+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 сентябрь 2021, 02:00

“Утта янмый, суда батмый, Һай батыр да ир икән!”

Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовның тууына 122 ел тулу уңаеннан Кырмыскалы районында тантаналы чаралар үтте.

“Утта янмый, суда батмый, Һай батыр да ир икән!”
“Утта янмый, суда батмый, Һай батыр да ир икән!”
Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең данлыклы командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 122 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Шул уңайдан Русия Героеның туган авылы кунаклар кабул итте.

Батырлык үрнәге

Генерал Миңнегали Шәйморатов Бөек Ватан сугышы тарихына Кызыл Армиянең иң уңышлы разведчигы һәм ныклы әзерлекле офицеры буларак кереп калды. Ә халык хәтерендә данлыклы шәхес буларак яши: күпме шәһәр-авылларга, урамнарга, мәктәпләргә аның исеме бирелде, һәйкәлләр куелды, китаплар язылды, җырлар иҗат ителде, бүген дә Русия Героеның һәм ул җитәкчелек иткән данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең хәрби юлын өйрәнү дәвам итә. Якташыбызга багышланган чарага килгән кунаклар: район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музее мөдире Фәридә Йосыпова, республиканың Хәрби Дан музее директоры Илшат Үтәев, Эчке эшләр министр­лыгының Кырмыскалы районы буенча бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы Артур Хафизов һәм башкалар да бу хакта сөйләп узды.
Традиция буенча, тантаналы чара Миңнегали Шәйморатовның һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Аннары кунаклар якташыбызны һәм Бөек Җиңүгә өлеш керткән барлык яугирләрне бер минут тынлык белән искә алды.
– Бу көнне якташыбызның һәйкәле янында җыелу күркәм йолага әверелде. Без бүгенге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен аямый сугышкан ата-бабаларыбыз, Җиңүне якынайту өчен тылда тир түккән апаларыбыз алдында мәңге бурычлыбыз. Шуңа да аларның батырлыгы турында истәлекне саклап, киләсе буыннарга да җиткерергә тиешбез. Мондый чаралар да бу уңайдан зур әһәмияткә ия, – дип билгеләде Әлфир Фәрхәт улы.
Күпме генә гасырлар узса да, илебезгә азатлык бүләк иткән яугирләрнең батырлыгы, аларның исемнәре безнең хәтердә саклана. Фәридә Йосыпова Бөек Ватан сугышында катнашучылар, кавалеристлар һәм Миңнегали Шәйморатов кебек шәхесләрнең исемнәре гасырлар үтсә дә онытылмаячагына ышанычын белдерде. Мондый чараларда яшь буынның катнашуы да зур әһәмияткә ия, диде ул, чөнки бу истәлекне буыннан-буынга тапшыра барырга тиешбез.
Илшат Үтәев Кырмыскалы районына беренче тапкыр 2009 елда, “Данлыклы атлылар юлы буйлап” акциясенә нигез салган хәрби-тарихи реконструкция уңаеннан килүен һәм шул юнәлештәге бик күп чараларда катнашуын, Украина җирендә дә безнең данлыклы дивизия батырларына тирән хөрмәт күрсәтелүен билгеләде. Бу еллар эчендә Кырмыскалы районында Хәрби Дан музее катнашлыгы белән унлаган хәрби-тарихи реконструкция үткәрелгән. Мондый күләмдәге чаралар башка беркайда да оештырылганы юк, дип билгеләде Илшат Ислам улы, район хакимиятенә һәм урындагы халыкка тарихи хәтерне саклаганы өчен зур рәхмәт белдереп.
Бу чара урындагы полиция бүлеге хезмәт­кәрләренең катнашуы белән дә үзенчәлекле булды. Бу көнне эчке эшләр органнарына яңа эшкә алынучылар Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында илебез иминлеге һәм халык мәнфә­гатьләре хакына лаеклы хезмәт итәргә, җәмәгать тәртибен саклау һәм кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча бурычларын намус белән үтәргә вәгъдә бирде. Артур Флорид улы билгеләвенчә, еллар үтсә дә, төрле үзгәрешләр булса да, полиция хезмәткәр­ләренең бурычы үзгәрми һәм алар һәрвакыт, Шәйморатов кебек, бөтен гомерен Ватанына хезмәт итүгә багышлаган Геройлардан үрнәк ала.

Күргәзмәдә – якташыбызның хәрби юлы

Тантаналы чарадан соң кунаклар шушы авылдагы күпфункцияле мәдәният йортында урнашкан М. М. Шәйморатовның музеена юл тотты. Биредә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда күргәзмә оештырылды. Фәридә Кабулҗан кызы җыелучыларга эчтәлекле экскурсия оештырып, Геройның, Кызыл Байрак, Ленин, Суворов һәм II дәрәҗә Кутузов орденлы Чернигов 112нче Башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясенең хәрби юлы турында сөйләде. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе оештырыла башлауның беренче көнәреннән үк дивизион фронт гәзите чыгару турында карар ителә. Баш мөхәррир итеп Имангали Мөхәм­мәтдин улы Зөлкарнәев (Али Карнай) тәга­енләнә. “Кызыл атлылар” гәзите башкорт телендә нәшер ителә. Дивизиянең нигезен башкортлар һәм татарлар тәшкил итүен исәпкә алып эшләнә ул. Фронтта әлеге басма зур роль уйный, һәр яугирне батырлыкка, җиңүгә ышаныч белән рухландыра. Аны дивизиядә генә түгел, барлык кавалерия корпусында укыйлар.
Дивизияне оештыру тарихы, хәрби юлы турындагы мәгълүматны Миңнегали Шәймо­ратовның якташлары аеруча зур горурлык хисе белән тыңлады. 1941 елның иң авыр көннәрендә Ватанга куркыныч янаган чорда Башкортстан халкы СССР Дәүләт оборона комитетына республика территориясендә кавалерия дивизиясе төзү өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Халык оборона комиссары боерыгы белән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры итеп полковник Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов билгеләнә. Ул Уфага килеп, сугышчан берләшмә төзү өчен барысын да эшли. Яхшы тактик әзерлек һәм оештыру таланты нәтиҗәсендә дивизия командиры кыска вакыт эчендә формалаштырылган дивизияне сугышка сәләтле халәткә китерә ала. Апрель башында дивизия фронтка китә. Брянск фронтының 2нче кавалерия корпусы составында яугирләр Тула өлкәсендә Олым елгасы ярында беренче тапкыр сугышка керә. Октябрьдә дивизия Сталинград операциясендә катнашу һәм һөҗүм итү өчен Көньяк-Көнбатыш фронт составына күчерелә. М. Шәйморатовка генерал-майор хәрби дәрә­җәсе бирелә.
Генерал Шәйморатов җитәкчелегендәге дивизия катнашкан өченче зур операция Чернухино-Дебальцево районындагы дошман тылына рейд була. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе 1943 елның 14 февралендә 16нчы гвардия дивизиясе итеп үзгәртелә. Дивизиягә гвардия исемен бирү турындагы хәбәр атлыларга Ворошиловград өлкәсенең Дебальцево тимер юл узелы тирәсендә фашистлар тылына рейд ясаганда килеп ирешә. Командование бурычын үтәп, дивизия рейдтан чыга. Фронт сызыгыннан 7 чакрым ераклыкта Юлино-2 авылы янында канлы сугыш – Шәйморатовның соңгы алышы башлана. 1943 елның 23 февралендә дивизия командиры һәлак була, атлыларның бик сирәге генә утлы сугыш боҗрасыннан котыла ала. Дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы, өчен Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов үлгәннән соң “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.
Күргәзмәдә урын алган бу һәм дивизиянең барлык хәрби хәрәкәтләре, легендар рейдлары, хәрби операцияләре, якташыбызның батырлыгы турындагы мәгълүматларны кунаклар да, чарада катнашкан мәктәп укучылары да тын калып тыңлады.

Исеме халык күңелендә!

Шулай ук чарада катнашучылар район китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән “Ул үлемсез дан өчен туган” дигән исем астындагы күргәзмә белән дә танышты. Ул тулысынча данлыклы якташыбызга багышланып, Миң­негали Шәйморатовның тормыш һәм хәрби юлын башыннан ахырына кадәр күз алдына китерергә мөмкинлек бирде.
Әйе, якташлары генерал Миңнегали Шәй­моратовның якты истәлеген кадерләп һәм зур горурлык хисе белән саклый. 1964 елдан Кырмыскалы районының Шәйморатов урта мәктәбе легендар якташының исемен йөртә, Җиңү паркында милли героебызның бюсты урнаштырылды. 2012 елда Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исемен бирү буенча култамгалар җыю акциясе чикләрендә 450 мең култамга җыелып, ниһаять, ничә еллар дәвамында барган бу эш уңышлы тәмамланды һәм тарихи гаделлек тергезелде – якташыбыз Президент Владимир Путин указы белән үлгәннән соң Русия Герое йолдызы белән бүләкләнде.
2014 елның декабрендә дистә еллар буена легендар шәхес, хәрби командирның тормышы һәм хәрби юлы буенча алып барылган тикшеренү һәм эзләнү эшләренең нәтиҗәсе Шәйморатов авылында ачылган күпфункцияле үзәктәге Миңнегали Шәйморатов исемендәге күргәзмә залына күчерелде. Хәзер биредә – заманча технологияләр белән җиһазланды­рылган интерактив күргәзмә залы: 3D маппинг проекция панорамасы ярдәме белән башкорт кавале­ристларының хәрби юлы турында фильм карау мөмкинлеге бар. Биредә яшь буынны патриотик тәрбияләү юнәлешендә бихисап чаралар уза, Халыкара, Бөтенрусия чаралары чикләрендә районга килгән кунаклар өчен экскурсияләр оештырыла.
2015 елның 11 сентябре халык герое турында истәлекне мәңгеләштерү буенча аерым дата – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бу көнне Шәйморатов авылында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе һәм аның данлыклы командиры Миңнегали Шәйморатовка багышланган Хәрби Дан мемориалы ачылды. Бу истәлекле вакыйгадан соң бер ел үтүгә, 2016 елда Уфа шәһәрендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәй­моратовның Кызыл Йолдыз орденын республика Милли музее фондына тапшыру тантанасы узды.
Китаплар – каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл, дип юкка гына әйт­мәгәннәр. Район китапханәсендә дә алар шактый тупланган. Ә шушы көннәрдә Уфа шәһәрендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәй­моратов турында “Генерал Шәйморатов” дигән исем астында тарихи роман дөнья күрде. Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Флюр Галимовның бу әсәре тулысынча “АƒиŸел” журналында басылып чыкты.
Тиздән Уфа шәһәренең Совет мәйданын да Русия Героеның һәйкәле бизәп торачак.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

“Утта янмый, суда батмый, Һай батыр да ир икән!”
“Утта янмый, суда батмый, Һай батыр да ир икән!”
“Утта янмый, суда батмый, Һай батыр да ир икән!”
“Утта янмый, суда батмый, Һай батыр да ир икән!”
“Утта янмый, суда батмый, Һай батыр да ир икән!”
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: