-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2021, 10:09

Яраткан эш ялкытмый

Алдынгы төзүче пенсия яшенә җитеп, мактаулы исемгә лаек булды.

Яраткан эш ялкытмый
Яраткан эш ялкытмый
“Эш сөйгәнне – ил сөя”, ди халык мәкале. Октябрьский шәһәре уңганы Наил Гайсин белән очрашып сөйләшкәч, янә инандым бу сүзләрнең хаклыгына. Үтә мөһим, әһәмиятле булган төзелеш тармагында шактый еллар хезмәт куя ул.
Наил Зыязетдин улы – җавап­лылыгы чикләнгән “Инвестподряд” җәмгыятенең механика һәм энергетика участогында кран машинисты. Гомер баскычлары үзләре үк алып килгән диярсең аны бүгенге эш урынына. Моны аңлар өчен бераз тәрҗемәи хәленә күз салыйк.
Бакалы районының Иске Корыч авылында 1949 елның 5 февралендә дөньяга аваз салган. 8нче сыйныфтан соң Октябрьский шәһәренә юлланган. 4нче һөнәрчелек училищесында ташчы-монтажчыга укыган. Хезмәт юлын 1968 елда 5нче төзелеш идарәсендә башлаган. Армиядән кайтканнаң соң, 4нче төзелеш ида­рәсендә эшен дәвам иткән. Бер үк вакытта кичләрен училищеда кранчы һөнәрен үзләштергән. “Үз һөнәренең остасы Валентин Халиков эшен гел сокланып күзәтә идем, – дип хәтерли Наил абый. – Аның кебек пөхтә-җыйнак, төгәл, җиренә җиткереп эшләгәннәр сирәктер. Мин дә шулай булдыра алырмын микән, дип еш уйлана идем...”
Ничек кенә булдыра әле! “ТНС” трестының механикалаштыру ида­рәсенә күчүгә, җаны тарткан яңа эшенә керешә.
1976 елның июленнән әле булса, чын мәгънәсендә, тугры дустына әверелгән краныннан аерылганы юк. “РДК-25” краны идарә итү өчен ифрат уңайлы, – ди ул. – Нәтиҗәле эш өчен бөтен шартлар да каралган анда. Безнең хезмәт бик үзенчәлекле, икеләтә-өчләтә игътибарлылык сорала. Кешеләр белән эшлибез бит, җаваплылык зур!”
Шуңа да тәү чиратта – үзенә, аннан инде башкаларга гаять таләпчән кран машинисты. Моны коллективта яхшы аңлыйлар, әлбәттә, һәрдаим рәхмәт белдерәләр. “Ышанычлы. Кичектергесез эш-мәшәкать килеп чыкса, һич икеләнүсез мөрәҗәгать итәргә була аңа. Алыштыргысыз белгеч!” – диләр.
Илле елдан артык хезмәт стажына ия булган замандашыбыз бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек. Аңлашыла ки, мондый киеренке халәттән соң иркенләп ял итү, яисә шөгыльне алмаштыру мотлак. Наил абый гомер буе спорттан аерылмый. Заманында төрле ярышларда призлы урыннар яулауга ирешкән. Беренче разрядлы чаңгычы. Йөгерә дә. Аеруча саф һавада, урман киңлегендә шө­гыльләнүне хуп күрә. Кызы, уллары әтиләре үрнәгендә сәламәт яшәү рәвеше алып бара, оныклар да читтә калмый, билгеле. Янә бер мавыгуы – җыр-моң. Өздереп баянда уйный, җырлый... Тормыш иптәшеннән дә уңган Наил Зыязетдин улы. Фәйрүзә ханым белән менә инде 47 ел тату-имин гомер кичерәләр. “Гаилә озын гомерле булсын өчен бер-береңне ихлас яратырга, хөрмәтләргә, йортта тынычлык сакларга кирәк. Бөтенесен уртага салып, киңәшләшеп-аңлашып яшәүгә ни җитә!” – дигән фикердә ирле-хатынлы Гайсиннар. Яшь кияү-кәләшләр мәнфәгатендә әйтелгән, диярсең...
“Язмышымда дөрес юл сайлаганыма, күңелемә яткан эш тапканыма куанып бетәлмим. Яраткан хезмәт бөтенләй ялыктырмый икән ул”, – дигән иде Наил абый. Янә бер шатлыклы вакыйга дәлил аның сүзләренә. “Күпьеллык намуслы хезмәте, төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан Наил Зыязетдин улы Гайсин “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” исеменә лаек булды.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: