-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2021, 17:55

Төгәл һәм дөрес җавап бирү – һәркайсыбызның бурычы!

Кешеләрнең шәхси мәгълүматлары читләр кулына эләкмәячәк.

Төгәл һәм дөрес җавап бирү – һәркайсыбызның бурычы!
Төгәл һәм дөрес җавап бирү – һәркайсыбызның бурычы!
Мөһим чарага бу ел ахырында беренче йомгаклар ясалачак. Мәгълүматларның эшкәртелүенә карап, “Росстат” арытаба аларны 2022 ел дәвамында биреп барып, ахыргы йомгаклар декабрьдә билгеле булачак.

Көзен үтәчәк җанисәп Русия тарихында беренче санлы һәм кәгазь форматында соңгысы булачак. Интернет булмаган урыннарда исәпкә алучылар гадәти кәгазь бланклардан файдаланачак, ә күпчелек очракта аларга махсус программалар белән Русиядә җитештерелгән планшетлар биреләчәк.
Мәгълүм булуынча, санлаштыру мәгълүматны эшкәртү тизлеген шактый арттырырга, аны төгәл һәм ачык итәргә, шәһәр, район һәм хәтта урамнарга кадәр детальләштерергә мөмкинлек бирә. Бу ни өчен кирәк?
Дәүләткә бу саннар бюджет, террито­рия­ләрне үстерү программаларын төзү, яңа предприя­тиеләр, газүткәргечләр, электр тапшыру линияләрен төзү өчен кирәк. Мәсәлән, берничә торак пунктта кечкенә балалары булган гаиләләр күп. Димәк, тиздән анда балалар бакчасы гына түгел, мәктәп тә төзергә кирәк булачак. Ә анда күп кеше вахта ысулы белән эшли икән, эш урыннары да ачарга кирәк. Әйтик, узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча, авыл җирендә халык саны кимү проблемасы тагын да кис­кенләште. Нәтиҗәдә, авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча күп кенә программалар эшләнде: “Авыл табибы”, ФАПларны тергезү, авыл ипотекасы, газ үткәрүне киңрәк җәелдерү һәм башкалар.
Бизнеска төгәллек һәм керемне арттыру өчен кирәк. Хәзер теләсә кайсы сәүдә ноктасын ачыр алдыннан бизнесменнар тәүдә әлеге территорияне өйрәнә. Халык санын алу нәтиҗәләре буенча эшкуарлар теләсә кайсы торак пунктта яшәүчеләрнең социаль-демографик портретын белә һәм бу урында бизнес ачу отышлымы-юкмы икәнлеген ачыклый алачак.
Халык санын алуның төп максаты – кешеләрне санау түгел, моны шул ук ЗАГС, салым яки Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча күпкә җиңелрәк эшләргә мөмкин. Җанисәп бүгенге Русиядә нәкъ менә шул вакытка кем һәм ничек яшәвен аңлау өчен кирәк.
Милләт, телләр белү, катнаш никахлар саны, белем дәрәҗәсе, никахның әлеге торышы, эш урынына кадәр юлга сарыф ителгән вакыт, гаиләләр саны, торак шартлары – болар турында дәүләт базаларында бернинди мәгълүмат та юк, моны бары тик халык санын алганда гына белеп була.
Үткән халык санын алу Башкортстанда 162 милләт вәкилләре яшәвен күрсәткән, алар арасында унсигез америкалы, өч африкалы, ике Ильтемен вәкиле, (Камчатка ярымутравының төп халкы), җиде чукча һәм хәтта бер маори вәкиле дә (Яңа Зеландиянең төп халкы) бар. Һәм монда әле “джедай”лар, “тролль”ләр, “гном”нар һәм “эльф”лар кермәгән. Димәк, сез үзегезне әллә кем дип әйтергә дә мөмкинсез.
Агымдагы елда халык исәбен алуда мөһим яңалык бар: хәзер берничә милләтне һәм туган телләрне күрсәтә аласыз, өйдә аралашкан барлык телләрне дә атарга мөмкин. Мөгаен, сез беркайчан да бу турыда уйланмагансыздыр да, ә фән өчен бу мәгълүмат бик мөһим – Русиядә никахларның 15 проценты катнаш, ә Башкортстанда һәр өченче никах катнаш һәм аларның саны даими рәвештә үсә.

Әлеге вакытта кайберәүләр алынган мәгълүмат шикле кешеләр кулына эләгергә мөмкин, дип хәвефләнә. Менә ул имеш-мимешләрнең кайберләре:

v Бандитлар киләчәк һәм акча таләп итәчәк;
v Салым инспекторы киләчәк һәм: “Сезнең, ике эшегез бар, салымнар түлә!” – диячәк.
v Кем дә булса килеп, безнең теркәлү урыны буенча яшәмәвебезне, ә фатирны акчага арендага тапшыруыбызны беләчәк һәм, әлбәттә, салым түләвебезне таләп итәчәк;
v Хәрби комиссариаттан килеп, армиядән качып йөрүче кешеләрне эзләячәкләр;
v Махсус хезмәтләр килеп, безнең турыда барысын да беләчәк һәм башкалар.

Чынлыкта, барысы да гап-гади һәм хәвеф­ләнергә бернинди дә нигез юк! Закон буенча барлык бу мәгълүматлар яшерен һәм алар беркемгә дә күрсәтелми. Аннары исәпкә алу битләрен игътибар белән карагыз, анда сезнең милкегез, керемнәрегез күләме турында бер сүз дә юк, фатирыгыз кемгә карый – сезнең үзегезнекеме яки арендага алынганмы, паспорт мәгълү­матлары – берсе дә юк. Ә никахыгыз рәсмиме яки гражданлыкмы, өйдә нинди телдә сөйләшәсез, йорт диварлары нәрсәдән ясалган – болар бик мөһим әйберләр булса да, салым хезмәт­ләренә дә, махсус хезмәтләргә дә, бандитларга, әйтәсе дә юк, һич кенә дә кызыклы түгел.
Шуны аңларга кирәк, барлык исәпкә алучыларда исем-фамилиясе күрсәтелгән таныклыклар булачак. Сезнең аны фатирга кертмәскә хокукыгыз бар – барысын да коридорда рәсмиләштерә дә аласыз.
Барлыгы аларда өч бланк булачак. Беренчесе даими рәвештә Русиядә яшәүчеләргә карый, икенчесендә торак турында сораулар булачак, анда нибары ун сорау, өченчесе – Русиядә яшәүче чит ил кешесе өчен. Сораштыру һәр кешенең якынча 10-20 минут вакытын алачак.
Барлык мәгълүматлар сезнең сүзләрдән язылачак, бернинди документлар күрсәтергә кирәк түгел. Исәпкә алучылар керем дәрәҗәсе, фатирның кемнеке булуы турында һәм башка шундый шикле сорауларны бирмәячәк һәм бирмәскә тиеш. Бланкта сезнең фамилиягез дә күрсәтелмәячәк – барлык сораштырулар да аноним һәм конфиденциаль.
Русиянең 18 яшьтән өлкәнрәк һәм хөкем ителмәгән һәр гражданы исәп алучы була ала. Башкортстанда барлыгы 10 меңгә якын кешене җәлеп итү планлаштырыла. Гаризаны “Башкортостанстат”ның шәһәр яки район бүлегендә тапшырырга кирәк.
Халык санын алу башланганчы барлык булачак исәпкә алучылар укулар узачак, аларны ничек дөрес аралашырга һәм үзләрен ничек тотарга, ни өчен исәпкә алу кирәк һәм алынган шәхси мәгълүматлар ничек кулланыла һәм яклана дигән сорауларга ничек җавап бирергә өйрәтәчәкләр.
Әлбәттә, бу волонтерлык түгел, ә түләүле эш – һәр исәпкә алучы һәм штаб әгъзалары 18-20 мең сум хезмәт хакы алачак.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: