-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2021, 14:10

Башкортстанда мишәрләрнең тарихи-мәдәни кыйммәтләрен өйрәнәчәкләр

Балтач районында яңа тарихи-мәдәни үзәк ачыла. Максат - Башкортстан мишәрләренең тарихи-мәдәни кыйммәтләрен торгызу, өйрәнү һәм саклау. Бу районда 80гә якын торак пункт исәпләнә һәм, әңгәмәдәшебез раславынча, аларның 14ендә мишәрләр яши. Ә кем соң алар, мишәрләр? Башкорт һәм татардан аермасы нәрсәдә? Тагын кайда яшиләр? Боларның барысы турында да яңа үзәкнең баш белгече Айдар Сираев сөйли, дип яза “Башинформ” агентлыгы.

Башкортстанда мишәрләрнең тарихи-мәдәни кыйммәтләрен өйрәнәчәкләр
Башкортстанда мишәрләрнең тарихи-мәдәни кыйммәтләрен өйрәнәчәкләр

- Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, 1817 елда башкорт-мишәр полклары Парижга барып җиткән. Бу полк якынча 1798 елда оештырылган. 1920 елгы халык санын алу материаллары буенча республикада 166 мең мишәр яшәгән, ә 1926 елда - алар 136 меңгә якын. Берничә елдан соң, 1939 елда, мишәрләрне исәпкә алуның рәсми документларында билгеләп үтмәгәннәр. Ни өчен шулай килеп чыкты? Мәгълүм булганча, бу елларда Башкортстанның һәм Татарстанның тарихи, социаль-сәяси формалашуы дәвам итте. Мишәр теле татар теле белән бик охшаш һәм, кайбер тарихчылар раславынча, мишәрләрне үзләрен шушы милләт вәкилләре итеп язарга күндерәләр.

«Мишәр» сүзенең төрле вариантлары бар. Берәүләр мишәрләр - сугышчан мадьярлар яки маҗарлар токымы дип раслый. Башка чыганаклар буенча билгеле булганча, Новгород, Пенза өлкәләренең тарихи территорияләренә якынрак җирдә Мещера дип аталган җир булган. Патша хакимияте үзенең тугры хезмәт ияләрен Русия империясе чикләренә күчергән һәм аларны «мещера» яки «мишәрләр» дип атаган.

Күптән түгел "Мишари Башкортостана" җыентыгы чыгарылды, авторлар - тарихчылар Салават Хәмидуллин, Азат Ярмуллин. Монда башкорт автономиясе өчен көрәшкән танылган мишәрләр турында кызыклы мәгълүмат күп, - ди Айдар Сираев.

Ул мишәр милли кухнясы турында да сөйли. Мәсәлән, баллы "майаш" күнегелгән бавырсактан ваграк һәм чәкчәктән эрерәк. Ә баланнан кесәл - ул, гомумән, уникаль эчемлек. Айдар Сираев раславынча, ул күптән Балтач районы брендына әверелде, тәмле, файдалы, куе әлеге эчемлекне беркайда да очратмыйсың. Сүз уңаеннан, Балтач мишәрләре баланны «малан» дип атый.

Бүген мишәрләр Башкортстанның Борай, Караидел, Кушнаренко, Чакмагыш, Дәүләкән һәм башка районнарында яши. Русиядә аларны Чиләбе өлкәсендә, Чувашиядә, Себердә очратырга мөмкин.

- Безнең күңелдә мишәрләр дигән үзбилгеләнеш бар. Бу мөһим, безнең өчен кыйммәтле. Яңа тарихи-мәдәни үзәк үзенең тамырларын һәм бабаларын күбрәк белергә, этнос вәкилләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. 10 сентябрьдә үзәк рәсми ачылачак, - ди Айдар Сираев.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: