдәбиятның барысы да диярлек инглиз телендә чыгуы мәгълүм. Глобальләштерү котылгысыз төс алгач, доллар исәп-хисапта төп валюта ролен үтәгәч һәм, арытаба финанс системасының бер-берсе белән интеграцияләнүе нәтиҗәсендә, коммуникация-аралашу чараларының уртаклыгы белән көндәлек тормышыбызга билгеле булмаган терминнар, төшенчәләр килеп кенә тора. Аларның күпчелек өлеше белгечләргә генә аңлаешлы һәм урыс теленең, аның аша – татар, башкорт, башка телләрнең “вестернлашуы”, ягъни Көнбатышка яраклашуы котылгысыз төс ала бара.
Советлар Союзының юкка чыгуы англосакс дәүләтчелек корылышы форма­ларының, кануни нормаларының, мәдәния­тенең һәм хәтта менталитетының җир йөзендә тоткарлыксыз таралуына юл ачты. Сүз дә юк, илләр һәм халыкларның аралашып яшәве аларның һәрберсен баета гына. Уртаклык кына бары тиң булырга тиештер. Әлегә исә америкалыларның тәкәбберлегенә, фәкать үзләрен генә хаклы санавына, америка кыйммәтләрен идеаллаштыруга юлыгабыз. Европа һәм Азиянең икътисади җәһәттән көчле һәм халкының этнопсихологик хәле тотрыклы дәүләтләре бу кысымга каршы тора. Аннан соң, ил халкы үз-үзен идентификацияләү дәрә­җәсен югары тота алсын өчен аның сәяси җитәкчеләре дә, гомумән, сәясмәннәр ихтыярлы һәм милли горурлыгын саклаган шәхесләр булырга тиеш. Бездә исә хәзер һәр гамәлдә хезмәтчеләргә хас “чего изволите?” гадәте өстенлек ала. Мин инде кинотеатрларны күптән яулаган, телеканалларны тутырган Америка фильмнарын әйтмим. Океан аръягы күзлегеннән караганда, ул – зур бизнес, шул фильмнарга мөкиббән киткән безнең беркатлылар өчен – рухны имгәтүче наркотик. Уфа урамнарын инглиз, француз, немец телле реклама басты. Хәзер кечкенә контора да мотлак – офис, кибет – бутик. Ә инде коммерция, финанс структураларында эшләүчеләрнең вазыйфасы инглиз телендә аталмаса, аларның дәрәҗәсе төшкәндәй.
Хәер, ник гаҗәпләнергә соң әле? Бездә бит Хөкүмәт Рәисе – Премьер-министр, шәһәр хакиме мэр дип йөртелә. Берәр әйберне, я вакыйганы халыкка чыгарырга булсак, аны күрсәтмибез, ә презентациялибез. Ил башы – Президент, эш башлаганда, вазыйфасына килү тантанасы түгел, бәлки инаугурацияне үтә. Матур һәм серле яңгырый, әлбәттә.
Бала-чага ниндидер уенчык белән мавыкса, гаҗәп түгел, куанычка гына. Улы атасының сакалы белән шаярса, кулына эләгүе ихтимал. Шул ук вакытта чит ил тәртипләре, канунияте иҗтимагый тормышка уйсыз-нисез, яки халыкка җитмәстәй сәяси мәнфәгатьләр белән кертелсә, бу инде сакал да, уенчык та түгел. Совет сәяси җитәкчелегенә Михаил Горбачев килгән чордан алып илебез Американың койрыгына әверелде. Оборонада, икътисадта, фәнни эзләнүләрдә, хәтта ил эчендәге мәсьәләләрне хәл итүдә без табигый мөстәкыйльлегебезне югалта барабыз. Тышкы сәясәттә Русия фикере белән күптәннән тиешенчә исәпләшмиләр. Гади генә итеп әйткәндә, Америка алдый, Русиянең сәяси җитәкчелеге алдана тора һәм шуны халкына ике яклы әйбәт мөнәсәбәтләр дип җиткерүдән дә тартынмый. Әгәр Мәскәү телеканалларындагы иң зур проектлар Көнбатыштан чәлде­релгән икән, монысы телехуҗалар намусында. Ә Америка җәмәгатьчелегендә дә ризасызлык тудырган Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) кагыйдәләрен нигә Русия белем бирү системасына ихтыярсызлап тагарга?
Дәүләтнең иң югары җитәкчеләре бу мәсьәләдә ник мөгаллимнәрнең дә, галимнәрнең дә фикерен санламый? Бу мәдәни томаналыктан түгел, ә океан аръягындагы хуҗаларның ризасызлыгыннан куркудан. Шунда XVII гасырда иҗат иткән француз язучысы Мадлен Скюдериның: “Акылга таянып эш итмәүчеләр иярүгә генә сәләтле була”, – дип әйткәне хәтергә килә.
Юк, без американнар була алмабыз шул...

Марсель Котлыгалләмов.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: